Шәһри Казан

«Юксындырсаң, нишләрмен»

Моңланган чакларымда кулыма гармун алуга, бармаклар үзеннән-үзе олуг шагыйребез Хәсән Туфан сүзләренә композитор Марс Макаров чыгарган «Юксындырсаң, нишләрмен» көен тотып ала.

Җыр шагыйрьнең мәхәббәткә гимн булып яңгыраган «Иртәләрем-кичләрем» шигыренә нигезләнгән. Грамматикада гади җөмлә мөһере сугылган, башлыча ия белән хәбәрдән генә хасил бер катлы җөмләләр... һәм шул гап-гади җөмләләрдә ярларына сыеша алмыйча шаулап аккан ташкынга охшаш хисләр өермәсе. Сагыну, юксыну, үкенү, ярату вә дә әле исемнәре дә табылмаган мәүдүд (сөю) хис-тойгылар. Мәхәббәт хисләре.
Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем, кичләрем...

Поэзия мөнбәрендә үз урыныңны табу грек мифологиясендәге Коринф патшасы Сизифның тау түбәсенә таш тәгәрәтүенә тиң гамәл ул. Шагыйрьне шагыйрь иткән, талантын бөтен тулылыгы белән ачарга булышкан тылсым-вакыйгалар да төрлесенең төрлечә. Мәсәлән, үзем хөрмәт иткән инглиз шагыйре Байрон белән Муса Җәлилне генә мисал итеп китерәм. Англия пэры, лордлар палатасы әгъзасы Ноэл Гордон бунтарьлыгы белән шагыйрь Байронга әверелә. Җәлилебезгә исә каһарманлыгы дөнья танылуы алып килде. Хәсән Туфанның тәрҗемәи хәле дә аларныкыннан калышмый. Шуның белән бергә, аның популярлыгы беренче нәүбәттә мәхәббәт җырчысы булуына бәйле.
Бу фәлсәфи башлангычның мәгънәсенә төшенгәнсездер, шәт. Менә нинди четерекле теманы анализлауга алынган талантлы каләм иясе, күренекле публицист Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова. 2011 елның азагында аның Татарстан китап нәшриятында (хезмәткәрләренә мактау һәм ихтирам булсын!) «Бәйлисе бар йөрәкне» дип исемләнгән күркәм китабы басылып чыкты. Бу Хәсән Туфанны якын күрүче, иҗатын өйрәнүче күпсанлы милләттәшләребезгә Яңа ел бүләге.
Китап минем үземне дә дулкынландырды, тәүге җөмләсеннән үк бөтереп алды. Әле дә булса Хизбулла утырган җигүле ат, Чистай юлы, капка янында улын озатып калган моңсу Гөлзизәнең ак яулыгы күз алдымда тора.
- Хуш, Кармәт! Озакламам, кайтырмын мин сиңа...
Адәм әйткән булмас, Алла боерган булыр, ди. Хизбулла да туган авылына, инде күренекле шагыйрь Хәсән Туфан аты белән, фәкать илле алты елдан соң гына урап кайта ала.
«Кабатланмас бу вакыйганың кайбер мизгелләрен миңа үз күзләрем белән күрү бәхете насыйп булды», - дип яза автор. Әйе, Туфитуллова телестудия корреспонденты сыйфатында 1970 елның август аенда әлеге тарихи мизгелләрне чагылдырган тапшыру эшләп, эфирга чыгара.
Басманың кыйммәте, тәэсир көче дә шунда, ул башлыча публицист үзе шаһит булган вакыйгаларны, үзе аралашкан якыннан-якын дуслары, фикердәшләре тормышын тасвирлау нәтиҗәсендә туган документаль әсәр. Һәр җөмләсеннән дөреслек, эчкерсезлек, ихласлык бөркелә, өтер-нокталарына кадәр тирән ышаныч белән сугарылган. Гүя Ходай аны шагыйрь биографиясенә бәллүр ташыдай каты токым булып береккән бу мәртәбәле шәхесләр белән «Бәйлисе бар йөрәк»не мәҗмугасын тәгаенләү хакына очраштырган һәм бурычын йөкләгән: әһле каләм сеңлем, якташың, рухи кардәшең, самими дустыңа әвереләчәк шәрәфле туганың Хәсән шагыйрь турында күңелеңә уелганнарны халкың белән уртаклашуны изге әманәтең дип исәплә.
Әманәт үтәлде. Роза ханым, яраткан дәү әниең әгәр исән булса, Хизбулланың якын кардәше, яшьтәше һәм сабакташы Фәсыйгелбәян Хәсәнша кызы Галиева да бу илаһи гамәлеңә ихластан хәерһах булыр иде.
Ошбу язманы классик мәгънәсендәге рецензия-бәяләмәдән бигрәк, рәхмәтле укучының кайбер уйланулары кимәлендә генә кабул итсәгез иде.
Җиһанны мәхәббәт тота, дигән бер аксакал. Хәдисләр дә урап узмый әлеге самими хисне. Берсе, мәсәлән: «Ярату - үзеңне сукыр вә чукрак итү», - дип бәян итә. Хак, мәхәббәтнең рәвеше санап бетергесез. Кемгәдер шатлык киемендә килә, кемгәдер тоташ имтихан булып ябырыла. Хәсән белән Луиза мәхәббәте соңгысына карый. Ул икесе өчен дә гомерлек сынауга әверелә. Шуңа күрә әлеге китапның үзәк өлеше шушы имтихан-мәхәббәткә багышлана икән, бу - табигый хәл. Автор ошбу мәхәббәт тарихын түкми-чәчми, булганынча, бөтен нечкәлекләре белән безгә, укучыларына ирештерә.
***
Гайникамал! Луиза! Шагыйрьнең фани дөньядагы гомерлек сагышы.
Баш иям дә рәсемең каршында мин,
Күзләреңә багам тилмереп,
Яшьле күзен Мадоннага текәп,
Сүзсез калган Рафаэль кебек...

Язмыш тарафыннан Хәсәнгә менә шулай тилмереп яшәү фарыз кылына, күрәсең. Луизасы исә көтеп яшәүгә дучар ителә. Чык тамчысы микъдарында гына татып караган бәхетле көннәренең әйләнеп кайтуын көтә ул.
Китапның «Лу-и-за-а-а» дигән бүлеге һәм композицион, һәм стилистик, һәм сюжеты ягыннан шулай мөкәммәл оештырылган ки, ирексездән шушы икәүнең фаҗига тулы дөньясына кереп чумасың да йөрәгең аша алар кичергән хисләрне үткәрәсең.
Луизаның тормышы, яшәеше, эшчәнлеге, үлеме хакында зыялы татар укучысы хәбәрдар, әлбәттә. Әлеге нисбәттә ниндидер яңалык табу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Әйтик, моңарчы без Луизаны шагыйрьнең хәл-халәтенә бәйле рәвештәрәк, аның иярчене буларак кына күрергә күнеккән идек. Автор исә Луизаны бу күләгәдән арындырыбрак тасвирлауга омтылыш ясый. Дөрес, аларны бер-берсеннән аерып карый алмыйсың. Шулай да алар ике мөстәкыйль шәхес. Әйтергә кирәк, әлеге тенденция башка героиняларны сурәтләгәндә дә ярылып ята. Һәм ул үзен һәрьяклап аклый - Китап Туфанга гашыйк гүзәлләр хакында ләбаса!
Хатын-кызның турылыклыгы, түземлеге, сабырлыгы кешелек яшәешендә инде күптәннән аксиома буларак урын алды. Әнә, Есенинның мәгъшукасы Галина Бениславская сөйгәненең кабере өстендә атылып үлә ич. Пушкинның кече кызы Натальянең көлен, васыяте буенча, иренең каберенә сибәләр. Иманым камил, Хәсәне өчен, бердәнбере өчен, Луиза да җанын ярып бирер иде. Хәер, ачлы-туклы яшәгән килеш туктаусыз кан бирү җан бирүгә тиң бит инде ул. Эшеннән чыгаралар, «халык дошманы» хатыны дип, фатирыннан куалар, ире атылуга хөкем ителә, бәгъреннән өзелеп төшкән улы Идегәйне җирли, бетмәс-төкәнмәс рәнҗетүләр - барысын да кичерә яраткан йөрәк. Хатларыннан, кылган гамәлләреннән күренгәнчә, искиткеч көчле шәхес була актриса. Ул хәтта үз язмышына битарафлыгы өчен: «Ничек инде гаепсезгә шунда ятарга? Минем гаебем булмагач, театрдан чыгаргач, судларга кадәр җиттем, хаклыкны таптым», - дип, иренә үпкә дә белдерә.
Гыйшкый йөрәк барысына да түзә, ул фәкать бер генә нәрсәне гафу итә алмый. Бу - хыянәт. Луизаның керсез мәхәббәтенә таш булып атылып кергән шушы фаҗигане автор аерым бер саклык, аерым бер әдәп белән, бәхәскә урын калдырмаслык дәлилләргә таянып бәян итә.
Зинданда үлем көтеп ятканда гашыйк булу үзе бер могҗизадыр. Моны күз алдына китерүе дә кыен. Үлем һәм мәхәббәт. Шунда күңелгә француз язучысы Анатоль Франсның: «Шагыйрьгә акыл ияләренә хас үлчәм белән якын килергә ярамый», - дигән сүзләре хәтеремә килә.
Бу хакта китаптан авторның: «Гашыйк булуы да, Туфанча, чын романтикларча, чәчкәләргә, ак каеннарга, йолдызларга, гүзәллеккә, яшәүнең үзенә гашыйк булуы кебектер», - билгеләмәсен укыйбыз.
Хәл болай була: башы чатнавына түзә алмыйча, тоткын үзен докторга күрсәтүләрен сорый. «Ә доктор дигәннәре - күз явын алырдай чибәр, яшь кыз».
Ландыш кебек ап-ак киемле!
- Кем идең син, белмим исмеңне?

Яралы йөрәккә күп кирәкмени? Хәләл җефет хафада. «Әлегәчә ул үзенең бердәнбер көндәше итеп аның шигъриятен генә саный иде. Димәк, Луиза шагыйрь өчен бердәнбер булудан туктаган...»
Шекспирның Яголары татарда да бар шул, нишләмәк кирәк. Хәтта төрмәдә дә тынгы бирмиләр. Әнә, Луиза инде иреннән аерылып та кайта (әлбәттә, сәбәп бу гына булмагандыр).
Шагыйрь вәгъдәсен уналты елга сузылган мәхбүслек тормышы белән исбат итте. Хәлбуки, аны өйләнергә, һич югы йортка керергә дә өндәп карыйлар. «Өйдә мине хатыным белән кызым көтәләр», - дип кырт кисә ул андый киңәшләрне.
Тормыш аяусыз. Кавышулар насыйп булмый. Иренең кайтырына бер ел кала, Луиза Салиәскәрова бакыйга күчә.
Марина Цветаева: «Әгәр бәхетле икән, ул инде мәхәббәт түгел», -дигән бәхәсле фикер әйтеп калдырган. Бу очракта, күрәсез, шагыйрьнең фаразы хаклыкка туры килә. Әмма Луиза - Хәсән мәхәббәте бәхетсезлеге аркасында түгел, асылы белән чын мәхәббәт була. Шулай да, әлеге мәхәббәт гадәттәгечә рәвешләнсә, минемчә, татар лирик шигъриятенең бер чите китек тоелыр иде.
Әлеге бүлек шагыйрьнең үз сүзләре белән төгәлләнә:
- Лу-и-за-а-а... Лу-и-за-а-а...
Мин аңа авторныкын да өстәр идем:
- Али-һ-һ-ә-ә!
Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме мәгълүм. Йөзенчесе Коръән-Кәрим эчендә. Аны Коръән тутыртып, ягъни тулысынча укытып чыгу белән генә таба аласың. Мәхәббәтнең аты да күп: мәгъшука, алиһә, җанаш... Үзенә насыйп бердәнбереңне ачыклау өчен шулай ук тутырту зарур, Мәхәббәт тутырту.
Китапның «Тәнәкә» бүлеге шушы «Үз өлешең - үз көмешең» турыпочмаклыгына багышланган да инде. Шагыйрь күгендә инде илһамчы гүзәл дә пәйда булган.
Ягымлы тавышыңны көн буе
Мин түгел, телефон сагынды...
Минутлар, сәгатьләр көтәләр
«Сагындым...» - диячәк чагыңны.

Илһамчы гүзәл - Сарман кызы Клара сылу. Мәгълүм фильмдагыча әйтсәк: «комсомолка, студентка, красавица». Ифрат та гаюр, айбар вә мөнәүвәр (җитез, матур, нурлы) зат. Өстәвенә зыялы, шигърият белән мавыга.
«Шагыйрьнең күңел учагына ут өстәүчеләрне, ахыр чиктә аларның байтак шигырьләренә «мәңгелек» статусын бирүчеләрне без онытып җибәрә яисә күрмәмешкә салыша идек. ...безнең күбебез шагыйрьнең музасы берәү генә, бердәнбер генә була дигән күрсәтмәгә күнеккән», -дип яза китапта кереш сүзендә күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулла.
Автор «Тәнәкә» бүлегендә болай дип дәлилли: «Хыялый сөю хисе үскәннән-үсә бара. Шытып килгән хисләрдән икеләнә-шикләнә, бәрелә-түгелә, сагыш-кайгыларны җимерә-җимерә, яңадан яшәргә өндәп, яшәртеп-өметләндереп, котылгысыз булып, Сөю килә. Аның бәһасе - йөрәкне җылы кулларга тапшыру. Арыган башны җилкәгә кую мөмкинлеге. Сыену. Шигъри уртаклык. Бу инде яңа Алиһә!»
Бер караганда, ифрат та наян вә кыланчык, икенче караганда, күбәләктәй җилбәзәк, өченчесендә инде көйсезнең көйсезе, үзсүзле шушы кыбырсык шәхеснең документаль образын тудыру, ай-һай, җиңелләрдән булмагандыр. Ул инде бик яшьли кияүгә чыгып кайтырга да өлгергән, үзен университеттан китәргә дә мәҗбүр иткәннәр...
Кыскасы, дөреслеккә дә хилафлык килмәсен, героиня да дәгъва белдермәсен, риза-бәхил калсын.
Роза Туфитуллова өчен бу аеруча мөһим. Ник дисәң, ул Клара ханымның сабакташы, яшьлек дусты, торакташы. Алар хәзер дә аралашып, бер-берсен белешеп яшиләр.
- Туфанның мәхәббәте бәләкәй, мещан мәхәббәте була алмый, - ди ул, - шагыйрь йөрәгендәге сөю хисе аның ургылып яшәү рәвеше белән тәңгәл килә. Ул хисләр туу белән шигырьгә, риваятькә әйләнә.
Риваять! Ике романтик шагыйрь арасындагы мәхәббәтне, аларга мөнәсәбәтле хәл-вакыйгаларны укучыга дастаннардагыча риваять аһәңенә салып тәкъдим итсәң, ничек булыр икән?
Каләм иясенең сәләт-егәре менә шундый икеләнүләр вакытында сынала да инде. Тәвәккәлли автор: Тәнәкә - Искәндәр (шагыйрьнең үз образлары) мөнәсәбәте бүлекнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. Бу аслия шигъри образлар әле сөю-гыйшык канатларында күкләргә иңә, әле мәгъшукларның көндәлек тормышындагы гамәли көнкүрешләре белән тиңләшеп, чын җир бәхете бүләк итә. Мисал өчен ике генә бәйләм:
Шагыйрь:
Ап-ак, ап-ак чәчкә төсле
Балкып тора җанда төсе...
Ә үзе бит кояш түгел,
Үзе бит бары кеше,
Бары кеше, бары кеше.

Шагыйрә:
Көзге төннәр, йокы бирмәс уйлар
Киләчәккә мине илтсәләр,
Сәбәпчесен моның эзләр-юллар
Тик үзенә илтер, Искәндәр.

Дөнья шулай яратылган инде, һәр нәрсәнең ахыры килә. Китаптан аңлашылганча, Искәндәр белән Тәнәкә риваятенең ут-ялкынын да гайбәт кыяфәтендәге Иблис өреп сүндерә. Аның кайтавазын һәр икесе дә авыр кичерә.
Әлмәт шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың: «Ышаныч яулап алына, мәхәббәт үзе таба», - дигән гыйбарәсе бар. Күрәсең, кайсыдыр бер кискен борылышында мөнәсәбәтләрне балавыздай беркетеп торучы шушы ышаныч дигән тылсым чатнап киткән.
Автор бу тирән психологик үрсәләнүләрне дәлилле вакыйгалар, хатлар, шигъри юллар аша бик тәфсилле итеп сурәтли.
***
Тормыш дәвам итә. Илһам бирүче гүзәлләр мөнбәренә инде башкалар күтәрелә. Төз гәүдәле, салмак адымлы, йомшак сүзле, күзләреннән һәрвакыт нур бөркелүче бу гаҗәеп инсафлы азамат ир-егеткә кызлар күзе төшмиме соң? Төшә, билгеле. Шуларның икесе - артистка, телевидение хезмәткәре Гөлсем Йосыпова һәм университет талибәсе Лүзия Хафизова - шагыйрьнең талган йөрәген җанландырып, өмет чаткылары уята. Бәлкем, бу юлы өмет-ниятләре, ниһаять, акланыр, Луизасына тиңе пәйда булыр?.
Юлыктым мин лулу бер чәчәккә
Көтмәгәндә, уйламаганда, -
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә...

Кызганыч, шагыйрьнең өметләре шытым бирсә дә, чәчәккә йомарланмый. Китапта бу хәлнең сәбәпләре бөтен нечкәлекләре белән ачыла. Минем үземә, шәхсән, профессиональ яктан якын килгәндә, әлеге героиняларга мөнәсәбәтле ике эпизод күңелемә сеңеп калды. Менә шуның Гөлсем ханымга багышланганы.
«Бер килүендә, Туфан ак күлмәгенең җиңенә сәдәпләр тагып йөри. Үзе, нигә булышмыйсың, дигәндәй, Гөлсемгә карап-карап куя. Ләкин Гөлсем урыныннан кузгала алмый. Аңа шагыйрьне бүтән өметләндерергә ярамый. Аның әле балаларын аякка бастырасы бар. Менә шулай сүзсез генә аңлашу була бу. Шагыйрьнең кылдан нечкә күңеле аңламыймы соң инде аның күңел халәтен...»
Чын әдәби табыш.
Лүзия белән шагыйрьне яшь иҗатташ дусты Мөдәррис Әгъләмов таныштыра. Бу чибәркәйгә ул үзе дә баш-аягыннан гашыйк. Шул рәвешле талибә кыз ике ут арасында кала. Әмма...
«Атабай кызы дөньяви кеше иде, - дип терки автор, - хыялый җаннарның икесен ике якта калдырып, әйтми-нитми, якташы Фердинанд Мингалиев атлы инженер егеткә кияүгә чыгып куя».
Үтергеч чишелеш.
***
Китапның сюжет сызыгы, композицион яктан төзелеше шундый үтемле уйланылган ки, аны французларның мәхәббәт романнары кебек аерыла алмыйча, инде нәрсә булыр икән дип мавыгып укыйсың. Әсәрдә шактыйдан-шактый язучылар, шагыйрьләр, артистлар, сәнгать һәм мәдәният әһелләренең сүзләре, хатирәләре урын алган. Күренеп тора, автор озак еллар дәвамында эзләнгән, язарына түл җыйган, бик күп кешеләр белән очрашкан, сәяхәтләр кылган, вакыйга-даталарны кат-кат җентекләп тикшергән, җиз иләк аша уздырган. Иң мөһиме, шагыйрьнең самими дөньясын чын йөрәктән үз иткән. Роза Туфитуллова чын мәгънәсендә Туфан рухының әһле ядкяри карендәше - вәкиле.
Әсәрне әсәр иткән икенче төп шарт ул - тел - сурәтләү чаралары. Бу яктан да китапка тел-теш тидерерлек түгел. Мин, гадәттә, уку барышында әсәрдәге үзем уңышлы яки уңышсыз дип санаган стилистик берәмлекләрне, эпитет-чагыштыруларны, метафораларны билгеләп куярга күнеккән. Бу очракта исә плюс билгеләре абсолют күпчелекне тәшкил итә. Тел темасы үзе бер мөстәкыйль тема. Шуңа күрә, озынга сузмыйча, фикеремне бер мисал белән генә җөпләргә мәҗбүрмен.
«Искәрмәстән күкне, җирне тоташтырып, күбәләк-күбәләк ак кар уйный башлый. Әллә соң табигатьнең шушы мизгелендә бу җиһанга бихисап ак җаннар иңәме? Бәлкем... Тик әлегә шигъри бер аклыктан туган сабый җаны тарихи Идегәй ватаныннан китеп бара».
Кечкенә Идегәйнең җеназасын автор шулай фәлсәфи кәсафәттә сурәтли.
Камиллекнең чиге юк, хәтта кояш булып кояшта да таплар бар. Әлеге китапның да кимчелекләрен табучылар булыр, әлбәттә. Табигый хәл. Шуның белән бергә, автор үзе күз уңына куйган башка проблемаларга да игътибарны юнәлтәсем килә.
Роза Туфитуллова - олуг шагыйребез Хәсән Туфанның якты исемен эстафета итеп киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә эзлекле һәм максатчан эш алып баручы күренекле җәмәгать эшлеклесе, публицист. Гомумән, Туфитулловлар гаиләсе хәйрияви ярдәмчеллеге белән дан тота. Мәгълүм ки, 2010 елда, шагыйрьнең 110 еллыгында күктә «Hasantufan» йолдызы калыкты. Бу - Роза ханым, тормыш иптәше Миргалим әфәнде һәм журналист Филисә Хәкимова тырышлыгы белән танылган астроном Наил Сәхибуллин тарафыннан гамәлгә ашырылган мәртәбәле проект.
Шагыйрьнең гомерендә бер тапкыр тукталып ял иткән урыны саналган Аккош күле, Туфан йорты, Кармәт музее - Роза ханымны боларның язмышы бик борчый. Шушы җәһәттән яңа проектлар да тумасмы әле дигән өмет тә бар.
Эзләнәсе дә эзләнәсе, эшлисе дә эшлисе әле.
Мин атнаның биш көнендә Казандагы Хәсән Туфан исемен йөртә торган урамны Урицкий бакчасына (хәзер Мәскәү районы мәдәният һәм спорт үзәге) йөрергә чыкканда ике мәртәбә кисеп үтәм. Бу урамны белүчеләр бик сирәк. Хәер, урам дисәң, хәтерең калыр, йомычкадай Восстание һәм Гагарин урамнары арасына кысылган шыксыз бер тыкрык.
Бу сүз уңаеннан гына, аны хәзер үзгәртеп булмый инде. Әмма анда олуг шагыйребезне яд итү (мәсәлән, туган көнендә) мөмкин ләбаса. Бәхеткә димме, ул тыкрыкның бер очы әлеге бакчага килеп тоташа. Бакчага халык күп йөри, очрашу, шигъри җыен өчен менә дигән урын!
Инде Лысьва турында. Шәһәрчек Хәсән Туфан тормышында мөһим урын алып тора. Тукай өчен Җаек (Уральск) ничек кадерле булса, Туфан өчен Лысьва да шул дәрәҗәдә үк кадерле. Энциклопедия мәгълүматларыннан күренгәчә, бу район үзәгендә җитмеш биш мең чамасы кеше яши, металлургия заводы, туку фабрикасы бар. Унлаган мәктәп, мәдәният учаклары...
Минемчә, Лысьваны Хәсән Туфан орбитасына кертү белән якыннан торып шөгыльләнер чак җиткәндер, шәт.
«Бәйлисе бар йөрәкне» китабының эчтәлеге бизәлеше белән үзара ярашып, бербөтен гармония тәшкил итә. Шагыйрьнең тышлыктагы рәсеме бик уңышлы. Китап, гомумән, фотосурәтләргә бай. Аларның оя-оя рәвешендә тупланып бирелүе дә үзен аклый. Күксел-яшькелт төс күңелгә ятышлы. Басма күренекле рәссам Алсу Тимергалинаның да зур табышы булып бәяләнергә лаек. Нәшриятка рәхмәт, саранланмаган. Ике мең ярым тираж хәзерге шартларда шактый әйбәт күрсәткеч ул.
Җыеп кына әйткәндә, укучыга, заманга җыйнак һәм зәвыклы китап тәкъдим ителә. Автор бик тә нәзакәтле теманы үзенә генә хас нәзакәтлелек белән ачуга ирешкән.
...Безнең өйдә моңа кадәр дә «Юксындырсаң, нишләрмен» җыры көн саен яңгырый иде. Әлеге китап аны яңа сихри төсмерләр белән баетты.
Сөбханалла, Роза ханым, күз тимәсен, сөендердең.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: