Шәһри Казан

Җырчы шагыйрь

Суыткыч эчендәге бушлык шагыйрьнең профессиональ йокыдан шешенгән күзләрен өтеп алды. - Тәк, - дип, бәрәңге борынын пыршылдатып куйды ул, - суыткыч бушаган, берәр хәллерәк колхозга җыр язар вакыт җитте. Шагыйрь колак мендәре хәтле генә корсагын сыпырып, стенага келәм урынына ябыштырылган Татарстан картасы янына килде. Инде кайсы район белән килешеп карарга?...

Реклама

Суыткыч эчендәге бушлык шагыйрьнең профессиональ йокыдан шешенгән күзләрен өтеп алды.
- Тәк, - дип, бәрәңге борынын пыршылдатып куйды ул, - суыткыч бушаган, берәр хәллерәк колхозга җыр язар вакыт җитте.
Шагыйрь колак мендәре хәтле генә корсагын сыпырып, стенага келәм урынына ябыштырылган Татарстан картасы янына килде. Инде кайсы район белән килешеп карарга? Арчаның җыры искермәгән. Актанышның исеме җырдан төшми... Алпар, һәй, Әлки якларын Нәби Дәүли безгә бирәме соң! Алпарныкылар төсле җиде сарык суеп бер ай буе сыйласалар, Әлкинең бөтен авылын җырга күмәм, дип әйтә ди. Кара әле, ул Нәби Дәүлинең акчасы күптер, ә? Әле өч капкалы авылга җыр язып та кулына өч йөз тәңкә акча тоттыралар. Ә Нәби Дәүли Өфе тикле калага җыр язган кеше...
Борындыкка... юк, өч җыр җитәр аларга, барыбер җыр кадерен белмиләр, берсен дә җырламыйлар... Тәк, Буа... Буам!.. Буама!... Тукта, Барлас Камалов язды бугай инде моны... Шушы чаклы зур республикада, әйтергә кирәк, өч орденлы Татарстанда җыр язардай авыл калмаган диген, ә?! Болайга китсә, шагыйрь халкы ничек көн күрер икән? Композиторыма шылтыратып карыйм әле, берәр заявкасы юкмы...
- Алло?
- Нәрсә дисең?
- Бармы
- Күпме кирәк?
- Шәбрәген инде.
- Бер авыл 300 сум һәм сарык ... тәкъдим итә.
- Тагын, - диде Шагыйрь, нәүмизләнеп. - Әзрәк икән шул. Борындыклар, әнә, шуның белән берлектә, почет грамотасы да биргәннәрие.
- Ихтыярың. Алайса Нәби Дәүлигә шылтыратам.
- Кара инде, бер дә юморны кабул итмисең хәзер. Үзем язам. Авылларының исемен әйт тә...
- Базарлы Матак. Әлкинең башкаласы.
- Чынлап мәллә?
-Теләсәң, Котлы Бөкәш бар - Балык Бистәсеннән, Югары Осланнан - Мәкәево... Шундыйлары гына калды.
- Да-а... Барысы да җыр телиләр, диген... Исемнәренә күрә түгел... Әйдә ярар, Матак икән Матак инде. Нәби Дәүли шаккатсын әле. Ярты сәгатьтән шылтыратып текстны әйтермен, көен яза тор.
Һәм Шагыйрь рифмалар сайларга кереште. Кушымтадан башлады ул, эш стиле шундый аның:
Әй, Базарлы Матагым,
Сиңа ни кирәк тагын?
Яки:
Әй, Базарлы Матагым,
Сагынам алма ботагын...
Юк:
Әй, Базарлы Матак та,
Төшкә керсен кайчакта...
Бәлки:
Әй, Матакның Базарын,
Сөям сөтен-мазарын...
Әгәр:
Ай-ли, матаклылар,
Һәр эштә атаклылар...
Әллә:
Без планнарны үтәрбез,
Кирәксә өч йөз итеп.
Ай-ли, Матаклы,
Елашмагыз шул чаклы?...
Юк. Болай. Тегеләй. Хәзер...
...Җыр язылып беткән дип ишеттек. Базарлы Матак кешеләре концерт яңгыраган саен, безнең авыл көен җырламасалар ярар иде дип, радионы борып-ябып куялар ди...
...Ә «Прогресс» нәшрияты авторның унбиш томлык сайланмаган әсәрләренә өстәр өчен «Базарлы Матак» җырын түземсезләнеп көтә иде инде.
(Язучыларның «Тынгысыз каләм»дигән дивар газетасыннан, 1980.)

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: