Шәһри Казан

Йолдыз Шәрәпова китапның кызыклы урыннарына фломастер белән сызып барган

Сез нинди китап укыйсыз? Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә: - Яңарак кына Фәнис Яруллинның көндәлекләр жанрында язылган «Хәтер төпләрендә утлы күмер» китабын укып чыктым. Әле дә шушы китапның тәэсире белән йөрим. Мин аны тормыш китабы дип әйтер идем, кызыклы урыннарының астына хәтта фломастер белән дә сызып бардым. Китапны укыганда машина төзәтергә дә...

Сез нинди китап укыйсыз?
Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә:
- Яңарак кына Фәнис Яруллинның көндәлекләр жанрында язылган «Хәтер төпләрендә утлы күмер» китабын укып чыктым. Әле дә шушы китапның тәэсире белән йөрим. Мин аны тормыш китабы дип әйтер идем, кызыклы урыннарының астына хәтта фломастер белән дә сызып бардым. Китапны укыганда машина төзәтергә дә өйрәнәсең, үзеңә күрә медик һөнәрен дә үзләштерәсең дигәндәй, бик тә тормышчан итеп язылган. Дус белән дошманны аерырга да, тормыштагы сорауларыңа җавап табарга да булыша. Кыскасы, ул һәркемнең өстәл китабы булырга тиеш.
Иң яраткан язучыларым - Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники. Мөхәммәт абый университетта укыганда совет әдәбиятын укырга куша иде. Студент чакта укыган Василь Быков, Валентин Распутин, Виктор Астафьев әсәрләре истә калган. Чыңгыз Айтматовны яратмаска мөмкин түгел. Яшьләр дә укысыннар иде шуларны.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: