Шәһри Казан

Язмышыммы, ялгышыммы?

Рәйхан өйгә кайтып кергәндә, өйнең асты өскә килгән, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы кызы Гөлләр үксеп-үксеп елый иде. Ананың йөрәге дерт итеп куйды. Кызының иңбашыннан ук умырылып төшкән зәңгәрсу күлмәге, күкрәк өстендәге кызыллы-күкле тырналган эзләр әлеге йортта булган ниндидер әшәкелек турында сөйли кебек. Гөлләр ишектән килеп кергән әнисенә килеп сарылды: - Әни,...

Реклама

Рәйхан өйгә кайтып кергәндә, өйнең асты өскә килгән, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы кызы Гөлләр үксеп-үксеп елый иде. Ананың йөрәге дерт итеп куйды. Кызының иңбашыннан ук умырылып төшкән зәңгәрсу күлмәге, күкрәк өстендәге кызыллы-күкле тырналган эзләр әлеге йортта булган ниндидер әшәкелек турында сөйли кебек. Гөлләр ишектән килеп кергән әнисенә килеп сарылды:
- Әни, әнием, әни! - кыз сулкылдавыннан башка һични әйтә алмый, бары калтырый гына иде.
- Кызым, тагын әтиеңме?
- Юк, сорама, сорама, әни, - диде дә Гөлләр, кабат үксергә тотынды. Рәйханның өйдә узган мәхшәр сәбәпләрен беләсе килде. Мәктәптә узган сынау БДИ да, укучылары өчен өзгәләнгән мизгелләре дә өйдәге тамаша янында чүп кенә булып калды. Зал уртасында аунап яткан исерек ире, кухняда сүгенә-сүгенә аракы чөмереп утыручы ике ир белән өстеннән җирәнгеч ис килеп торган шешенке йөзле бер хатын, үзләренең йокы бүлмәсендә диван артына поскан улы Рәсүл Рәйханны бик тиз җиргә төшерделәр. Кулындагы сумкасын ишек янындагы шкафка атты да кухняга керде ул.
- Сез нәрсә, безнең өйне бардель дип белдегезме әллә, аттырыгыз моннан тиз арада, юкса полициягә хәбәр итәм.
- Нәрсә җикеренә ул безгә, авызын ябыгыз әле бу фуфирушка мадамның, - диде тешләре коелып беткән шешенке чырай.
- Марго, синең сүзең безгә закун инде ул, - дип сикереп торды эчкече хатын янындагы кара курткалы колга. Ул газ плитәсе өстендә торган табаны күз ачып йомганчы алып, Рәйханга сугып та җибәрде. Хатынның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте. Рәйханга бик ерактан ишетелгән сөйләшү төштәге сыман тоела башлады. - Пират! Үтерерлек суктың, ахры? Әле чыкканыңа бер генә ай бит, дурак! Нәрсә, тагын тюряга баландасы чөмерәсең киләме?
- Үлмәгән ул, юри ята, если что, давай, ире янына кертеп атабыз. Пускай подумают, что он убил. Ул да түгел, кемдер Рәйханга каты итеп китереп типте, тереме-түгелме икәнлегенә ышанасылары килде, ахры. - Кызы янына бүлмәгә сөйрәп атыгыз! - диде Марго. Рәйханны шакшы куллар каядыр сөйриләр, ул берничек тә карыша алмый. Әллә соң чынлап та үлдеме икән? Теге дөньяда йөрмидер ич ул? Бөтен җир күзгә төртсәң дә күренмәслек кап-караңгы, ниндидер бик тирән чокырда ята, ахры, еракта гына бик кечкенә сүрән яктылык күренә. Шунда, шунда таба барырга кирәк, тизрәк, тизрәк! Ашыгырга кирәк Рәйханга. Яктылык кына аңа бер якынайган, бер ерагайган сыман. Пират белән Вагон өстәлдәге колбасаны һәм ипи сыныкларын пакетка салган арада, Марго кабат шкафларны айкарга тотынды. Рәйханның мәктәптән кайткан сумкасындагы дәфтәрләрне җенләнеп идәнгә атты да акча янчыгындагы өч йөзлекне кесәсенә шудырып, ишеккә юнәлде. - Мужики! Пошли, монда бәйрәмлек бар, - диде Марго. Чү! Теге якты ноктадан Рәйханга таба ике шәүлә килә түгелме соң?! Бик ерак, кемнәр икән соң алар? Менә якынаялар, якынаялар! Рәйхан танырга тырышты. Балалары Гөлләр белән Рәсүл икән ич!
- Әни, әни бәгърем! Зинһар, күзеңне ач!
- Мам, мам, мам!
Рәйхан авырлык белән генә күз кабакларын күтәрде. Башына авыр таш бастырып куйганнармыни! Ул идәндә яткан гәүдәсен чак кына кузгатып куйды. Шөкер, исән икән ич! Балалары хакына Ходай үзе саклап калган, күрәсең!
Гөлләр әнисенең башын үзенең тезләре өстенә күтәреп куйды.
- Әнием, киттеләр теге тюремщиклар. Әти алып кайтты бит аларны. Әтине дә эчерделәр, эчерделәр дә залга кертеп аттылар. Аннары Пират дигәне - теге сиңа сукканы - миңа килеп ябышты, күкрәкләремне чеметеп бетерде, күлмәгемне дә ул ертты. Әти, әти ник якламады мине? Көлде генә бит ул. «Пират! Кияү булырсың миңа, бабаңа көн дә бер ярты куярсың», - ди. Марголары эчәргә дәшкәч кенә, минем яннан китте. Куркам мин, әни! Китик без бу өйдән, китик, әни! Куркам, ишетәсеңме, әнием?! Бер көн дә тормас идем монда. Әти Рәсүлне бүлмәгә куып кертте.
- Әни, минем бик ашыйсым килә, - дип кушылды улы да. Рәйхан күтәрелмәкче булды. Балалары ач икән ич! Янында ук ире Рифхәт ята. Ике көн буе өйгә кайтмыйча йөргәне күренеп тора: өс-башы балчык, чәчләре майланып ябышкан, күгәреп чыккан авызыннан селәгәйләре агып төшкән... Үз нәҗесендә аунап ятучы шушы ир кисәге - аның гомерлеккә дип сайлаган ярымы?!. Рифхәт белән кавышкан көннәрен искә төшерде ул . Рәйханның әти-әнисе - укытучылар. Бик тәртипле гаилә. Рәйхан - шул гаиләдә бердәнбер кыз, әнисе Зөләйха апаның картаеп кына тапкан бәгырь җимеше! Иптәшләре арасында иң матур киенеп йөрүче иде Рәйхан. Вузга укырга кергәч тә, һәр җәйне Рәйханны ял йортларына җибәрде әти-әнисе. Бердәнбер булгангамы, горур, тәкәббер булып үсте кыз. Яшьтәшләрен, курсташларын бер дә тиңсенмәде. Вуз бетергәч, әти-әнисе янына шәһәр мәктәпләренең берсенә математика укытучысы булып эшкә урнашты. Тормыш бер маршрут буенча дәвам итте: мәктәп-өй-мәктәп. Кызының кияүгә чыгу турында уйламавына бик эче пошты Зөләйха апаның. Язмыш шуклыгымы, Зөләйха апа көзен, егылып, хастаханәгә эләкте. Аңа палатада бергә ятучы Әлфинур берничә көн чәйләр куеп эчерде. Әлфинур янына һәр көнне улы Рифхәт килеп йөрде. Өйләнмәгән икән егет. Заводта шофер булып эшләүче Рифхәт Зөләйха апа белән дә сөйләшеп утыра торган булып китте. Ә беркөнне... Әнисенең хәлен белергә килгән Рәйханны Рифхәт өйләренә кадәр озата кайтты. Матур гына сөйләшеп кайткан бу зәңгәр күзле егет хакында Рәйхан, язмышым шушыдыр, дип уйлап куйды. Зөләйха белән Әлфинур хастаханәдән балаларын өйләндерү турында сүз куешып чыктылар. Утыз алты яшен тутырган кыз карышмады, бер атнадан гөрләтеп туй иттеләр. Бер атна үтүгә, Әлфинурның чын йөзе ачылды ачылуын: ул Рәйханга бирнә итеп бирелгән ике бүлмәле фатирга бик кызыккан икән.
- Фатирыңны Рифхәткә яздыр, син бит ир хатыны, өйдә бар нәрсә ир кулында булырга тиеш, - дип, көн-төн колак итен ашый башлады каенана. Рифхәт тә, ул уйлаганча, тыныч холыклы ир булып чыкмады - фәрештә кыяфәтле иблис икән ич! Еш кына салып кайтырга яратучы Рифхәтне Рәйхан баштарак кичерә килде, берничә мәртәбә кодлаштырып та карады. Әти-әнисе үлгәч, ире бөтенләй эшләмәс булды. Көннәр, атналар буе каядыр югалып йөри дә, эштән чыгып, тәмам сукбайга әйләнеп, өйгә кайтып егыла. Рәйхан, авызы тулы кара кан булса да, кешегә чыгарырга оялды, оялды гына түгел, бик хурланды. Ул буй җитмәслек горур, тәкәббер иде шул, ә хәзер нәрсә - алкаш, бомж хатыны! Соңгы араларда төннәр буе йокламаганга, мәктәптә 5-6 дәресен чак-чак уздыра да, хәлсезләнеп, башы әйләнеп, өйгә кайтып егыла. Ире рәтләнеп китмәсме, балалар хакына эчүен ташлап, эшкә урнашмасмы, дигән өмет белән улы Рәсүлне тапты. Кешеләрдән, күршеләрдән оят бит! Ничә ел үзе алган хезмәт хакына тормышны тартып бара, өстенә рәтле-башлы кием алганы юк. Ә ире оятсызлыкның аргы ягына чыкты - өйгә әллә нинди исерек хатыннар ияртеп кайта башлады. Балалары, хатыны өйдә юк чакта йорттан кием-салым, савыт-саба югала башлады, аларны да аракыга алыштырып эчәргә өйрәнде, юньсез.
- Әни, әнием! Әйдә, тор инде, берәр нәрсә пешерик, Рәсүлнең бик ашыйсы килә ич! -диде Гөлләр. Рәйхан башта дүртаякланып, соңрак чайкала-чайкала торып басты. Түрдә торган көзгедә үзенең кыяфәтен күреп, куркып китте: борыныннан аккан кан битенә чәчләре белән укмашып ябышкан, маңгае сыдырылган, башында зур шеш кабарып чыккан иде. Хатын, акрын гына атлап, кухняга узды. Өстәлдә аунап яткан буш шешәләр белән ипи сыныклары булган хәлләрне искә төшерде. Идәндә - балчыклы аяк киемнәреннән төшкән зур эзләр. Рәйхан тетрәнеп куйды: әйтерсең лә шакшы аяклары белән идәнне түгел, ә аның җанын таптап чыктылар! Суыткычны ачты - буш. Төрмә карачкылары аны да чистартканнар иде. Кызын ипигә булса да җибәрергә кирәк. Сумкасында бераз акча булырга тиеш, берәр атнадан хезмәт хакы да булыр. Сумкасын куйган шкафка юнәлде. Янчык буш иде. Нишләргә? Күршеләренә кереп бурычка акча сораргамы? Аларга бирәсе болай да шактый шул. Кая барырга? Залдан мыгырдаган тавыш ишетелде:
- Әй, су бирегез, эчем яна, су!
Балаларын һәм үзен газаплаучы иренә су урынына агу бирер иде Рәйхан, тик булдыра гына алмый. Аптырап, кухняга керде дә, чәйнеккә су салып, плитәгә утыртты. Ботка булса да пешерергә кирәк! Балаларым ач лабаса! Бите буйлап яшь бөртекләре тәгәри, ул аларны тыймый да.
- Әни, әнием! Елама, без сине яратабыз, - дип, ике ягына улы белән кызы килеп сарылды.
Көннәр тормыш нурсыз дип тукталып тормый, ага да ага. Рәйхан кызының киләчәге өчен бик борчылган иде, бала азрак тынычлана төште кебек. Исерек әтисен бик яраткан улы Рәсүл дә инде берничә көн күзгә-башка күренмәгән Рифхәтне таптырмый. Кая югалып йөри икән тагын?
Рәйхан, йокыдан уянып, урамга чыкса, хәйран калды. Бөтен дөнья аклыкка төренгән.
- Тукта, балалар торганчы, азрак юлларны чистартып алырга кирәк. Сарайдан көрәкне генә алыйм да... Сарайның ишеген ачып җибәрүе булды - Рәйхан артына китеп утырды. Мунча себеркеләре элгән матчада ире Рифхәт асылынып тора: чырае күм-күмгәк, бер учы йомарланган.
- Йа, Раббым!
Рәйхан сарайдан атылып диярлек чыкты да күршеләренә йөгерде. Өч көн шунда асылынып тордымы икән ире? Ичмасам, кереп тә карамады, бәлки исән булгандыр?! Күршесе Радик белән бауны кисеп төшергәндә, иренең гәүдәсе бик җиңел булуына аптырамады хатын. Соңгы араларда берни ашамады, эчте дә эчте генә шул ире. Шул шайтан суының ниен тапкандыр?! Мәетне өйгә кертеп салдылар. Гәүдәсен турайтырга, катып киткән кулларын ни дә булса эшләтергә кирәк иде. Күршесе Рифхәтнең йомарланган учын каерып ачты, анда йөзлек акча иде.
- Сиңа үләр алдыннан сәлам язган бу, - диде күршесе. Акчаны Рәйханга сузды. Бөгәрләнеп беткән йөзлек акчада карандаш белән сырлаган сүз шәйләнә: «Кичер!»
Газаплы тормыштан күз яшьләре кипкән иде инде. Рифхәтне соңгы юлга озатканда, Рәсүлдән гайре елаучы булмады. Рәйханның үкенүләрен, кызы Гөлләрнең газаплы үртәлүләрен, уллары Рәсүлнең әтисе белән балыкка бару турындагы хыялларын да Рифхәт үзе белән бергә алып китте. Җил чыкты. Әнә ул йорт эчендәге ап-ак карга сырлы бизәк ясап уйный. Кешеләр таптаган эзләргә бакча ягыннан кар себереп китерә, әйтерсең җил дә шома, тигез булганны ярата!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: