Шәһри Казан

Ышпиун

Ял көнне шәһәрнең үзәк урамыннан бара идем. Берәүгә карата «Шпион түгел микән?» дигән шик туды. Ни өчен дигәндә, афишалар янында туктап, тешләрен аерым бер тизлектә шыкылдатып торды. Әйтерсең лә радист морзянкада эшли. Киттем артыннан. Үзе аны-моны сизмәде, әлбәттә. Көнозын йөри торгач, бер урында итекче булып эшләвен, Шония фамилияле грузин икәнен...

Реклама

Ял көнне шәһәрнең үзәк урамыннан бара идем. Берәүгә карата «Шпион түгел микән?» дигән шик туды. Ни өчен дигәндә, афишалар янында туктап, тешләрен аерым бер тизлектә шыкылдатып торды. Әйтерсең лә радист морзянкада эшли. Киттем артыннан. Үзе аны-моны сизмәде, әлбәттә.
Көнозын йөри торгач, бер урында итекче булып эшләвен, Шония фамилияле грузин икәнен ачыкладым. Күргән-белгәнемне кич белән күршем Әюпкә сөйләдем. Ул ФСБда шофер булып эшли. Мин сөйләгәнне иртәгә үк тәҗрибәле чекистка - иптәш Тайсугановка җиткерәчәген әйтте.
Бу турыда оныта башлаган идем инде. Әюп үзе искә төшерде. Шония шпион булып чыккан. Ясалма дүрт тешенең куышлыгында микрорадиотапшыргыч йөрткән. Шул рәвешле, шәһәребездәге җыен сер-мерне Грузиягә түкми-чәчми җиткереп торган. Алай гынамы, күрше районнарның берсендә хакимияттәге ришвәтче белән бер «погонлы убыр»ны агент итеп яллаган.
Андый агентларның шикле шәүләләре тирә-юнебездә чагылгалап китүе ихтимал. Шуңа күрә һәрвакыт уяу булу мәслихәттер. Хәтта ки йоклаганда да. Мәсәлән, төштә астыртын, саран баҗаңның күләгәсе качып китүен күрү - җүнлегә түгел. Димәк, баҗаң тиздән чит ил агенты булып ялланачак.
СССР таркалыр алдыннан, Шония Ульян шәһәрендәге хәрби элемтә училищесында укып чыккан. Җитмәсә әле, заманында НКВД наркомы булган Лаврентий Бериянең чыбык очы туганы икән. Шуңамы, безнең файдага эшләргә үзе теләк белдергән. Тайсуганов иптәш аңа ШП дигән кушамат биргән. Бу инде «швой парин» дигәнне аңлата икән. Аның аша грузиннарга ялган мәгълүмат куган. Тегеләр шул уйдырмаларга ышанган. Чөнки Грузия разведкасы яшь һәм тәҗрибәсез әле.
Беркөнне ШПга Тбилисидан «Русия армиясендәге нанотехнологияле сапер көрәгенең игәүләү почмагын (угол заточки) ачыкла» дигән ашыгыч радиограмма килгән. Тайсуганов иптәш «Прапорщик Шәфи белгән серен чишәргә әзер, бәһасе - бер вагон грузински коньяк» дигән җавап җибәргән. Озакламый Кәләйдәге тимер юл станциясенә теге затлы тауар килеп тә җиткән. Иптәш Тайсуганов Тбилисига «Теге көрәкнең игәүләү почмагы нәкъ 360,009 градус, окоп казый, суда йөзә, һавада оча, кизәнеп ыргыткач, каршы як сугышчыларын каты җәрәхәтләп, хуҗасына кире әйләнеп кайта. Тылдагы кешеләргә зыян китерми, аларга тими, кагылмый» дигән «үтә кыйммәтле» мәгълүмат очырган. Хәзер Грузия белән Америка галимнәре шундый универсаль көрәк ясау турында баш вата икән.
Узган атнада ШПны Тбилисига чакыртып алганнар. Яңа гына ачылган разведка мәктәбенә нәчәлник итеп куйганнар. Үзеннән «Шәфи исеме астында ышанычлы кешегезне Тбилисига юлласагыз, грузиннарча кунак итәрбез. Аның аша разведмәктәптә укучыларның тулы исемлеген җибәрермен» дигән хәбәр килгән. Тайсуганов иптәшкә Әюп минем бик ышанычлы егет икәнлегемне әйткән. Мин бит быел «Халык фронты»на әгъза булып язылдым. Кыскасы, Тайсуганов иптәш миңа Шәфи исемендәге таныклык тапшырган чакта:
- Фронтовик Хәбибуллин! Исемлекне түкми-чәчми алып кайтсаң, киң күкрәгеңне орден бизәр, - дип белдерде. Перронда мине Әюп озатып калды.
Поезд тизлеген җыйгач, тәгәрмәчләрен тыкылдатып алга чабуын белде. Купе тәрәзәсеннән чакрым баганаларына карап, әһәмиятле уйларыма бирелеп барам. Күңел исә моңсу җыр суза:
Туган ягың ерагая.
Көтәдер серле шәһәр.
Сөйгәнеңне кем иркәләр,
Эзсез югалсаң әгәр...
Сузсын әйдә җыруын, кайткач башкача җырлар әле күңелкәем. Президент Путин да тиешле орденны миңа вакытында тапшырыр. Кем-кем, ул мондый эшнең тәмен белә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: