Шәһри Казан

«Йосыф-Зөләйха» кыйссасы онытылмый

Урта гасыр ядкарьләреннән төрки әдәбияты тарихына Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы кебек тирәнтен тоташкан бүтән әсәр, мөгаен, юктыр. Татар халкы аны «Йосыф китабы» дип йөртә. Шунысы да игътибарга лаек, әлеге әсәр болгар-татар әдәбиятының безнең көннәргә килеп җиткән иң борынгы язмасы. Гомумән, татар халкы әлеге әсәрне беркайчан да онытмый. Шуңа бәйле рәвештә,...

Реклама

Театрда куелачак спектакль-риваять «Йосыф-Зөләйха» дип атала. Аның инсценировкасын озак еллар буе Кол Гали иҗатын өйрәнгән Нурмөхәммәт Хисамов язган.
Танылган татар галиме, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамовның фәнни кызыксынулары киң һәм төрле. Ул, урта гасырлар татар әдәбияты ядкарьләрен өйрәнү белән бергә, аларның халыкның рухи тормышына йогынтысын ачуны үзенең төп тикшеренү өлкәсе итеп ала.
Әсәрдә, кеше - үз бәхетен үзе төзүче, дигән фикер алга сөрелә. Тормыш упкынына тәгәрәгәннән соң да кире бөеклеккә күтәрүче төп сәбәпләр булып, гыйлем, дин, сабырлык һәм хезмәт күрсәтелә. Йосыф һәм Зөләйха мисалында мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның намус һәм сафлык аша үтүе сурәтләнә. Әсәр туганнар арасындагы ызгыш-талашлардан читтә торырга өнди.
Гаилә кыйммәтләре, тугрылык һәм сабырлык кебек сыйфатлар юкка чыгып барган заманда, әлеге бөек әсәрне сәхнәгә менгерү театрыбызның кешелеклелек кыйммәтләрен, үзаңыбызны саклап калуга юнәлдерелгән зур адымы булып тора.
Спектакльне сәхнәгә куючы театрыбызның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин тамашачыга әнә шул кыйммәтләрне аңлатырга-танытырга тели дә инде. Хәзерге үзләрен кая куярга белми, ни өчен дөньяда яшәгәннәрен аңламый аптыраган яшьләр, шулай ук дөньяга битараф булган олырак яшьтәгеләр өчен, тормышка бәя бирү, уйланыр-гыйбрәт алыр өчен сәхнәләштерелә әлеге спектакль. Режиссер сәхнәдә ышаныч һәм сабырлык, гыйлемле һәм эшчән булуның якты киләчәк өчен төп башлангыч икәнен күрсәтә һәм ул спектакль дәвамында кызыл җеп булып үрелеп, тулырак ачылып бара.
Артистлар өчен әлеге спектакльдә уйнау - шулай ук зур дәрәҗә һәм сынау. Халкыңның үткәнен һәм бүгенгесен бәйләүче әсәрне кую, образны дөрес аңлау, автор һәм режиссер әйтергә теләгәнне камил итеп тамашачыга җиткерә алу күп тырышлык таләп итә.
Театрыбызның танылган өлкән буын артистлары белән бергә, яшь артистларның барысын да сәхнәдә күреп булачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: