Шәһри Казан

ЮЛГА ЧЫКСАМ... (Каһкаһә)

Президент быел бездә дә юллар Германиядәге кебек булачак дип вәгъдә итте. Бу эшкә керешкәннәр дә инде: шушы көннәрдә генә Германиягә экскаваторлар һәм бульдозерлар җибәрелгән... Юлга чыксам, гел шушы анекдотны исемә төшерәм. Һәм, юлсыз юлда йөреп шактый тәҗрибә туплаган кеше буларак, үземне көчләп дигәндәй, ирен чите белән генә елмаеп куям. Рәсәй...

Реклама

Президент быел бездә дә юллар Германиядәге кебек булачак дип вәгъдә итте. Бу эшкә керешкәннәр дә инде: шушы көннәрдә генә Германиягә экскаваторлар һәм бульдозерлар җибәрелгән...
Юлга чыксам, гел шушы анекдотны исемә төшерәм. Һәм, юлсыз юлда йөреп шактый тәҗрибә туплаган кеше буларак, үземне көчләп дигәндәй, ирен чите белән генә елмаеп куям.
Рәсәй - дураклар һәм юлсызлык иле, диләр бит. Бу - хакыйкать.
Юлга чыксам... Машиналы кеше буларак, барасы җиремә бер атна алдан әзерләнә башлыйм. Барасы юлым - илле-алтмыш чакрымлап кына булса да, тәгәрмәчләрдәге һава күләмен тикшерәм, маен карыйм, домкратны, шуның ише бүтән кирәк-яракны, тегесен-бусын барлыйм.
Юлга чыксам... Иң әүвәл юл догаларын укыйм, шуннан соң гына кузгалам. Антирадарны беркетәм. Ансыз булмый. Җүнлерәк юлга тап булуга, элдертәсе килә башлый - калтыр-колтыр, шылтыр-пылтыр күпме барырга мөмкин - арыта! Яхшы юлда җилләнәсе, җил белән узышасы килә. Тик... Урыс әйтмешли, ни тут-то было! Тизлекне туксаннан бераз арттыруга, шуны гына көткәндәй, үзәк өзгеч тавыш чыгарып, антирадар чәрелдәргә тотына...
Антирадар дигәннән...
Быел җәй шактый ерак сәфәргә чыгарга туры килде. Казан - Чаллы - Мөслим-Актаныш - Уфа - Дәүләкән һәм кабат шул рәвешчә: Дәүләкән - Уфа - Казан... Казан - Уфа юлының Актаныш биләмәсенә караган Пучы - Байсар арасындагы өлешен әле кайчан гына бик шәп итеп яңартканнар иде. Инде менә ул юл бүген сәвсим яраксызга әйләнгән. Мин тудый-судый килеп узган чакта, аны кабат сипләп, яңа асфальт җәеп маташалар иде...
Хәер, сүзем бит антирадар турында. Тә-ә-әк... Казаннан Чаллыгача мин шуның өзлексез җырлавын тыңлап кайттым. Чаллы - Мөслим арасында да тынмады җыр - өзелеп-өзлегеп булса да чәрелдәвен дәвам итте. Минем инде бу заман хикмәтенә әллә ни исем дә китмәс иде. Әгәр ике буйлы-юллы, бер машина икенчесенә һич комачауламаган (каршыга килүчеләр турында сүз дә бармый), киң юлдан матур гына җилдергән чакта, синең чабып узганыңны сагалап торган кайбер кемсәләр булмаса. Тар юлда, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, машиналар берсен-берсе узмасын дип, хәвефсезлекне булдырмау нияте белән торсалар - бер хәл анысы. Мин монда киң юл кырыена яки уртасына видеофиксатор куеп, машиналарын бер кумырыкка качырып утыручыларны һәм, әлбәттә, погонлы-тәпәчле агай-энеләрне күз уңында тотып әйтәм...
Уфа биләмәсеннән барган-кайткан чакта, әлеге республиканың гаишникларын бик жәлләдем мин. Һәрнәрсәдә бездән бик күпкә алда барган башкорт дусларның бу өлкәдә махы бирүләрен бөтенләй аңламадым. Барасың, барасың, барасың - күзгә кырып салырлык ник бер гаишник очрасын. Антирадар хет күңел өчен безелдәп куйса да бер хәл булыр иде. Бу нәмәрсәкәйгә бер-бер нәрсә булдымы әллә дип шик-шөбһәгә төштем хәтта. Үзебезнең Татарстан чигенә чыккач кына, эчемә җан керде: антирадарым шундый күңелле итеп сайрап җибәрде ки, машинамнан төшеп, минем зур тизлек белән яисә берәр кагыйдәне бозып узганымны түземсезләнеп көтеп торган «разбуйниклар»ны кочып үбәрдәй булдым. Беркемгә дә сер түгел, акча дигәндә безнең гаишниклар үлә-бетә яза бит инде. Шуңа күрә, бу уңайдан аларга бер киңәшем: әкренләп-әкренләп ут-күршеләребез биләмәсенә дә кереп чыккаларга кирәк, инде алар сизенә-нитә башласа, сезгә булышмакчы идек, дисең, бетте-китте, вәссәләм! Инде дә күршеләр, ниһаять, акчаны болай эшләү дә мөмкин икәнлеге башларына барып җитеп, безнең өлешкә кергәнсез, дип тавыш-гауга чыгарса, акчаны бу юл белән әле тагы да күбрәк эшләргә була, дип алар белән тәҗрибә уртаклашыгыз, кайбер серләрегезне әйтегез, өйрәткән өчен үзегезгә тиешле процент турында берүк оныта күрмәгез...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: