Шәһри Казан

«Язмышым – театр» тәкъдир ителде

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаевның «Язмышым - театр» китабын тәкъдир итү кичәсен Милли китапханәдә оештырдылар.

Артист иң элек үзенең балачак һәм яшьлек елларын искә төшерде, Г. Тукай шигырьләрен хәтерендә яңартты. Үзе белән бергә укыган якташы Рабит Батулланың да дусты турында әйтер сүзләре шактый: «Дунай белән безнең 62 ел гомеребез бергә үтте. Туганнар булып беттек инде. Ул җырлый иде. Мин аны җырчы булып китәр дигән идем. Безнең ду китереп биегән чаклар да булды. Сугыш елларында безнең якларда Мәкчим дигән бер хәерче йөргән. Ул теләсә кем булып җырлый, Гитлер булып сөйләшә икән. Дунай безгә Мәскәүгә баргач: «Биш елдан соң Мәкчимне алыштырырлык булырбызмы икән?» - дип шаяртып йөри иде».
Татарстанның атказанган артисты, хәзерге вакытта үзе укытучы булган Азат Зарипов остазына үзенең рәхмәтен ирештерде. Бүгенге көндә республика театрларында һәм башка урыннарда Наил Дунаевның 200гә якын укучысы эшләвен дә, мәдәният һм сәнгать университетының мактаулы профессоры булуын да искә алды ул.
Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов укыган чакта укытучысының үзенә карата аеруча игътибарлы булганын бүген дә онытмаган. Театрда шундый олпат артистлар арасында эшләүне ул бәхеткә саный.
Язучы Мәдинә Маликова иҗатына да Наил Дунаев зур йогынты ясаган. Бер әсәрен студентлардан диплом спектакле итеп куйдырса, аның иҗат кичәләрендә үзе дә катнашкан.
Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова белән Олег Фазылҗанов һәм «Бәрмәнчек» ансамбле солистлары җырлавы әлеге кичәнең бизәге булды.
Китапханә директоры Наил Камбеев үзенең хезмәт юлын шушында башлаган, тормышта Н. Дунаевның таянычы булган Татьяна Григорьевнаны да тәбрикләргә онытмады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: