Шәһри Казан

«Җылы» кар

«Шәһриказан»лылар быел кар юк чагында да карны әллә ни тансыкламадылар шикелле. Ни өчен дигәндә, редакциянең күргәзмәләр залында эшләп килүче күмәк күргәзмәдә «кар» бихисап булды. Аларның күбесе - Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газиз Гобәйдуллинның кылкаләменнән киндергә иңгән аклыкка-пакьлеккә төренгән эшләр. Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать, Татарстан Республикасы Милли...

Рәссам эшли генә, аңлата алмый

- Газиз әфәнде, шулай да, ни өчен кышка шуның кадәр игътибар? Акка ак белән язуның тәме башкамы әллә? Бәлкем ул балачак истәлекләре белән дә бәйледер? Карга батып-чумып уйнарга ярата идегезме?
- О-о-о... Кем генә уйнамаган инде кечкенә чакта! Малайлар бигрәк тә чама белми инде ул яктан. Кышны ясарга ни өчен яратаммы? Аны сурәтләгәндә кап­ма-каршылык - контраст булуына карамастан, ул миңа ничектер, бербөтен сыман тоела. Аны сурәтләүнең үз нечкәлекләре шактый. Юкса, ике ак кәгазьне янәшә куйсаң да, алар икесе ике төрле булырга мөмкин бит. Ни өчен яратканымны тәгаен генә әйтеп тә, аңлатып та бирә алмам. Әмма бу бүген генә булган әйбер түгел, диплом эшем дә кыш сурәте иде. Ошый, күрәсең инде... Әйтик, менә остаханәм Шоссейный урамында булганда да шактый эшләр башкарылды. Анда урамга чыгасың, каршыда иске агач йортлар, бу бөтенләй башка дөнья. Икенче бер вакыт яссылыгына эләккән сыман. Аны күрүгә үк, ниндидер җылы әйбер язасы килә.



- Сезнең иҗатыгыз­да шәһәр пейзажы - Казан урамнары, аның иске йортлары, урам-тыкрык­лары калку бирелә. Алар үзе бер циклны тәшкил итә. Казанда туып-үскән кеше буларак, сез моңа махсус алындыгызмы?
- Юк. Алар - үзеннән-­үзе тупланган эшләр. Акыл белән килгән, уйлап чыгарган нәрсә түгел. Мин эшләдем дә эшләдем - шул гына. Шәһәр буйлап карап йөргәндә күрәсең, иске йортларның үз матурлыгы бар. Ниндидер борынгылык сеңгән аларга, вакыт тузанын күп эчкән дип әйтимме. Берсенә тукталасың, аннан икенчесенә. Нәрсәсе беләндер үзенә тарта алар. Ул купшылык түгел. Бары тик аларга вакыт мөһере сугылган. Алар ниндидер зирәк картларны хәтерләтәләр. Киров урамындагы Янгын каланчасы белән дә шулай булды. Ул эшне Идел буе сәнгать академиясе Фешин исемендәге премия белән бүләкләде хәтта. Анда да кыш сурәтләнә. Заманча йортларның андый тарту көчен сизмим. Монда да җимерелә башлаган, комы коела башлаган каланчаның үз матурлыгы бар иде. Сынлы сәнгать - живопись күзлегеннән караганда аеруча. Гомумән алганда, рәссам эшли генә, аңлата алмый. Бу каланча, кайсы ягына чыгып карасаң да, бик кызык. Киров урамы ягыннан ул баш каравылчы сыман то­ра. Икенче ягын­­нан чыгып карыйм, аннан да кызык күренә, тагын икенче ягына чыгам - шулай ук кызык, әмма тегеләренә охшамаган. Шулай итеп, аны берничә вариантта эшләргә туры килде. Хәзерге вакытта әлеге корылманы яңарттылар, бөтәйттеләр. Барыбер дә элек кызыграк иде кебек. Бу эшләр барысы да «90 нчы еллар» циклының нигезен тәшкил итте.

Казанны ярату

- Бакага мәхәббәтең төшсә, су буеннан кайт­мыйсың, ди. Казанда тагын шундый яраткан урыннарыгыз бармы?
- Казанны гомумән яратам. Элек мин 5 нче сәнгать мәктәбенә җәяү йөри торган идем. Шунда ике катлы иске йортлар бар иде, агач йортлар. Бер тапкыр кыш көне тукталышта торам. Каршыда - ике катлы агач йорт. Бик истә калды: багана башыннан төшкән ут яктысында кар шуның кадәр якты күренә. Ул якты гына да түгел, ә бертөрле җылы кар. Мин аны берничә тапкыр ясап карадым. Әле тагын аңа әйләнеп кайтачакмын. Бу халәт гел баштан чыкмый. Аның кичке варианты да, көндезгесе дә бар.
Әле өченчекөн генә кайтып барам - күк йөзе әфлисун төсендә. Шартлы рәвештә әйтәм инде моны. Кирәк бит - шушы матурлык карда чагыла... һәм кар шуның кадәр «җылы». Бу миңа шундук элек күңелгә сеңеп калган халәтне искә төшерде. Ә күк йөзе ниндидер тыгыз томан кебек. Шуны күз хәтеренә салып куйдым. Элегрәк Рәшит Имашев белән урамда барганда да әйтә идем: «Рәшит, кара әле, күк йөзе нинди? Мондый күкне син ничек атар идең?» - дип. Әфлисун, дип әйтә иде. Әфлисун дип бик көчле әйтелә сыман. Ә бит чынлык­та да шулай. Соры катыш әфлисун...

- Сез хәзер Илдар Зарипов остаханәсендә эшлисез. Анда күчүегез очрак­лы булдымы?
- Ул мине электән үз янына чакырган иде. Эш шунда: аның әтисе Касыйм абый хатыны вафатыннан соң 70 нче еллар башында минем дәү апага - әтинең сеңлесенә өйләнде. Шул еллардан бирле без якыннан аралаштык.

- Рәссам буларак, Илдар абый үзенең киңәшләрен дә бирә идеме?
- Әлбәттә. Бер тапкыр син бу ике фәлсәфи эшеңне Мәскәүдә күрсәтергә тиешсең, диде. Гөнаһ шомлыгына, күргәзмә комитеты нәкъ шул эшләрне кире какты. Мәскәүгә үтмәде болар. Миңа үземнең мөмкинлекне барлау мөһим иде ул чакта. Чыннан да булдыра аламмы-юкмы? Дөрес, инде эшләр үтмәгәч, булмый икән миннән дип, коелып төшәргә, гайрәт чигеп «сынарга» да мөмкин идем. Юк. Ничек итсәм иттем, картиналарны озатучы сыйфатында (төяү-бушату) барып,теге эшләрне комиссиягә күрсәттем. Миңа аларның фикере мөһим иде. Икесе дә үтте!

- Күңелдә еллар буе бөреләнеп йөргән темалар бармы?
- Мин ул кадәр еллар буе түзеп йөри алмыйм (көлә). Күңелемне берәр нәрсә биләп алса, мин шунда ук аны карандаш белән ясап куям. Гадәтем шундый: кайвакыт троллейбуста барганда да, нидер күрсәм, тиз генә кәгазьгә төшерәм. Рәсемдә егәр кала. Сызыклар тере чыга мондый очракта. Шуңа да фотографияләргә бик сирәк очракта гына - детальләрне ачыкларга кирәк булганда гына мөрәҗәгать итәм.

Реклама

- Педагогик эшчәнлек иҗатка комачауламыймы?
- Һич юк. Гомумән алганда, мин 30 еллап укытам.Чабаксарның худграфына укырга кергәч тә, сәнгать мәктәбендә эшли башлаган идем. Анда 15 ел укыттым. Мин анда бик теләп эшләдем, чөнки сәләтле балалар белән эшләү һәрвакыт кызык. Аннан пединститутта берничә ел укытып алдым. Соңгы алты елда икътисад, идарә һәм хокук институтында дизайн кафедрасында эшлим.

- Практик рәссам буларак, студентларның нинди сыйфатларына өстенлек бирәсез?
- Үз йөзе булган, үзенчә күрә белгән студент шунда ук күренеп тора. Мин андыйларны һәрьяклап хуп­лыйм, ярдәм итәргә тырышам. Кешенең җаны бик нәзберек, аның белән сак эш итәргә кирәк.

- Бүген мольбертыгызда нәрсә тора?
- Еш кына элек ясаган эшләргә әйләнеп кайтам. Бөтен эше беткән, зур күргәзмәләрдә булган эш булса да шулай. Егетләр дә: «Җитәр инде сиңа. Тимә. Мәскәүдә рәссамнарның үзәк йортында күргәзмәдә торган эш бит ул», - диләр кайчак. Торып-торып ошамый башлый. Шуның өстеннән ак белән буяп, яңабаштан эшләгән чаклар да бар. «Йортыгызга иминлек» эше дә шулай булды.Мин теләгәнчә килеп чыкты. Персонажлар шул ук, әмма төс бөтенләй диярлек үзгә. Икенче юлы, миңа калса, җылырак, яктырак, нәзакәтлерәк килеп чыкты. Ул эш әле дә Мәскәү аша китеп, Европа илләрендә күргәзмәләрдә йөри дип беләм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: