Шәһри Казан

«Йөрәгем Казанда калды»

Сынчы Илдар Хановның Галәм әхрамының «Хан-Солтан» галереясында Америка рәссамы Филлис Бродскиның күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә рәссамның Казанда чагында төрле елларда башкарган 24 эше урын алган.

Укырга беркайчан да соң түгел
«Чып-чын хатын-кыз» - Америка рәссамы Филлис Бродски турында аның Казандагы иң якын танышлары да кайчак әнә шундый бәяләмә белән чикләнүне хуп күрә. Чөнки аның тәгаен генә ничә яшьтә булуын әйтергә дә базмассың. 80 нең өске ягына чыккан ханым дип йә кем әйтер аны? Вакытны саташтырып яшәү, иҗат итүнең хикмәтен белүчеләрдән күрәсең ул.
Казанга тәүге тапкыр моннан 18 ел элек килә Филлис. Иренең командировкасы сәбәпче була аңа. Сынчы, дәвалаучы Илдар Ханов һәм аның Галәм әхрамы белән танышлыгы да шул вакыттан бирле. Беренче күрүендә үк бу гаҗәеп кеше хакында кино төшерү турында хыяллана башлый ул һәм шунда ук эшкә дә керешә. 1994 елда Аракчинодагы әлеге гадәти булмаган төзелеш белән килеп кызыксынучылар арасында да, «менә бу сиңа кирпеч алу өчен булыр», дип, Илдар Хановка акчалата ярдәм күрсәтүчеләр арасында да Филлис беренчеләрдән була. Төзелеш комплексында нибары ике манара калыккан чор була әле ул. Сынчының әнисе мәрхүмә Бибиәсма апа да белеп, күреп, яратып кала бу көләч йөзле ханымны. Америкадан Казанга сәнгать турында инглиз телендә чыккан китаплар белән посылкалар җибәреп ятучы да әлеге дә баягы шушы Филлис була. Ул чагында үзен журналист буларак кына таныткан ханымның Казан сәнгать училищесы белән кызыксынуы да очраклы булмый. Чөнки Нью-Йоркта яшәгәндә үк (1992-94) Студент-рәссамнар лигасына кергән була ул. Ә Татарстанда исә рәссамнар Мәхмүт Ваһапов һәм Айрат Хәмидуллин остаханәләренә йөреп, дәресләр алып кына калмый океан аръягыннан килгән ханым, ә иҗатының Казан шәкелен туплап, рәссамнарга кабат кайтарылган сәнгать училищесы бинасында беренче булып (2005 ел) күргәзмә ясаучы буларак тарихка кереп кала. Күп тә түгел, аз да түгел - 15 эш була әлеге күргәзмәдә. Ә 1995-1999 елларда Мәскәүдә яшәгәндә ул шул ук Ваһапов һәм Хәмидуллинның шәкертләре, Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге сәнгать академиясендә укучы студентлар Дмитрий Мусин, Станислав Ильин кул астында шөгыльләнә.
- Сездә студент белән педагог мөгамәләсе бик якын, дустанә. Студент, укуын тәмамлап чыкса да, укытучысы янына гел килеп йөри. АКШта бу, булса да, сирәк күренеш, - ди ул, үзенең күпьеллык күзәтүләренә нигезләнеп. - Ә Казанга шул вакытлардан алып мин картиналар эшләү һәм Илдар Ханов һәм аның Галәм әхрамы турында фильм эшләү өчен елына икешәр-өчәр мәртәбә кайтам. Чөнки йөрәгем монда калды. Казанга бик рәхмәтлемен. Биредә мин дуслар таптым, Тукайны белдем, - ди Филлис.
Бу кайтуында ул иҗатта яңа адым ясавы белән янә дусларын сөендерде.
- Дөресен генә әйткәндә, Филлисның эшләрен күреп шаккаттым быел. Ул бит, ни генә булмасын, көн-төн укыган, яшьли пумала тоткан кеше түгел. Бәхетеннән, яхшы педагогларда шөгыльләнде. Инде менә аның чын иҗатчы булып өлгерүен күрәбез. Ул үзе бик самими кеше. Бу аның картиналарында да чагылыш таба. Әлбәттә, педагоглар йогынтысы да сизелә. Күп эшләрендә үз тоемлаулары да күренеп тора. Филлис төсләрне яхшы тоемлый, төс белән эш иткәндә куркып тормый. Кайбер эшләрендә автор үзе дә кырыйда торадыр кебек. Табигатьтәге тынлыкны да, авторның иҗади халәтен дә тоярга була бу эшләрдә, - ди әлеге күргәзмәне оештыручыларның берсе - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова.
- Филлис Бродски белән озак еллар бер-берегезне беләсез. Әлеге иҗади багланыш сезгә нәрсә бирә дигән соравымны, билгеле инде, 1969 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе монументалист рәссам Илдар Хановка юллыйм.
- Ышаныч бирә. 80 яшьтә дә яшьләр кебек яшәп була. Без моны Филлис үрнәгендә күрәбез. Хәзер күпләр үз-үзенә бикләнеп яши. Ә Филлиста битарафлык юк. Ул кешеләрне ярата. Этме, песиме - ул аларга шакката, ярату бар аңарда...

Реклама

Россияне акыл белән аңлау әле дә кыен
Казанга сукмак салуына шактый еллар үтсә дә, Филлисның акылына әле булса сыймаган нәрсәләр шактый икән бездә. «Әйтик, нигә шуның кадәр кыяр-помидор тозларга, компот ясарга кирәк? Кибеттә дә бар бит болар», - дип гаҗәпләнә ул.
Ул, куллары майлы буяуга баткан килеш, шуларны тәртипкә китерергә дип, беренче тапкыр маникюр ясатырга барган. Ә хезмәт күрсәтүче кыз аны: «Кулларыгызны чистартып, юып килегез, аннан ясармын», - дип, кире борып чыгара. Ни өчен килүен ничек кенә аңлатырга тырышмасын, үз туксаны туксан кызның: «Башта чистартыгыз - аннан маникюр». Филлисның чәчтарашка нәкъ менә акча түләп, гадәттәгечә кулларын чистарттырырга керүен аңларга теләүче табылмый. Нишләсен, барына да әкрен-әкрен җайлашырга туры килә.

Эстафетаны французлар алачак
Ачылышта чыгыш ясаган дуслары шулай ук Филлис Бродскиның тормышка киңкырлы карашын да бәяләделәр. «Безне тормышта нәрсә тота? Кызыксыну. Димәк, сез әле озак яшәрсез», - дип, озын гомер юрадылар аңа.
- Иҗат һәрбер кешенең күңеленә салынган. Ф.Бродски бу җәһәттән гаҗәеп үрнәкләрнең берсе. Минем аны реабилитация үзәгенә алып барасым килә. Күрсеннәр, белсеннәр: башларга беркайчан да соң түгел. Юкса кайберәүләр, ял итү хокукы алып, пенсиягә чыгуга, рәттән сериаллар карый башлый. Ә Филлис әнә яңа илгә килү белән шул илнең телен өйрәнә, - ди табиб, Казан медицина академиясе доценты Марина Алексеевна Подольская, дустының мөмкинлекләрен барлап.
Шул арада давыл чыгып, ут сүнде. Коеп яңгыр явып узды. Табигать-ананың да үз мөмкинлекләрен күрсәтүе иде бу. Шәм яктысы үзе бер сихрилек өстәде күргәзмәгә. Шулай итеп, Галәм әхрамының «Хан-Солтан «галереясында беренче халыкара күргәзмә эшен башлады. Ул җәй дәвамында эшләячәк. Аннан эстафетаны Франция алачак икән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: