Шәһри Казан

«Җыр сатып баеп булмый»

Баянчы булу өчен аның телләренә генә басу җитми әле. Бар күңелеңне биреп уйнаганда гына илаһи моң туа. Шундый моң гына кешене битараф калдырмый. Марсель Ивановны тамашачы студент елларыннан бирле сәхнәдә оста баянчы буларак белә. Бүген ул күп кенә җырлар иҗат иткән талантлы композитор да. Аның җыр-моңга һәвәслеге нәселдән килә. Марсельнең...

Композитор үзенең тәүге җыры ничек тууы хакында болай дип сөйли:
- Без консерваториядә Зөфәр Хәйретдинов белән бергә укыдык. Ул чакта Зөфәр җырлар яза иде инде. Җыр язу миңа аннан күчте дияргә була. II курста укыганда, аның белән Әлмәт якларында гастрольләрдә йөрдек. Шунда Наил Касыймов шигыренә «Тәкыя үрдем» дигән көй яздым. Аны Венера Ганиева башкарган иде.
- Җырны кемдер төшендә күреп, кемдер бер утыруда яза. Сиңа нәрсә илһам бирә?
- Аның өчен минем бөтен дөньям түгәрәк булырга тиеш. Күңелем тыныч булганда гына язам. Борчылганда, проблемалар булганда җыр яза алмыйм. Җыр язу бит ул эчке бер халәт. Икенче дөньяга кереп чыккан кебек буласың.
- Җырның бер канаты шигырь булса, икенчесе көй, дибез. Марсель Ивановның кайсы шагыйрьләр белән уртак иҗат җимешләре бар икән?
- Мин күбрәк Ренат Мөслимов, Резеда Вәлиева, Сания Әхмәтҗанова, Мансур Шиһапов шигырьләренә язам. Шагыйрьләр үзләре тәкъдим итә.
- Ә җыр тугач, анысын башкаручыга кем тапшыра? Татар эстрадасында җырчылар җырны күпмегә сатып ала?
- Безнең эстрадада җыр сатып баеп булмый. Рус композиторларыннан өч мең долларга сатып алалар. Бездә җыр 5 меңнән 30 мең сумга хәтле тора. Җырчы ошый икән, мин бушка да бирәм. Үзләре сорап алалар.
- Синең җырларыңны Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Фердинанд Сәлахов һ.б. кебек җырчылар башкара. Җырчыны җыр популяр итә дигәннәре белән килешәсеңме?
- Әгәр җырчы вокал яктан дөрес җырламаса да, җыр мәгънәле булып халык күңеленә барып җитә икән, ул популяр була. Шуның белән җырчы да популярлаша.
- Бүген кайбер җырчылар, җыр таба алмый интегүдәндерме, үзләре җыр язалар. Кайберәүләр аның көенә дә, шигыренә дә карап тормый. Мәгънәлеме ул, мәгънәсезме - сәхнәдә җырлап йөри.
- Элек гармунчы йә яхшы җырчы гына җыр язган. Бүген сәнгать советлары булмау сәбәпле, җыр чыгарырга мөмкинлекләр күп. Чын базар бездә.
- Эстрадага базар мөнәсәбәтләре кирәкме икән соң?
- Базар мөнәсәбәтләре теләсә кайсы өлкәгә кергән. Аны тәртипкә салу өчен канун кирәк. Әгәр андый канун чыкса, бүген 90 процент җырчы эшсез калыр иде. Плюс фонограммага җырлау мәсьәләсе Дәүләт Думасында да каралган иде. Нигәдер канун кабул итмәделәр. Илһам абыйның, «җырлаучылар күп, җырчылар юк», дигән сүзләре истән чыкмый. Бервакыт бер җырчы: «Менә мин күпме җырлыйм, тавышым бетми», - дип мактана икән. Шунда Илһам абый: «Булмаган тавыш бетми инде ул», - дип әйтеп куйган.
- Гармун моңнары, элекке җырлар өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайта. Хәзерге яшьләр аны ничек кабул итә икән?
- Бүген авылларда гармун моңнары сирәк ишетелә. Бары тик Сабантуйда гына гармун күтәреп чыгалар. Бүгенге көндә «Татар моңы» кысаларында гармунчылар, баянчылар конкурсы оештырылу минем өчен яңалык булды. Анда килгән яшьләрне күреп сөендем. Татар гармунсыз яшәмәячәк ул.
- Марсель, син заманында «Яшьләр җыены»н, «Идел - Урал - Себер», «Алтын Урда» җыр фестивальләрен оештырдың. Хуҗа Насретдин исемендәге юмор фестивале дә синең тырышлык белән узган иде. Мәскәүдәге Кремль концерт залында концерт оештыруга каршылыклар булуга карамастан, беренчеләрдән син үтеп кердең. Шуны да искә ал әле.
- Миңа оештыру эшләре бик ошый. Кремль концерт залында безнең артистлар Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә генә чыгыш ясаган. Анда концерт оештырып йөргәндә, Мәскәүдә яшәүче ике милләттәшебез безнең программаны өзәргә маташты. Бәхетебезгә, 6000 кешелек зал шыгрым тулы булды.
- Ирләр илледә дә егет була, диләр. Синең дә юбилеең җиткән. Ниләр турында уйландыра?
- Үземне һич кенә дә 50дә итеп хис итмим әле. Моңа кадәр эшләнгәннәрдән канәгатьмен. Шактый җырлар язылган, балалар үсеп җиткән. Улым белән кызым Казан дәүләт технология университетының икътисад факультетын тәмамладылар. Хатыным Лилия белән исән-сау яшәргә язсын.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: