Шәһри Казан

«Җырланмаган әле безнең җыр»

Казан федераль университеты (элекке Казан дәүләт университеты) татар халык хорының 45 ел буе башкарган 27 әсәре тупланган өр-яңа ноталы җыентыкның исеме шулай атала.

Реклама

Узган атнада КФУның Актлар залына татар җырын, татар моңын яратучылар, үзләре дә күп еллар хорда җырлаган кешеләр әлеге җыентыкны тәкъдим итү кичәсенә җыелдылар.
Җыентык чыгуның сәбәбе дә бар, чөнки быел Татар халык хорына 45 ел булса, аның җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинның 70 яшьлек юбилее. Әлбәттә, шундый җыентыкның дөнья күрүе зур вакыйга һәм шатлык. Ирнис Рәхимуллин үзе дә, дулкынланып һәм сөенеп: «Бүген бездә зур бәйрәм», - диде. Җыентык Татарстан китап нәшриятында 1000 данәдә басылып чыккан. Биредә тупланган җырлар, нигездә, хорны 45 ел буе җитәкләгән һәм яшәткән Ирнис Рәхимуллин эшкәртүендә бирелә. 1968 елда оешкан хор аларны кайда гына башкармаган: үзенең җырлары белән ул республикабыз шәһәр һәм авылларын гына түгел, ә Балтыйк буе илләре, Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Әстерхан, С.-Петербург һ.б. шәһәрләр халкын да моңландырган.
ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырганда, фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәрова үзенең дә студент елларында хорда җырлап йөргән вакытларын искә төшереп алды. Журналист Флюра Низамова исә хорда яратып җырлаган җырын көйләп тә күрсәтте. Тамашачылар арасында хорда моннан 20-30 ел элек җырлап йөрүчеләр дә, әле кичә генә студент булган яшьләр дә бар иде. Аларның һәммәсе дә бу күңелле елларны сагынып искә ала. Күзләрендә исә яраткан җитәкчеләре Ирнис Рәхимуллинга карата зур хөрмәт хисләре чагыла.
Татар халык хоры безне бу көнне моң диңгезендә бик озак йөздерде: «Тәфтиләү», «Җомга», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» һәм тагын бик күп җырларны бүләк итте ул. Әлеге хордан үсеп чыккан «Былбыл» вокаль ансамбле һәм «Хәят» триосы җырлары да тамашачыларны сихерләгәндәй булды.
Татар моңын яратучылар, хезмәтенә фидакарьләрчә бирелгән шундый җитәкче булганда, әле хорның гомере дә озын булачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: