Шәһри Казан

Өйләреннән моң агыла

Бәйрәмнәрдә, мәҗ­лес­ләрдә халкыбыз арасында талантларның күп булуын күреп сөенәсең. Бигрәк тә үзәкләрне өзәрдәй итеп җыр сузган гармунчы-җырчы пары сокландыра.

Казанда яшәүче Кәүсәрия белән Равил Сөләймановлар әнә шундыйлардан. Аларның урыны һәрвакыт түрдә.

Т әүге тапкыр гармун күреген сабый чагында тартып карый Равил. Әниләре якты дөньядан иртә китеп бара. Биш бала белән калган Миңнехан абый тормыш авырлыкларына карамастан, өлкән улы Шамилгә гармун алып бирә. Әмма әлеге гармун, Шамилдән бигрәк, Равилне кызыктыра. Ата кеше улының гармунда халык көйләрен сыздыруына куанып туймый ул чакта. Тик Миңнехан абыйга да балаларын тәрбияләп аякка бастыру насыйп булмый. Балаларга үги әни булып килгән Гыйлембанат апа да, үзенең йорты булмаганга күрә, биредә калырга уңайсызлана. Равилне Чистайда яшәүче Фәүзия апасы үз янына ала. Ятимлек ачысы да аны моңлы иткәндер, күрәсең. Малай анда аулак өйләрдә җырлап, гармунда уйнап, яшьләрнең күңелләрен ача. Сигез сыйныфны тәмамлауга, егет үз көнен үзе күрә башлый. Кизел шәһәренә китеп, тау сәнәгате училищесына укырга керә. Аннары шахтада эшли. Соңрак Чайковский шәһәрендәге җиңел сәнәгать техникумында белем ала. Язмыш җилләре егетне Нижневартовск якларына китерә. Анда да җыр-моңнан аерылмый. Гармунга беркайчан да акча жәлләми Равил абый. Шунда эшләгәндә берсеннән-берсе кыйммәтле аккордеон белән баян сатып ала. Гармуннар аның юлдашына әйләнә. Анда да дуслары арасында көтеп алынган кунак була ул. Чит җирләрдә яшәүче дусларын татар моңы белән юата. Әнә шул елларда ул Арча районының Шурабаш авылында туып-үскән Кәүсәрия белән кавыша. Ул да балачактан авыл сәхнәләрен яулаган кыз булып чыга. Заманында авылдашлары Шәфыйк абыйга: «Нигә Кәүсәрия­гезне җыр юнәлешеннән җибәрмисез?» - диләр. Кечкенәдән табиб булыр­га хыялланып үскән кыз өчен җыр хобби гына булып тоела. Үзенең балачак хыя­лына хыя­нәт итми ул. 38 ел инде балалар табибы булып эшли. Күп кенә Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия була. Моннан берничә ел элек «Мой любимый доктор» бәйгесендә «Иң яхшы педиатр» номинациясендә җиңү яулады. Коллективта узган кичәләрдә хез­­мәттәшләре Кәүсәрия ханымның җырлавын яратып тыңлыйлар.

Реклама

Кичләрен ял иткәндә дә җыр-моңсыз яшәми алар. Уллары Алмаз белән Рөстәм дә балачактан аккордеон белән баянда уйнарга өйрәнгәннәр. Равил абыйның алты гармуны бар. Ул аларны күз карасыдай саклап тота. Тальянын гына 120 меңгә сатып алган. «Әгәр гармуннар кыйммәтрәк булмаса, миндә гармуннар саны дистәләгән булыр иде», - ди.

ЛюҖыр-моң сөйгән бу парда мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар да җитәрлек. Алар Равил абыйның үги әнисен тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Равил абый белән Кәүсәрия апа икесе дә тынгысыз җаннар. Берничә ел элек Балык Бистәсе районының Чураш авылына кайтып йорт төзекләндерделәр. Равил абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Ә хатыны төзелеш эшендә дә төп ярдәмчесе. Эштән соң күңел ачарга да вакыт табалар. Бәйрәмнәрдә авыл сәхнәсендә чыгыш ясарга яраталар. Районда уза торган бәйгеләрдә дә бергәләп катнашалар. Алар өчен рухи байлык кыйммәт. Шуңа күрә өй түрләрендә дә иң кадерле әйберләр булып Равил абыйның гармуннары тора. Әнә шулар аның күңел юанычы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: