Шәһри Казан

Җыр ул – гомерлек «чир»

Алмаз Сафинны кечкенәдән беләм. Тырыш, акыллы, шаян, ә иң мөһиме - бик талантлы егет. Табигатьтән салынган моң, көчле тавыш...

Бүгенге көндә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләүче әлеге яшь һәм талантлы егетнең яулаячак үрләре алда әле. Хәер, иҗат юлы турында үзеннән сөйләтсәң, урынлырак булыр.
- Алмаз, җыр дөньясына кереп китәргә сиңа кем булышты?
- Җырга мәхәббәт гаиләмдә уянды. Ике як та җырга һәвәс безнең. Һәр яңа яздырылган җырымны беренче булып әниемә җырлап күрсәтәм, ул миңа үзенең киңәшләрен бирә. Мәктәптәге беренче укытучым Рәшидә апа да җырга сәләтемне белеп алды, аннан соң башка укытучыларым да миңа уку чорында һәрвакыт булышып тордылар. Укуны калдырып җырларга чыгып киткәндә, һәрвакыт хәлемә керәләр иде. Соңрак район балалар иҗат үзәге, мәдәният йорты... Университетка кергәч, Салават Фәтхетдинов, Илсур Сафин, Азат Зарипов, Шәмси Закир кебек мөгаллимнәр күп нәрсәгә өйрәттеләр. Хәзер Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең йогынтысы зур.
- Мәктәпне тәмамлагач, алдыңа «нинди һөнәр сайларга?» дигән сорау килеп басмады инде алайса...
- 10-11 нче классларда укыганда, районыбызның балалар иҗат үзәге, мәдәният йорты оештырган концертларда, конкурсларда еш катнашырга туры килә иде. 11не тәмамлаганда инде үзеннән-үзе Казан мәдәният һәм сәнгать университетына юл тоттым. Безне анда төрле яктан сынадылар: җырладым да, биедем дә, шигырь дә сөйләп күрсәттем.
- Башка һөнәр дигәннән... Җырдан башка бүтән мавыгуларың бармы?
- Авыл малае, әтием балта остасы булгангамы, агач эшен яратам. Өебездә үз кулым белән эшләнгән гөл савытлары, куналар һ.б. күп...
- Иң истә калган чыгышың?
- Бик күп танылган җырчыларның концертларында, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганым булса да, Салават Фәтхетдиновның 24 нче сезон концертында җырлау минем өчен иң җаваплысы булды. Анда укыгач, бу минем өчен имтихан кебек иде, ялгышырга хакым юк! Аллага шөкер, барысы да яхшы үтте.
- «Җырчы булыр өчен укырга кирәк түгел», - дигән фикер белән килешәсеңме?
- Минем фикеремчә, әгәр профессиональ җырчы буласың килә икән, укырга кирәк. Әлбәттә, белемең булмаса да, әгәр синең җырларың халыкка ошый, халык сине яратып кабул итә икән, берәү дә сине җырлаудан тыймый анысы. Ә университет миңа күпне бирде. Пародия ясарга өйрәндем, бик күп спектакльләрдә катнаштым. Хәтта театрга эшкә дә чакырдылар. Бию дәресләре дә файдага булды, чөнки хәрәкәтсез һәм телсез артист була алмый.
- Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә ничек килеп эләктең?
- Укып бетергәндә кайда эшләргә, тәҗрибә тупларга мөмкин дип уйлана башладым. Нәрсәдән дә булса башларга кирәк, дип, диплом алганчы ук ансамбльгә бардым - алдылар. Миңа эшем бик ошый. Төрле җирләрдә концертлар куябыз. Яшьләр өчен дөнья күреп йөрүләре дә күңелле бит. Аннан соң, укып бетерсәм дә, һәрбер эш көнендә вокал белән шөгыльләнәм: репертуар өйрәнәбез, җырлыйбыз... Биредә вокал буенча мин үземне тагын да үстерә алам.
- Тамашачылар синең җырларыңны каян тыңлый алалар?
- Җырларымны беркая да биргәнем юк. Шулай да аларны еш кына Чаллы шәһәрендәге «Күңел» радиосында җырлаталар, кайчакта «Болгар» радиосында да ишетергә була. Җырларымны бүгенге яшьләрнең төп аралашу, күңел ачу чарасы булган «Вконтакте» сайтында тыңларга мөмкин.
- Җыр синең өчен нәрсә ул?
- Бер мәртәбә җыр белән чирләгән кеше аны ташлый алмый. Җыр миңа һәрвакыт ярдәмгә килә. Шатлыкта да, авыр чакта да гел җырлыйм. Җыр аша син кешеләрнең күңелләренә үтеп керә, фикереңне җиткерә аласың, рухи азык бирәсең икән, бу - җырчы өчен зур бәхет. Киләчәктә башка профессия буенча эшләргә туры килсә дә, җырны ташламаячакмын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: