«Йөрәгем күтәрә алмас»

Кем ничек таныла бит сәхнәдә - кемдер гадәти булмаган тәхәллүс белән колакка керә, кемдер репертуарны төп коралга әверелдерә, кемдер һәркемнең теше үтмәслек үрне буйсындыруы белән күңелләрне яулый белә. Скрипкачы кыз Иркә ГАЙНЕЛМӨХӘММӘТОВАны соңгылары исемлегенә кертергә кирәктер. Ул - сәхнәне тере музыка белән яулаган, аннан инде акрынлап җырчы-композиторлык сәләтен күрсәткән кыз.
Җырчылар концертларында Иркә скрипкасы белән чыкса, бел дә тор - аны алкышка күмәчәкләр. Аның импровизацияләре дә, гадәти җырларга кушылып уйнавы да, үз-үзен тотышы да үзенчәлекле. Үзенчәлекле, чөнки ул беркемне дә кабатламый.
- Мин 1997 елны Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем, - дип башлады сүзен Иркә. - Шамил Монасыйпов классында скрипка бүлегендә укыдым. Тумышым белән үзем Түбән Кама шәһәреннән, гаиләдә ике бала үстек, абыем миннән биш яшькә олы. Бәләкәйдән концертларда йөрдем. Әнием, һөнәре буенча пешекче булса да, бик матур җырлый, кубызда уйный иде. Әтием баян, гармун, гитара, скрипка кебек уен коралларының барысын да үз итә. «Сандугачлар оясы» дигән гаилә фольклор ансамблебезгә хәтта халык исемен дә бирделәр. Музыкага сәләтем кечкенәдән күренде: сәхнәгә ике яшьтә биергә, өч яшьтә җырларга чыктым.
- Ике-өч яшьлек вакытыңа кадәр исем кушу тарихын сикереп үттек, кем сайлаган сиңа шундый исемне? Кемнәрдер бит аны тәхәллүс дип уйлый.
- Әтием мин карында вакытта да Иркә көткән. Әниемә дә әлеге исем ошаган. Ул минем тәхәллүсем дип уйлаучылар да булгандыр. Кайчан эстрадага кергәнемне әйтә дә алмыйм, мин гел шунда идем бит инде. Әтием гомер буе «Ләззәт» вокаль-инструменталь ансамблендә чыгыш ясады, хәзер әлеге ансамбльнең 35 еллык тарихы бар. Мин үзем күбрәк биюгә тартылган идем, әмма әтием скрипкага юнәлтте. Бәләкәйдән әллә ни күңел тартмаса да, тора-бара ул җан дустыма әйләнде дә куйды.
- Бездә, гадәттә, сәхнәдә баян-гармун белән танылалар. Син урау юл сайлагансың димме...
- Казан консерваториясенең икенче курсында укыганда миңа Вил Усмановның клавишнигы килде. Шундый җырчы белән хезмәттәшлек итәсең киләме, ди. Мин репетициягә киттем. Беренче репетиция вакытында ук аның иҗатын ошаттым - Вилдә кабатланмый торган стиль бар. Шулай итеп хезмәттәшлек тә итә башладык. Хәзер инде бергә эшләвебезгә - 12 ел. Вил җырчы буларак профессионаллыкны хөрмәт итә, кеше буларак та кешелекле шәхес. Ул төрле шартларда да үзен тота белә, мин тыныч күңел белән эшлим. Аның концертларында күреп алып, башка җырчылар да үзләренә чакыра башлады.
- Әмма һәр корабның үз юлы дигәндәй - сиңа да, бәлки, үзеңнең юлың турында уйларга вакыттыр?
- Аерым гына эшләү турында уйлаганым да юк. Сольный концерт булдыру артыннан йөри башласам, йөрәк түзмәстер. Бергәләп эшләү күпкә җиңел.
- Моңа гаиләле хатын-кыз булу да тәэсир итәдер?
- Тормыш иптәшем Марат белән дә спортзалда танышкан идек. Мин бит музыкадан тыш спортка мөкиббән кеше. Марат белән бадминтонда парлап уйнадык. Уеннан соң, сүз иярә сүз чыгып, аралашып киттек. Өй айдан соң никах та укыттык. Ул үзе дә консерватория тәмамлаган кеше, әмма укуны тәмамлауга эшмәкәрлеккә кереп китте. Әлбәттә, музыка тармагындагы кешегә гаиләне саклау кыен. Гаилә дә, музыка да фәкать үзенә генә игътибар булуны ярата.
- Марат үзе дә «ерак төшмәгән алма» булгач, гастрольләргә, төнге чыгышларга сабыр карыйдыр?
- Хәзер безнең улыбыз Булатка өч яшь. Бала белән өйдә утырганда Марат миңа ни дәрәҗәдә сәхнә җитмәгәнен яхшы аңлады. Гастрольләргә дә тыныч карый. Мин аңа ышанган кебек, ул да миңа ышана - арага аңлашылмаучанлыкны кертмәскә тырышабыз. Аннан мәхәббәт хөрмәт булганда гына яши ала.
- Әмма гаилә мәшәкатьләре барыбер хатын-кызга күбрәк төшә бит. Ничек өлгерәсең?
- Авыз тутырып, өлгерәм, дип әйтә алмыйм инде. Үз йортыбыз белән торгач, хуҗалык эшләре шактый. Аннан мин музыкант дип кенә баланы да икенче планга куясы килми - аны да шәхес буларак үстерергә кирәк. Миңа якында гына торучы каенанам булыша.
- Син бүген үзеңне музыкант һәм кеше буларак таптым, дип әйтә аласыңмы?
- Үзем язган 6-7 җыр бар. «Әнкәй» дигән җырым беренчесе. «Хуш, мәктәбем», «Кайт, иркәм» дигәннәрен тамашачыга ирештердем. Скрипка белән танылырмын дигән максат юк иде. Әмма ул үзеннән-үзе минем язмышка үрелеп китте. Үземне таптым дип әйтә алам. Әмма камиллекнең чиге юк.
- Димәк, киләчәк бәхете скрипка белән бәйле?
Башта әйбәт әни булырга, аннан соң гына иҗади мәйданда булачакмын. Балалар бәхетенә кинәнеп, тулы гаиләдә гармониядә яшәргә язсын. Скрипкадан аерылмыйча, музыкант буларак, кешеләрнең күңелләре кайтмаслык итеп эшли алсам ярар иде. Спорттан да ерагаясым килми. Бик тә биергә яратам. Ә болай мин үз алдыма әллә нинди максатлар куеп яшәмим. Булганына канәгатьмен. Ә яшәү - үзе бәхет.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 19:44Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша COVID-19ка каршы вакцинациягә язылу башлана Татарстанда СОVID-19 вакцинациясе темпларын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.4300
-
15 гыйнвар 2021 - 18:58Ни өчен Салих Батыев үзен башкорттан татарга үзгәртергә теләгән? Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте. Бу хакта ул Актанышта үткән «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» конференциясендә доклады белән чыгышында сөйләде.6300
-
15 гыйнвар 2021 - 16:09Алия Иксанова - беренче! Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгыда шуу буенча Россия Кубогы ярышларының өченче этабы уза. Бәйгенең икенче көнендә якташыбыз Алия Иксанова Татарстан командасына алтын медаль китерде.10400
-
15 гыйнвар 2021 - 15:18Фатирдагы җылылык өчен түләү бәясе халыкның ачуын кабартты Татарстанда “коммуналь” тарифлар киләсе ярты елда үзгәрмәячәк, аннан соң арткан очракта да, татарстанлыларның күпчелеге өчен 4,4 проценттан да күтәрелмәячәк.32600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:16"Казан егетләре"ндә үзгәрешләр: "Ызгышуга урын юк" “Казан егетләре” төркеме 2021 елга зур яңалыклар белән керде. Төркемдә кабат үзгәрешләр. “Казан егетләре”ндә иң озак эшләүче җырчы Айдар Әгъләмов белән аралашып алдык.73102
-
15 гыйнвар 2021 - 12:33Габделфәт һәм Рузилә Сафиннар гаиләсендә зур шатлык! Танылган җырчы Габделфәт Сафин һәм Рузилә ханымның уллары Зөлфәт өйләнгән!129503
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Фирүзә Париж коронавирус белән хастаханәгә эләккән Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Париж коронавирус йоктырып хастаханәгә эләккән. Хәлләрен сорашып, Фирүзә белән элемтәгә кердек.77501
-
15 гыйнвар 2021 - 10:47Испаннар безнең кызларны күрсә әгәр!.. Испания башкаласы - Мадрид шәһәре 11 гыйнварда чыккан “Филомена” бураны сәбәбендә, кар астында калды. Мадрид урамнарында транспорт хәрәкәте туктаган, мәктәпләр вакытлыча ябылган.12401
-
15 гыйнвар 2021 - 09:36Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.84300
-
15 гыйнвар 2021 - 09:29Кыш бабайдан ярдәм көтсәң, яки корпоратив сугышлар булмасын Кыш бабайның могҗизалар ясарга сәләтле түгелен бөтенесе аңлый, әмма теләк теләү гадәте калган. Ә сез курантлар сукканда нинди теләкләр теләгән идегез? Ил-көннәр тыныч, Җир йөзендә тизрәк баланс урнашсын, корпоратив сугышлар булмасын дигәнсездер инде...9900
-
15 гыйнвар 2021 - 08:43Коръән укыганнан соң мәҗлестә дога кылу үрнәге Бөтен галәмнәрне, күкләрне, җирләрне, җирдәге барча мәхлукатларны юктан бар кылып, безләрне Үзенең санап бетереп булмый торган сый-хөрмәтләрендә, нигъмәтләрендә яшәтүче, ризыкландыручы, тәрбияләп торучы, гыйбадәткә лаек булган бердәнбер хак Иләһебез Аллаһы Сүбхәнә үә Тәгаләгә хәмед-сәнәләр, чиксез шөкерләребез булсын.1085014
-
15 гыйнвар 2021 - 08:33Акча быел да ай-һай күп кирәк булачак... Нәрсә-нәрсә, без – Россия халкы аяк тибеп ял итәргә яратабыз, иң мөһиме, ял итә беләбез без! Безнең кебек ялның тәмен белүчеләр дөньяда юктыр да әле ул... Менә кайсы илдә 11әр көн өйдә түшәмгә төкереп ята алалар?27301
-
14 гыйнвар 2021 - 16:53Барлык диннәргә дә бердәй хөрмәт белән карыйбыз Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 14 гыйнварда узган матбугат очрашуында журналистларны сәяси вакыйгалар белән таныштырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясендә булды, ул анда Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны һәм христиан дин әһелләрен Раштуа уңаеннан котлады.23301
-
10 гыйнвар 2021 - 11:59Рузилә Хәбибуллина
-
15 гыйнвар 2021 - 08:37Без имениКызганыч. Кичэ кич ишеткэч, ботенлэй кэефлэр китте. Балачак Ералаш белэн бэйлэнгэн. Хэзер инде балалар Ералаш карап усте... Уз традициялэренэ тугры калган, замана узгэрешлэренэ иярмэгэн кызыклы проект авторы... Тыныч йоклаБорис Грачевский вафат
-
15 гыйнвар 2021 - 01:25ТалигаДети эгоисты..о маме и не подумали..как ей жить с такой депрессией ..как с таким горем дальше жить ей???Бер-бер артлы өч үлем: сеңлесе, аның егете һәм кызның абыйсы
-
14 гыйнвар 2021 - 16:52Без имениУзе сөяркәсе бн чыгып утырсын иде сарайга.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 10:40Без имениБирэ бит Алла Тагэлэ бала шундыйларга ,кемдер еллар буена телэп,сорап йори,котэТатарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 08:52Без имениУзен шунда кудырасы иде аны.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
13 гыйнвар 2021 - 13:46Без имениСиноптикларга бик ышанасы килми.Рәис абый молодец!Марты җылы булса майда кар яварга бик мөмкин.Барчагызга сәламәтлек телим!Март башында ук җәй киләчәк
-
13 гыйнвар 2021 - 07:32Без имениБэхетле,тигез гомер сезгя!15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)
-
11 гыйнвар 2021 - 23:59Без имениЯрый исэн калганнар 🙏ходай узе саклаган 🙏"Бала бозлы суга төшеп китте...": тюбингта шуганда булган фаҗига
-
12 гыйнвар 2021 - 06:15Без имениРэхмэт Зифа Кадыйровага мин бик яратып укыйм анын язган эсэрлэренРаил Садриев Зифа Кадыйрованың популярлык серен ачты
-
11 гыйнвар 2021 - 10:42Без имениурыннары ожмахта булсын!ТАССРның атказанган артисты Хәдичә Гыйниятова вафат
-
11 гыйнвар 2021 - 09:20Без имениБу бер генэ очрак тугелдер,кешенен 15 проценты тирэн йокыга киткэн хэлендэ : я ярыла, я кумелэ торгандыр .Моны поталогоанатомнар белэдер.Шундый Уй килде башка.Өч көн моргта яткан мәет уянып чыккан
-
11 гыйнвар 2021 - 08:42Без имениКызганыч, эш атлары гомер узгач кына анлыйлар уз хаталарынны, тик сон була шул. "Кеше ни эйтер" , "юк итмим , ир итэм", "Балаларга ата кирэк". Тик ул ата тугел инде, кеше синен белэн яшэми, хайванны ир итеп булмый!«Хыянәт итегез, балакайларым!»
-
6 гыйнвар 2021 - 09:22Һәр эшсезгә – бер эш урыны. Эш юк диючеләргә җавап Үзизоляция вакытында кайбер оешмалар ябылып тору сәбәпле, күп кеше эшсез калды. Хәзер бу өлкәдә тотрыклылык урнашканмы? Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән шул хакта сөйләштек.61600
-
15 декабрь 2020 - 08:55«Соңгы рейс» дип әйтергә ярамый! “Балачактан ук мин бик кызыксынучан идем. Чит илләр, дөньякүләм вакыйгалар, яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга, шулай ук төрле китаплар укырга яраттым. Гаҗәп, әмма инглиз телен дә үзем теләп өстәмә үзләштердем... Чит илләргә сәяхәт итү исә иң төп хыялым иде!” – дип тезеп китте балачак хыялларына тугры калган стюардесса Энҗе Хабибуллина.187203
-
5 декабрь 2020 - 13:44Психолог Зөлфия Максутова: «Нормаль ир кешенең социаль челтәрдә гәпләшеп утырырга вакыты да, теләге дә булмый...» Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин...622404
-
15 гыйнвар 2021 - 18:58Ни өчен Салих Батыев үзен башкорттан татарга үзгәртергә теләгән?Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте. Бу хакта ул Актанышта үткән «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» конференциясендә доклады белән чыгышында сөйләде.6300
-
15 гыйнвар 2021 - 19:44Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша COVID-19ка каршы вакцинациягә язылу башлана Татарстанда СОVID-19 вакцинациясе темпларын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.4300
-
8 гыйнвар 2021 - 11:16Чишмәгә яңа сулыш өрделәр Саба районы Шекше авыл җирлеге музее тагын бер экспонатка тулыланды.54301
-
8 гыйнвар 2021 - 12:59Ике ай реанимациядә яткан кыз савыгып чыга Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсендә ике ай реанимациядә яткан кызны коткарганнар.122701
-
8 гыйнвар 2021 - 16:45Урман инженерыннан – фермерлыкка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Теләче районында яшәүче инженер фермерга әйләнгән.93400
-
8 гыйнвар 2021 - 17:29"КАМАЗ-мастер" командасы янә беренче Узган ел йөк машиналары зачетында легендар раллиның җиңүчесе 456 чакрым озынлыктагы махсус участокны барысыннан да тизрәк узды.64600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика