Шәһри Казан

Яз «Шәрык кәрваны»на утырып килдеме?

7 февральдән алып 7 мартка кадәр ТР Сынлы сәнгать музеенда «Шәрык кәрваны» дип аталган зур күргәзмә эшли. Анда барлыгы 200гә якын сәнгать әсәре күрсәтелә, Фирганә даласы осталары җитештергән чигүле читек, букча, бизәкле билбау, баш киеме, текстиль, керамика һ.б. сатып алу мөмкинлеге дә бар. Күргәзмәнең кураторы - текстиль буенча рәссам, «Айсель»...

Реклама

Чөнки «Айсель» арт-студиясе тәкъдим иткән 25 костюмнан торган тупланма XV «Мисс Татарстан» республика бәйгесе финалында да подиумга чыкты. Сәмәркандта яшәп иҗат итүче Актаныш кызы - бүген редакциябез кунагы.
- Әлфия ханым, Казанда массакүләм тамашалар режиссеры булырга укыган кеше ничек итеп рәссамнар даирәсенә килеп керде икән?
- Институттан соң, Сәмәркандта туып үскән Наил исемле татар егетенә кияүгә чыктым (рәсемдә алар бергә). Анда баргач, Пионерлар йортында драмтүгәрәк җитәкләдем. Нибары бер ел эшләп калдым, чөнки моның минеке түгеллеген аңладым. Бәхетемә, беренче көннән үк иҗади мохиткә эләктем. Шул ук Пионерлар йортында күп кенә профессиональ рәссамнар - агач уючылар, сынчылар, курчакчылар төрле түгәрәкләр алып бара иде. Шуларның йогынтысында, мин гобелен эшли башладым һәм 10 ел буе балаларга гобелен эшләү серләрен өйрәттем. Башаягым белән иҗатка чумдым, күргәзмәләр оештыра башладым. Беренче күргәзмәм Фирганә һәм Сәмәркандның профессиональ рәссамнары белән берлектә сынлы сәнгать музеенда үтте. Шуннан соң галерея булдыру ниятенә килдем. Шулай итеп, 1992 елда «Әлфия» исемле арт-студия ачып җибәрдем. Аның тирәсендә рәссамнар, дизайнерлар, сынчылар, модельерлар, тегүче-чигүчеләр тупланды. Үзбәк милли тукымаларына яңа төсләр биреп, чигеп, сырып, хатын-кызларга һич кабатланмый торган югары мода үрнәкләре тәкъдим итә башладык. Арт-студиянең исемен берничә елдан «Айсель», ягъни илһам дип үзгәрттек.
- ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында, ике катны тутырып, сәнгатьнең төрле юнәлешләрен (керамика, фото, сырган батик, рәсем сәнгате, «Айсель» арт-студиясе киемнәре) тәкъдим итәсез. Шуларның һәммәсен «бәйләп», тоташтырып торучы борынгы чигү үрнәкләре хакында да әйтеп үтсәгез иде.
- Бу минем шәхси тупланмам. Шәрык бизәкләрен үлеп яратам. Әлбәттә, мин Сәмәркандка килгәч тә боларны аңларлык дәрәҗәдә түгел идем әле. Лена Ладик исемле сәнгать белгече белән якыннан аралашу нәтиҗәсе булды ул. Кулланма-гамәли сәнгатькә игътибарымны ул юнәлтте. Башта мин аңа гашыйк булдым. 10 ел дигәндә, ул олы мәхәббәткә әверелде һәм бу матурлыктан башка яши алмый торганга әйләндем. Борынгы чигү үрнәкләре, калагай яулыклары, текстиль кебек әйберләрдән коллекция туплый башладым.
- Әгәр дә мода атасы саналган Вячеслав Зайцевның да заказларын үтәвегезне белмәсәм, Сез бары тик хатын-кызларны гына киендерәсезме, дигән булыр идем. Шулай да, чигешле кием-салым сорап, ир-егетләр еш мөрәҗәгать итәме?
- Чыннан да, ир-атлар өчен кием тегә башлавыбызга В.Зайцев сәбәпче булды. Аның белән өч ел рәттән Мәскәүдә «Шапо» күргәзмәсендә очраштык. Ул әлеге бәйгенең жюри рәисе иде. Ул гел безнең янга килеп, эшләребезгә сокланып китә иде. Ә мин, үз чиратымда, Россия модасы мэтрының безнең эшләргә күзе төшүе белән горурлана идем. Икенче елны ул уртак проект эшләргә тәкъдим итте. Мин моны шаярту диебрәк кабул иттем. Өченче елны исә: «Йә ничек? Кайчан?» - дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Күңелебез белән риза булсак та, безне карыштыра торган нәрсә бар: беркайчан да ир-атлар өчен теккәнебез юк. Шулай да риза булдык. Аңа 6 данә хатын-кызлар, 6 данә ир-атлар моделе (сюртюк, эчтән кия торган күлмәк, чалбар һәм баш киеме) эшләргә тиеш булдык. В.Зайцев уртак проекттан бик канәгать калды. Хәзер дә юк-юк та ир-атларга эшлибез. Бу юлы да мин Казанга телевидениедә алып баручы булып эшләүче бер егеткә куртка алып килдем - чигүле куртка. Бу - бик нәфис кием.
Нинди генә эшкә алынсак та, дизайнерыбыз Наташа Никитина гаҗәеп талымлы. Без бу шәхес белән чынлап торып горурланабыз. Ул модадан күпкә алда бара. «Әйдә, әзрәк заман белән бергәрәк барып карыйк. Бик ерак китмә», - дим кайчагында.
- Ә шәхсән Сезнең эш нидән гыйбарәт?
- Бөтен тукымалар минем куллар аша уза. Мин аларны эшкәртәм, буйыйм. Ирем Наил дә текстиль рәссамы. Бер үк вакытта төенле батик белән шөгыльләнәм. Мин алга таба эшләр өчен җирлек-нигез әзерлим һәм дизайнерга китерәм. Бер модельдә берничә төрле тукыма, техника кушылырга мөмкин. Әйтик, менә бикасам, чигү, сыру... Модельләргә һәр останың кул җылысы сеңә бара. Кайчак бер костюм өстендә бишәр кеше эшли.
- Әлфия ханым, ә күргәзмәләргә килсәк.
- Ул - безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше. Галерея оештырганда ук минем уникаль осталарны туплыйсым килгән иде. Бүгенге көндә «Айсель» арт-студиясе һәм сәнгать галереясы бербөтен булып иҗат итәбез. Чөнки без Үзбәкстан Рәссамнар берлеге канаты астында эшлибез һәм үз почмагыбызны да Рәссамнар академиясе бинасында арендалыйбыз. Айга ике тапкыр күргәзмәләр уза. Шулай ук Ташкентта узган күргәзмәләрдә еш катнашабыз - «Арт-базар» дип атала алар. Бөтен кәсепчеләр, рәссамнар шунда җыела. Рәссамнар күзгә күренеп үсәләр. Чөнки көндәшлек бар. Күчмә күргәзмәләрдә, конкурсларда, халыкара проектларда гел катнашып киләбез - Мәскәү, Новосибирск, Алматы, Пермь, Екатеринбург, Верноне (Франция), Санкт-Петербург, Калининград һәм Астанада булдык. Тукучы остабызның чит шәһәрләргә туку станогына кадәр алып барып, күргәзмә вакытында тамашачыларга эш барышын күрсәткәне булды. Риштан керамикасы остасы Рөстәм Усманов та, җай булганда, осталык дәресләре бирергә тырыша. Анда халык сәнәгатен торгызучыларга хөкүмәт бик ярдәм итә. Осталар, аякка басканчы, салым түләми. Без, ныклап торып акча эшли башлагач кына, юл чыгымнарын һәм аренданы үзебез түли башладык. Татарстанда хәл алай түгел, диделәр.
- Казаннан нинди тәэсирләр белән китәсез?
- Кәефләребез бик яхшы, чөнки эшләребезне Заманча сәнгать галереясында күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Уникаль мөмкинлек, дияр идем. Бу - безнең өчен зур горурлык. Казанлыларның: «Искиткеч! Шуның кадәр кояш, шуның кадәр җете буяулар, җылылык. Казанга язны быел сез алып килгәнсездер», - дип соклануларын яшермичә ай дәвамында безнең белән булуларын, осталарыбызның кул җылысы кергән эшләрдән хушлануларын күрү - без иҗатчылар өчен иң мөһиме. Безне рухландырып, илһамландырып торучылар булмаса, эшләве дә кыен булыр иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: