Шәһри Казан

Йолдыз яңгырлары яудыручы шагыйрә

Шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә яши, диләр. Шулайдыр, чын шагыйрьләр авылда туадыр. Тик шагыйрьләр, үсә төшкәч, туган җирләреннән еракларга очып китәләр. Юк, авыл тормышын тарсынганнан түгел, ә белем, һөнәр алырга дип китәләр. Беренче шигыренең ташка басылуы бәхетенә ирешкәнче, шагыйрьләргә күпме юл үтәсе, күпме күрәсе, күпме укыйсы була әле. Шагыйрьләрнең хәл-әхвәлен белим,...

Әйе, безнең халык елап утырырга яратмый. Ботагын киссәң - җәелеп үсә, кәүсәсен киссәң - тирәсендә меңәрләгән үсентеләр бирә торган агач кебек бөек милләт без.
Салисә Гәрәеваның «Йолдыз яңгырлары» (Татарстан китап нәшрияты, 2006 ел) китабын укыгач, менә шундый уйлар күңелгә килде. Бар икән бит ил язмышын үз язмышы итеп кабул иткән кешеләр. Бар икән, тау-ташлар арасында да гөлбакчалар үстереп, үзебезчә яшәп, җырлап, эшләп, мартен мичләрендә меңәрләгән градуслы эсседә чуен-корычны эретеп, илебезнең оборона куәтен дә ныгытучылар. Бу китапны укыганда чал Урал таулары буена урнашкан шәһәрләрдә яшәгән, тир түгеп руда эреткән, таш кискән милләттәшләребезнең тормыш юлы, аларның тарихы күз алдымнан үтте.
Ямьле Минзәлә буйларында туып үскән кыз язмышын кырыс Урал белән бәйли. Урал аны кеше итә, шәхес итә. Уралда аның яңа шигырьләре туа. Һәм ул биредә адәм баласына кирәк булганның бөтенесен - ризыгын да, сөйгәнен дә, бәхетен дә таба.
Туган җиреннән кубарылып, Чиләбе каласында иҗатына җим эзләгән меңәрләгән кардәшләребезнең берсе ул Салисә Гәрәева. Милләттәшләребез үз телләрен онытмасын өчен армый-талмый хезмәт куйган, иҗат иткән, мәйдан тоткан ул. Бер телле генә милләт ясау өчен барган сәясәткә каршы теше-тырнагы белән карышкан, катгый сүзен әйтә алган шагыйрә. Ул үзе турында уйламый, аның йөрәгендә - ил язмышы, җир язмышы.
Китапның һәр бите саен - халкыбыз тарихы. Аның бәхетле чаклары да, ачы фаҗигасе дә күз алдына килеп баса. Уралның көньягында урнашкан Чиләбе төбәгенең «Маяк» берләшмәсендәге атом-төш шартлавыннан соң, һәлакәт нәтиҗәсе чикләрен билгеләп, нарат утыртырга җибәрелгән һәм шәһид киткән татар хатыннарына мәдхия дә бар аның китабында. Ул язмаган булса, укучы бу турыда каян белер иде әле.
«Суларда эрегән агудай,
Иссез дә, төссез дә бу үлем.
Яшь нарат утырткан хатыннар
Калдылар туфракта күмелеп...

Билгеләп үлемнең чикләрен,
АЭСлар бинасын калкыта.
Яшертен Уралның кайгысы,
Дөньяда Чернобыль дан тота»,

- ди ул, бу фаҗига турында авыз ачып әйтергә дә ярамаганлыгы турында искәртеп.
Шагыйрә Салисә Гәрәева Чиләбегә китеп, заводта моңа хәтле булмаган русча-татарча радиотапшырулар оештырып, эшчеләр белән иңгә-иң торып янәшә яшәмәсә, эшләмәсә, аларның дөньясын сурәтли алыр идеме икән? Урал тарихында беренче булып телевидениедән татарча «Чишмә» тапшыруын оештырып җибәргән, татар иҗтимагый үзәген төзешкән, татар-башкорт телләрендә ике газета чыгарган, анда яшәүче милләттәшләребез туган телләрен онытмасын өчен, мәдәни чаралар оештырган, унбишәр ел чиратта торып та фатир алу бәхетенә тиенә алмаган кардәшләребезнең мәнфәгатен кайгыртып, Валентина Терешковага хәтле язып, аларны бәхетле иткән кеше дә ул.
Нинди генә темага кагылмасын, аның шигырьләрендә гражданлык хисен, нечкә лиризмны тоясың. Уралны ярату хисе дә туган илгә булган мәхәббәтен, сагыну сагышын җуйдырмаган, киресенчә, бу ике көчле хис бергә уралып барган:
«Идел ерак.
Урал уртасында
Ялгыз калам кайчак. Өшенәм.
Менә шунда инде мин үземнең
Ерак икәнемне төшенәм».

Мәшһүр Урал тауларында түрәләрне дер селкетеп, шунда шәхес булып формалашып, зур шагыйрә булып танылып, югалту һәм табышлар, бәхетле мизгелләр кичереп яшәсә дә, озак еллардан соң туган туфрагы үзенә тартты аны. Башта туган якка, җыр булып, шигырьләре кайтты. Композиторлар тарафыннан аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлары Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән бүтән төбәкләрдә дә танылган җырчылар һәм халыкның үзе тарафыннан даими җырланды. Радиолардан аның шигырьләре ишетелде, газета-журналларда басылды, сәхнәләрдә яңгырады, китаплары чыкты. Шагыйрәбез алар артыннан туган туфрагына үзе дә кайтты.
Шагыйрәнең Һади Такташ исемендәге премиягә лаек булуы аның иҗатының татар шигърияте тормышында зур вакыйга булуын күрсәтеп тора. Әмма шагыйрә Салисә Гәрәева хөкүмәтебез тарафыннан тагын да зуррак хөрмәткә лаек. Татарстаннан еракта яшәүче милләттәшләребезнең фидакарьлеге турында ул яңалык ачты, аларның фаҗигасе турында дөньяга чаң сукты һәм бөтен гомерен аларга багышлады.
Илле елдан артык иҗат иткән шагыйрәнең бүген дә укучыга әйтер сүзләре күп. Ул кайткач та тик ятмады: «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» газеталарында эшләде, яңа сәхифәләр ачты, берсеннән-берсе матуррак шигырьләр иҗат итеп, укучыларын куандырып торды. Аны әледән-әле мәдәни чараларда шигърият сөючеләр арасында күрергә була. Газета-журналларда да шигырьләре басылып бара.
«Йолдыз яңгырлары» дигән тирән эчтәлекле, матур бизәлешле китап чыгарган өчен, Татарстан китап нәшриятына рәхмәт әйтәсем һәм талантлы каләмдәшемне гомер бәйрәме белән котлап, аңа изге теләкләремне җиткерәсем килә. Инде чираттагы яңа китабын күрү бәхетенә дә ирешә алсак иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: