Шәһри Казан

«Йолдызланмый гына артист буласым килә»

Җыр-моң сөйгән, сәхнәне яраткан кешенең Казанга тартылуы очраклы түгел. Рифат Зарипов та ерак дип тормаган, Оренбург өлкәсенең Северный районы Бакай авылыннан укырга килгән. Әтисе Рифкать кебек, районда узган төрле конкурсларда катнашып, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән егетнең хыяллары да мәдәният һәм сәнгать университетында белем алу була. Рифатның талантын күргән Салават Фәтхетдинов...

Реклама

Дүрт ел буе күренекле җырчы белән бер төркемдә эшли Рифат. Аның «мөстәкыйльлек» алганына әле бер ел да юк. Шул арада егет үз төркемен булдырырга өлгерде. Бүген Рифатның чыгышын тамашачы яратып карый. Шуңа күрә яшь сәхнә остасы белән укучыларыбызны да таныштыру урынлы булыр.
- Рифат, генерал булырга омтылмаган солдат юк, диләр. Син, җырчы булам да Казанны яулап алам, дигән хыяллар белән килгәнсең. Бүгенге көндә ике эшне берьюлы башкарасың. Җырлау белән бергә концертыңны да алып бару кыен түгелме соң?
- Мин икенче курста укыганда ук гастрольләргә йөри башладым. Башта үземне нәфис сүз остасы итеп күз алдына китерми идем. Хәзер ияләшәм инде. Кайбер җырчыларның сәхнәдә сөйли белмәүләре эчемне пошыра. Бу яктан мин университетта үземне укыткан остазларыма рәхмәтле. Вокал буенча Илсур Сафин, сәхнә осталыгыннан Шәмси Закир укытты. Укыган чакта ук Салават абый киләчәктә кем булырга теләвебезне сорап чыккан иде. Шунда: «Мин Казанда калып зур шәхес булам», - дип, аны да көлдердем.
Әле беркөнне концертта Зәйнәб Фәрхетдинова белән Венера Ганиева: «Рифат, син җырларга тиеш», - дип, күңелемне күтәреп җибәрделәр.
- Бүген кеше көлдерәм дип, теләсә ни сөйләүче юмор осталары да бар. Аларга мөнәсәбәтең?
- Шунысы кызганыч, кайберәүләр мунчада сөйли торган мәзәкләрне дә сәхнәгә чыгып сөйлиләр шул. Үзем дә андый юморны тыңлый алмыйм. Бервакытта да сәхнә кысаларыннан чыкмаска кирәк.
- Бүгенге яшьләр пародия белән мавыгып китте. Уку йортында шул юнәлештә укыталар диярсең. Кайберләре җырчылардан көлүгә кайтып кала башлады.
- Беркем дә кешедән көләргә тиеш түгел, минемчә. Үз тавышың белән җырчыга охшатып сөйләү яки җырлауны гына аңлыйм мин, үзем тормыштагы кызык хәлләрне сөйләргә яратам. Мәгънәсез җырларның тәрҗемәләрен дә күрсәтәсе килә.
- Әгәр сиңа берәр спектакльдә комик роль уйнарга туры килсә, нинди образны гәүдәләндерер идең?
- Минем андый хыялым бар ул. Хуҗа Насретдинны йә булмаса берәр тискәре роль уйнар идем. Икенче курста укыганда Буа театры режиссеры Раил Садриев «Исерек айнымасын, хәерче баемасын» дигән спектакльдә милиция ролен биргәч, аны бер төн эчендә өйрәнеп, сәхнәгә чыктым. Ә Г.Камал исемендәге театрның элекке директоры Шамил Закиров, укырга кергәндә үк, миңа актерлык факультетына барырга кушкан иде.
- Үзеңә телевидениедә шаян тапшыру оештырырга тәкъдим итсәләр?
- Ул эшне дә рәхәтләнеп башкарыр идем. Талант ун процент булса, 90ы тырышлык, диләр бит. Телевидениедән үзеңне караганнан соң, җитешсезлекләрне күрәсең, гыйбрәт алу өчен дә кирәк ул.
- Сәхнәдә үзең генә эшли башлагач, беренче концертларың кайда узды?
- Мин үземнең концерт белән беренче тапкыр туган ягымда авылдашлар һәм укытучыларым алдында имтихан тоттым. Укыганда шуклыгым белән педагогларның ачуларын китергән булсам да, яратып калдылар, рәхмәт әйттеләр. Элек: «Миңа барыбер геометрия белән химия кирәк булмаячак», - дигән сүзләремә инандылар булса кирәк.
- Рифат Зарипов кешедәге нинди сыйфатларны яратмый икән?
- Вәгъдәсендә тора белмәгән, җавапсыз кешеләрне яратмыйм. Алдашуны күралмыйм. Хөсетлекне җенем сөйми. Мин концертлар оештырып йөри башлагач, элек үзләренә ярдәм иткән дусларымның читләшүенә хәйран калдым. Үзем ихлас булгач, андый нәрсәне өнәмим.
- Димәк, дусларыңа ышаныч кимеде алайса...
- Әйе, халыкка таныла башлаганчы, дусларым күбрәк иде. Хәзер сирәгәя бара. Салават абыйның: «Сәхнәдә дуслар юк», - дигән сүзе ышандыра башлады. Үзем кешегә яхшылык кына теләгәч, ясалмалылыкка аптырап калам. Күңелең бай булуга ни җитә бит инде.
- Тәҗрибәле артистлар арасында киңәш бирүчеләр бармы?
- Гастрольләрдә йөргәндә Ядкәр Хәбибуллин акыллы киңәшләр бирә иде. Ул миңа әти дә, абый да булды. Шәмси абый Закир тормышта ничек яшәргә кирәклеген өйрәтсә, оятсыз кеше белән ничек сөйләшергә икәнен Салават абый аңлатты.
- Киләчәккә үз алдыңа куйган максатың нинди?
Йолдызланмый гына артист буласым килә. Без барыбыз да җир кешеләре. Иң мөһиме - кирәкле кеше булып яшәргә. Максатым акча эшләп калу түгел, үземнән эз калдырасым килә. Билгеле инде, үземне һәм юморны аңлый торган кыз белән гаилә корырга телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: