Шәһри Казан

Җыр, моң һәм биюдән үрелгән тылсымлы әкият

Борын-борын заманда Татарстанның нефть елгалары аккан бер төбәгендә яшәгәннәр ди бик бәхетле кешеләр. Анда алар күңел ачканнар, җырлаганнар, биегәннәр. Һәм шуңа да әкияти могҗизалы әлеге җиргә бик тә тылсымлы кош очып килеп, моңлы итеп сайрап җибәргән. Юк, ул песнәк тә, күгәрчен дә, карлыгач та түгел, ул - сандугач. Шуннан бирле...

Реклама

Балаларның иҗат, мәхәббәт һәм талант бәйрәм-әкиятенә әверелгән XVI «Сандугач сайрар илем» фестивале йолдызларын Казан тамашачысына да күрергә насыйп булды.
Нефтьчеләр булдыра!
«Татнефть» ААҖнең 1997 елда төзелгән «Рухият» рухи яңарыш фонды оештырган «Сандугач сайрар илем» конкурсы аның иң яхшы проектларының берсе булып тора. Хәер, болай дип әйтү бик үк дөреслеккә дә туры килмидер, чөнки «Рухият» фонды башкарган һәр эш югары дәрәҗәдә була һәм зур игътибарга лаек. Аларның берничәсен генә санап киткәндә дә, күпме нәтиҗәле һәм файдалы эшләр майтарып ятканнарын күрергә мөмкин. Республиканың нефть төбәгенең мәдәни тормышын һәм рухи яңарышын активлаштыру максатыннан, фонд тарафыннан төрле китаплар, аудиокассеталар һәм CD дисклар чыгару, әдәбият һәм сәнгатькә кагылышлы конкурслар уздыру, аларның нәтиҗәләре буенча премияләр булдыру һәм бирү, сәләтле балаларны табу һәм аларны үстерүдә катнашу, аеруча югары нәтиҗәләргә ирешкән балаларга һәм студентларга бүләкләр тапшыру, стипендияләр булдыру дисеңме - аларның һәрберсе артында күләмле һәм саваплы эш тора.
Фестивальдә катнашучыларны котларга килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, нефтьчеләребез, нефть чыгарып, республика бюджетына һәм дәүләт казнасына салым түләп кенә дә зур эш башкара. Без аларга шуның өчен генә дә рәхмәтле. Тик алар моның белән генә тукталмый. Елның-елында хәйриячелек буенча эшләргә нәтиҗә ясаганда «Татнефть» ААҖ иң алгы планда тора. Нефтьчеләребез, чишмәләрне карап-матурлап торудан кала, яшь шагыйрь һәм язучыларның китапларын да чыгара, шул рәвешле, нефть төбәгенең яшь буынын лаеклы итеп тәрбияләүгә дә үзенең зур өлешен кертә. «Моның өчен без «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар нинди генә эшкә тотынса да, барысын да иң югары дәрәҗәдә эшли беләләр», - дип мактап узды Римма Ратникова нефтьчеләрне. «Рухият» фонды оештырган «Сандугач сайрар илем» фестивале дә республика күләмендә уздырылган башка күп конкурс-чаралар арасында югалып калмады, үз урынын тапты. Римма Ратникова сүзләренчә, фестивальдә катнашучыларның, бәлкем, барысы да артист булып китмәс тә, әмма монда алган белемнәре һәм чыныгулары тормышта үз юлларын табарга булышыр.
Римма Ратниковадан соң сәхнәгә күтәрелгән «Рухият» рухи яңарыш фонды советы һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татнефть» ААҖнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Кәрим улы Яруллин да «Татнефть» җәмгыятендә балаларга игътибарның аерым урын алып торуын ассызыклап үтте. «Аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, кулдан килгәннең барын да эшлибез. Римма Атласовна, Сез, фестивальдә катнашучыларның барысы да артист булып китмәсә дә, дип әйттегез. Куйган максатыбыз ул түгел. Безнең бурыч - төбәгебездәге яшь буынның, спорт чараларымы, фән юнәлешендәге эшләрме, җыр-бию конкурслары булсынмы, нинди дә булса шөгыль табып, сәләтен үстерү, кыскасы, тәрбия бирү. Һәм без моңа ирештек тә дип әйтә алам», - диде.
«Сандугач сайрар илем» - йолдызлар фабрикасы
Уналтынчы тапкыр уздырыла торган «Сандугач сайрар илем» фестиваленә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтмешли, бу ягымлы һәм романтик шигъри исемне композитор Мәсгудә Шәмсетдинова тәкъдим иткән. Быел исә ул Татарстанның нефть чыганакларын эшкәртә башлауга 70 ел тулуга багышланган иде. Фестивальнең сайлап алу турларында нефтьчеләр яшәгән төбәкнең урта гомуми белем бирү мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, балалар иҗат үзәкләре, училище, мәдәният йортларында укыган һәм тәрбияләнгән балалар көч сынашкан. Нәтиҗәдә 260лап балага Казан сәхнәсенә менеп чыгыш ясау бәхете елмайган. Кем белә, бәлки, киләчәктә алар шушы ук сәхнәдә тамашачының яраткан җырчысы сыйфатында да чыгыш ясарлар. Әйтик, Мөнир абыйлары Рахмаев, «Голос» проектында җиңгән Эльмира апалары Кәлимуллина кебек. Бу исемнәрне юкка гына атамадым. Әлеге бәйгедә катнашкан йөздән артык егет һәм кыз хәзерге вакытта музыка өлкәсендә белем эсти яки инде тормышларын тулысынча җыр белән бәйләгән. Алар арасында Наил Сәгъдиев, Илназ Сафиуллин, Илдар Әхмәтов, Диләрә Илалетдинова, Мөнир Рахмаев, Антон Попов, Айдар Сөләйманов һ.б.ның исемнәрен атау да җитә. Бу көнне дә, яшь йолдызларны котлап, фестивальнең берничә тапкыр лауреаты булган, «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале җиңүчесе - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Мөнир Рахмаев белән «Сандугач сайрар илем-2005» конкурсы, «Татар моңы-2011» халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесе, Х.Бигичев исемендәге яшь җырчыларның республика ачык конкурсы лауреаты - Казан дәүләт консерваториясенең IV курс студенты Рафаэль Якупов килгән иде.
Фестивальнең гала-концертында катнашкан иҗат коллективларының чыгышларын караганнан соң, тамашачыларда һәр баланың чын-чынлап сәләтле булуына шик калмагандыр.
Җәлил бистәсеннән «Карамель» хореография коллективының «Балалар мәхәббәт турында» биюен, Баулыдан «Примавера» хореография коллективының салмак инглиз вальсын, Әлмәттән «Настроение» хореография коллективының «Музыкаль төсләр», Сарманнан «Жасмин» хореография коллективының «Әйе яки Юк», Лениногорскидан «Пируэт» хореография ансамбленең «Кичке уеннар», Җәлил бистәсеннән «Апрель» халык биюләре халык ансамбленең мари биюен, Әлмәттән «Чәк-чәк» хореография коллективының Свердловск татарлары биюен, шул ук шәһәрдән «Мириданс» халык биюе хореография ансамбленең чечен биюен, «Әлмәт» милли-мәдәни үзәге балалары «Әлмәтлеләр» биюен башкарганда залдагы нәни тамашачылар да урыннарында тыныч кына утырып тора алмады. Әлмәтнең «Могҗизалар иле» вокаль ансамбленең «Добрые сказки», Түбән Камадан Сабина Таһированың «Где музыка берет начало» җырын, Азнакайдан «Бәхет» вокаль ансамбленең «Сандугач сайрый кайларда», Түбән Камадан «Бердәм» вокаль ансамбленең «Тәфтиләү», Азнакайдан Исламия Хафизова «Сибелә чәчәк», Урыссу бистәсеннән «Сударушка» рус җыры ансамбленең «Чепуха», Зәйдән «Мирас» вокаль-хореография ансамбленең керәшен татарлары җырларыннан попурри, Азнакайдан «Юлдаш» вокаль ансамбленең «Сәлам» җырларын халык алкышларга күмде.
Минем үземә Әлмәттән «Ялкын» халык инструментлары ансамбле башкарган «Авыл клубында» композициясе, Бөгелмәдән Мөнип Котлыбаевның гитарада уйнавы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән килгән аккордеончылар ансамбле чыгышы аеруча ошады.
Фестивальнең «Гран-при»ена исә «Вокал. Халык җыры» номинациясендә Баулы балалар сәнгать мәктәбеннән Екатерина Ипполитова һәм «Халык инструментларында башкаручы» номинациясендә Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студенты Реналь Лотфуллин ия булды.
Җиңүчеләрдән кала, фестивальнең стипендиатларын да тәбрикләделәр. 2011 елдан бирле стипендия сертификатына ун студент лаек булган. Быел да аны музыка уку йортларында белем алучы биш студентка тапшырдылар.
* * *
Йолдызлар шикелле чиксез ул иҗат дөньясы һәм шуның белән мавыктыргыч та. Фестивальдә чыгыш ясаган балалар да яңа кабынган йолдызларга тиң. Сандугач сайрый торган илдә елмаючы йөзләр күп икән, димәк, ул бәхетле. Анда халыкның мәдәниятен һәм рухиятен бәяли беләләр, димәк, ул зирәк. Кунакларга һәрвакыт шат, димәк, ул кунакчыл. Монда һәр чыгарылыш баласына ярдәм итәргә әзерләр, димәк, ул киң күңелле. Сандугачлы илдә яшәүчеләр, үсеп җиткәч, монда үз укучыларын китерә, димәк, ул һәркемнең яраткан урыны. Менә шундый инде ул «Сандугач сайрар ил».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: