Шәһри Казан

Язучыга трибуна кирәк яки Азнакайга десант төште

Азнакай туфрагы чыннан да бәрәкәтле. Басуларында каерылып уңган игеннәре, җир куеныннан чыккан кара алтын, хезмәт сөйгән халкы белән генә түгел, ә бөтен татар дөньясына танылган Гариф Галиев, Әнәс Кари, Флера Гыйззәтуллина, халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Нәҗибә...

Реклама

Азнакай туфрагы чыннан да бәрәкәтле. Басуларында каерылып уңган игеннәре, җир куеныннан чыккан кара алтын, хезмәт сөйгән халкы белән генә түгел, ә бөтен татар дөньясына танылган Гариф Галиев, Әнәс Кари, Флера Гыйззәтуллина, халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова кебек күп кенә талантларга канат куйган төбәк буларак та данлы ул. ТР Язучылар берлеге әгъзалары Фәйрүзә Исмәгыйлева, Әнәс Исхаков, Рөстәм Закуанов, Резеда Шәрипова исемнәрен дә Азнакай белән бәйлибез. Ә Казаннан язучыларның зур делегация белән килеп төшеп, әдәбият көннәре үткәрүләре электән килгән матур бер гадәт. Шулай да, М.Галиев әйтмешли, бирегә бу кадәр күп язучының күптән килгәне юк иде инде. Ә трибунадан кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Район һәм шәһәр мәдәният йортында җырга-моңга төрелеп барган очрашуда 40ка якын язучының бөтенесе чыгыш ясамаса да, «тере язучыларны» үз күзләре белән күреп, танып калган тамашачының рухи ләззәт алуы бәхәссез иде. Хәер, бәйрәм рухы мәдәният йортына аяк басуга ук бар иде инде. Фойеда бер якта - Фәйзулла Туишев исемендәге республика бәйгесе лауреатлары -тальянчылар халык ансамбле (җитәкчесе - Атлас Хуҗин), икенче якта республика, халыкара фестивальләр лауреаты «Җанашым» фольклор ансамбле (җитәкчесе - Гөлфия Әхмәтҗанова) гөр килеп, җырлап-биеп каршы алсын да, башкача мөмкин дә түгелдер. «Актүбә уенчыгы», «Азнакай сувениры» предприятиеләре осталары җитештергән милли сувенирлар, курчаклар, крайны өйрәнү музее тәкъдим иткән тарихи экспонатлар, китап күргәзмәсе, китап сәүдәсе яныннан да тиз генә китешле түгел иде. Авторлардан култамга алып өлгерүчеләр дә аз булмагандыр. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән язучыларның, сәнгать әһелләренең халыкка әйтер сүзләре шактый иде.
ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанның Азнакайда узган мондый китап бәйрәмнәрендә беренче генә катнашуы түгел, шуңа күрә дә ул: «Әгәр дә алар китапка, әдәбиятка карата шулай игътибарлы, мәрхәмәтле мөнәсәбәттә булмасалар, безгә мондый чакырулар булмас иде», - дип, җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде. Милләтпәрвәр Әзһәр ага Шакиров та куәтләде бу фикерне һәм, татар яшәсен өчен, татарның әдәбиятын, сәнгатен ярата торган милләтне тәрбияләргә кирәк, дип белдерде.
Икенче көн дә вакыйгаларга бай булды. Кунаклар иртәнге сәгатьтә Россиянең бик җитди нефть компанияләре белән хезмәттәшлек итүче «Азнакай «Нефтемаш» заводында; Азнакай төбәк музеенда; әле күптән түгел генә оешуына карамастан, узган ел ТР Сәүдә министрлыгы уздырган бәйгедә «Татарстанның иң яхшы товарлары» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яуларга өлгергән «Азнакай сувениры» предприятиесендә; «Дельфин» су-сәламәтләндерү үзәгендә булдылар. Бу вакытта район үзәк китапханәсендә үткен каләм иясе, милләтпәрвәр коллегабыз ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Асыловның «Рухият» яңарыш фонды чыгарган «Җир маеның - бар җае» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе бара иде. Ни кызганыч, күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Дамир ага бу шатлыклы мизгелләрне үзе күрә алмады.
***
Төштән соң, төркемнәргә бүленеп, язучылар Тымытык, Чалпы, Урсай, Кәкре Елга авылларына юл тотты, мәктәп укучылары, авыл халкы белән очрашты. Чалпы мәктәбендә кунаклар мәгърифәтче, табиб, галим, «Рисаләи Газизә», «Тәварихы Болгария» әсәрләрен язучы Таҗетдин Ялчыголга (1768-1838) истәлек тактасы ачуда катнаштылар, мәктәп музеенда булдылар. Балалар иҗаты үзәгендә тәгаенләнгән кичке чара шулай ук күңелле мизгелләр вәгъдә итә иде. Язучы Марсель Гарипов (китапны төзүче автор), Илдус Гыйләҗев, Ниһат Мозаффаровлар җитәкчелегендә эшләнеп нәшер ителгән «Азнакай» китабын тәкъдим итү чыннан да истә калырлык булды. Тамашачы китапның үзен кулга алмаса да, кичә барышында монитордан аның битен биткә карап чыкты. Азнакайның үткәне, киләчәге, шәхесләре турында никадәр мәгълүмат! «Әле китапка керми калган лаеклы кешеләребез бихисап. Шуңа күрә дә энциклопедия эшләргә дигән карарга килдек», - диләр китапны төзүчеләр.
Әдәбият, сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премияне тапшыру да бүген генә уйлап чыгарылган нәрсә түгел. Бу да Азнакайда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мәхмүт Хәсәнов рухы, иҗаты яши дигән сүз.
Быел әлеге бүләккә Нәсимә Фазлыева, Галия Сәетшина (әдәбият), Резеда Гыйләҗева, Гөлфия Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге «Җанашым» фольклор коллективы (сәнгать), Лиза Нурлыва (журналистика), Азнакай 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе (иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге) ия булды. Тантанада язучының хатыны Мәрьям ханым да катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: