Шәһри Казан

Әйтелмәгән рәхмәт

Үзе шагыйрь, үзе язучы-эзтабар, үзе журналист, үзе мөхәррир булган шәхес бүген татар дөньясында берәү генә. Ул - Шаһинур Мостафин. Кайчан карама, йөзе ачык, якты булыр, хәтта кайгылы чагында да (ә ул аны күп, һай, күп кичерде) үзенең эчке халәтен әңгәмәдәшләренә, гәптәшләренә сиздермәскә тырышыр. Үтә ярдәмчел кеше. Шаһинурга карасаң, аның бер...

Реклама

- Язучылар йортына килгән һәр әдипне Шаһинур Мостафин парлы рәхмәт белән каршылый. Соңгы елда ул, ике рәхмәтне берьюлы әйткәнгә күнегеп беттеләр, дипме, култыклашып барган куш рәхмәтне өченче рәхмәт белән бастырыклап куя башлады. Тик торганда, кинәттән, көпә-көндез берьюлы өч рәхмәткә юлыккан кешенең зиһене тарала, әйтер йомышын онытып, Язучылар йортыннан ул исәнгерәп кайтып китә. Яшәгән йортын таба алмыйча, өч рәхмәтнең пар-җылысы чыгып беткәнче, шәһәр урамнарында адашып йөри...
Нәрсә-нәрсә, көлсәк-нитсәк тә, Шаһинур Мостафинның рәхмәте, парлы булсын, парсыз булсын, барыбер ихластан. Күңеле саф кеше рәхмәтне уйнап-шаярып, кыланып әйтә алмый. Әйтә икән, чын күңелдән әйтә, икейөзләнүне белми андый кеше!
Рәхмәт. Рәхмәт-рәхмәт. Шушы сүзне үзеңә әйтсәләр, билгеле, җанга рәхәт булып китә. Янә игелекле гамәлләр кыласы килә башлый. Шоферлар рәхмәте турында күпләр белми торгандыр әле. Әйтик, бер йөртүче, ишарәләр яисә фара яктысы ярдәмендә үтәргә рөхсәт сорап (күп очракта сорамыйча), үз «тимер аты» белән синең машинаң алдыңа кереп урнаша. Күпләрдә әдәп-мәгънә дигән нәрсә бар икән әле. Шундыйлар, машиналарының «сары утларын» яндырып-сүндереп алып, сиңа рәхмәтен ирештерә (яки үзең дә шулай рәхмәт белдерәсең). Шушы бер гамәл, бер сүз кәефне күтәреп җибәрә...
Шаһинур Мостафин тарафыннан кылынган игелекнең чиге-чамасы юктыр. Саный китсәң, очына чыга алмавың бар. Шулай да бер игелеге турында, шәхсән, миңа кылган яхшылыгы хакында әйтеп үтим әле. Үзе инициатива күрсәтеп, 1994 елда миңа Шәйхи Маннур премиясе бирдерттергән кеше ул. Иҗатым өчен бирелгән тәүге бүләк. Ул вакытта мин аңа сыңар рәхмәт тә әйтмәдем шикелле. Хәзер менә, унтугыз елдан соң, шул рәхмәтемне ирештерәм үзенә: бик зур рәхмәт, Шаһинур абый!
Илдар абый Юзеевның шәкерте һәм дусты Шаһинурга махсус багышлап язган бер шигыре бар. «Рәхмәт Сиңа, Шаһинур!» дип атала ул. Каләмдәшем турындагы сүземне шул шигырь белән тәмамларга булдым:
Һәр кешегә рәхмәт әйткән Мостафин ул Шаһинур,
Гел-гел изгелек эшләүнең остасы ул Шаһинур!
Кемдер әйтә: «Мостафин да өлкәнәйде, яше зур!»
Картаюны белми торган нәселдән ул Шаһинур!
Һәркемгә кыла яхшылык, күзләрендә яши нур -
Шул сыйфатың үзеңне дә яшәтәдер, Шаһинур!
Узган яуның корбаннары тәрәзәңне шакыйдыр,
Әйтә алар: «Безне кабат терелтүче - Шаһинур!»
Үзеңә дә, җай килгәндә, бер сүз әйтү ярыйдыр:
Йөрәк тибешләрең кадәр Рәхмәт Сиңа, Шаһинур!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: