Шәһри Казан

Җырлары белән халыкны юатты

Сәнгатебез күгендә якты йолдыз булып балкыган, иҗатлары белән тирән эз калдырган сәнгать әһелләре - композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар бихисап. Аларның күбесе безнең арабызда юк инде. Сүзем халкыбызның мәшһүр җырчысы Гөлсем Сөләйманова турында. Гөлсем Нурмөхәммәт кызы Сөләйманова 1907 елда Казанда күп балалы хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Тән азыгын җир бирсә, җан...

1914 елны Гөлсемне Казанда иң яхшы саналган, рус һәм татар телләрендә укытыла торган, Алкиннарның хосусый мәктәбенә бирәләр. Мәктәптә укыган елларында ук, Гөлсем кичәләрдә чыгыш ясый, хор түгәрәгенә йөри башлый. Хорның җитәкчесе атаклы композитор Солтан Габәши була. Ул хакта музыка белгече Фатыйма Вәлиева болай яза: «1915 елда мәктәп укучыларыннан ике тавышка җырлый торган хор оештырыла. Унике малай һәм унике кыздан торган әлеге хорга композитор Солтан Габәши җитәкчелек итә. Шәһәрдә үткәрелгән балалар кичәсендә хор «Галиябану» һәм «Рокыя» җырларын башкара. Гөлсем хорда башлап җырлаучы итеп билгеләнә, ә аерым гына «Нарасый бала» җырын җырлый. Гөлсемнең җырлавыннан тыңлаучылар гына түгел, кичәне оештыручылар да бик канәгать калалар».
Ниһаять, 1917 елдан соң укырга, белем алырга теләгән һәркемгә зур мөмкинлекләр тудырыла. Гөлсем Сөләйманова, 1918 елда башлангыч мәктәпне тәмамлап, хатын-кызлар семинариясенә укырга керә. Бер елдан соң аны педагогия техникумы итеп үзгәртәләр. Анда да концертлар еш оештырыла һәм Гөлсем ул концертларда иң актив катнашучылардан була. Бу вакытта Г.Сөләйманова Казанда танылган җырчы булып өлгерә, бер генә тантаналы кичә дә, бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмый. Композитор Солтан Габәши һәм бүтән педагоглар да аңарда булачак укытучыны түгел, ә җырчыны күрәләр. Музыкага бик тә сәләтле, тавышының гаҗәеп матур булуы моңа һичнинди шик калдырмый. Солтан Габәши үзенең атаклы «Кәккүк» әсәрен дә сәләтле укучысы Г.Сөләймановага бирә. Ул, аны зур дулкынлану белән тәүге тапкыр башкарып, әсәрне гомерлек юлдашы итә. Солтан Габәшинең Гөлсем Сөләйманова башкаруындагы әлеге әсәре Татарстан радиосы фондында саклана. Шул ук елларда Гөлсем Сөләйманова танылган җырчы Фатыйма Мохтарова белән очраша һәм алар бергәләп чыгышлар ясыйлар. Педагогия техникумында өч ел укыганнан соң, ул 1922 елда Көнчыгыш музыка техникумында атаклы вокал укытучысы Е.Г.Ковелькова классында җырлау алымнарын камилләштерә. «1922 елны Казанга РСФСР мәгариф халык комиссары А.В.Луначарскийның килүе хөрмәтенә тантаналы кичә уздырыла. Концертта Гөлсем Сөләйманова башта хорда башлап җырлаучы, ә аннары солистка буларак зур программа белән чыгыш ясый. Ул, «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Хәмдия», «Уел», «Аппагым-җанашым» кебек җырларны башкарып, халыкның яраткан җырчысына әверелә.
1927 елны Татарстан Үзәк Башкарма комитеты тарафыннан Гөлсем Сөләйманова Мәскәүгә съездга җибәрелә һәм делегатлар өчен күрсәтелгән этнография концертында бик уңышлы чыгыш ясый. Мәскәү газета-журналларында Гөлсем Сөләйманова катнашкан концертлар хакында мактау рецензияләре басылып чыга. 1927 елда Казанда Татарстан радиокомитеты эшли башлый. Микрофон алдында чыгыш ясау өчен, иң беренчеләрдән Гөлсем Сөләйманованы чакыралар. Аның йомшак күкрәк тавышы микрофоннан гаҗәеп табигый һәм матур яңгырый һәм тиздән ул Казанда гына түгел, республикадан читтә яшәүче татар халкының да яраткан җырчысына әйләнә. Гөлсем Сөләйманова 1928 елдан алып 1958 елга кадәр радиода җырчы-солистка булып эшли. Ул композиторлардан Мансур Мозаффаров һәм Александр Ключарев белән зур иҗади дуслыкта яши. Җырчы күңелендә бик күп халык көйләре саклана. Әлеге композиторлар менә шул җырларны нотага салып, җыентык төзиләр. Александр Ключарев Гөлсем Сөләйманованы «татар музыкасының җәүһәре» дип атаган. Бәхетемә, миңа мәшһүр җырчы Гөлсем Сөләйманова белән очрашырга насыйп булды. 1962 елның яз ае иде. Минем Казан музыка училищесының икенче курсында укыган чак. Радиокомитетка җыр яздырырга чакырдылар. Репетиция вакытында бүлмәгә концертмейстер Е.Соколова белән Гөлсем Сөләйманова килеп керде, әкрен генә исәнләште дә җырлавымны тыңлап утырды. Кулымдагы җыр дәфтәремне карап чыккач: «Энем, халык көйләрен яратасың икән, киләчәктә дә аларны җырла», - дип теләк теләде. Мин җырчы булмадым, ә гомеремне, мәктәпләрдә җыр укытучысы буларак, балаларга халык иҗатын өйрәтүгә багышладым.
1941 елның августында Мәскәүдә үткәреләсе татар сәнгате декадасына да бик рухланып әзерләнә җырчы. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү бу ниятләрне чәлпәрәмә китерә. Фашизмга каршы сугыш барган, илебез халкын кайгы-хәсрәт, сагыш, моң-зар баскан михнәтле елларда, Г.Сөләйманова халкыбызга бигрәк тә якын булды. Аның җырларын тыңлап, аның җырларын җырлап, ирләр сугышка киткән, аның җырлары белән рухланып, хатын-кызлар, балалар тылда иң авыр эшләр башкарганнар, тормыш алып барганнар. Сөйгән ирләрен, газиз улларын көткәннәр. Ул үзе дә, сугышның беренче көннәреннән үк, Кызыл Армия сугышчылары һәм тыл эшчәннәре алдында концертлар бирә, сугышта катнашучыларның балалары өчен ярдәм фондына һ.б.га акча җыю өчен куелган концертларда да теләп катнаша.
Гөлсем Сөләйманованың моңы, безнең күңелләребезгә сеңгән. Шуңа күрә, Гөлсем Сөләйманова кебек, халкыбызның рухын чагылдырган җырчыларыбызның иҗатын без радио-телевидениедән дә, матбугатта да һәм башка төрле чаралар аша да үсеп килүче яшь буынга һәрдаим пропагандаларга тиешбез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: