Шәһри Казан

Йөзүче яки Маркиз утравы

Йөзү - бәхет ул. Шулай дип уйлаучылар булса, мин - шулар кавеменнән. Балачактан ук суга мөкиббән булып үскән кешеләр бар. Ул кешеләрнең дә берсе, һичшиксез, мин бахырыгыз. Үз-үземне белә-белгәннән алып яшьлегемәчә байтак су-елгаларны колачларга-кичәргә туры килде. Ниндидер бер үҗәтлек һәм тәвәккәллек белән. Әмма бер вакыйгадан соң миндә судан беркадәр курку...

Реклама

Күрше авыл мәктәбенә йөреп укыган чак. Апрель ае. Соңгы карларның, язгы кояш белән үзара «көрәшеп», җан тартышып яткан мәлләре. Без укыган мәктәп урманга терәлеп тора. Дәрескә кадәр яисә озын тәнәфес вакытында, гадәттә, без - тугызынчы-унынчы сыйныф егетләре һәрвакыт шунда, дөресрәге, урманга аз гына керүгә үк күренеп торган табигый бассейн янында булырга тырышабыз. Бассейн язгы кар суы белән тулып, мөлдерәмә ташып тора. Беркөнне, кемнең башына элгәре килгәндер, әлеге тирән күлне (әйткәнемнән аңлашыладыр - үтә дә салкын сулы!) арабыздан кайсыбызның йөзеп чыга алуы турында каты бәхәс чыкты. Бәхәсләшү - бер нәрсә, бәхәсне йөзеп исбатларга да кирәк бит аны. Беренче булып, мин тәвәккәлләдем. Чишенеп, суга аягымның очын тигезүгә, су салкыны бөтен тәнемне куырып алгандай булды. Кире уйларга, инде артка чигенергә хут юк. Егетләрнең бер ише көч биреп торса, икенче өлеше, булдыра алмагач, чишенеп тә тормыйлар аны, дигән төсле сүзләр әйтеп, мин-минлегемә тиеп үчекли. Кул-аякка су тидереп, бераз чирканчык алгач, үҗәтлек җиңде - кинәттән гәүдәмне бозлы суга ыргыттым да башны чумдырган килеш, алга ыргылдым. Шулай ике-өч метр чамасы ара үтүгә, әле генә берөзлексез хәрәкәтләнгән аякларым бермәл икесе тиң катып калды. Бер мизгелгә вакыт тукталгандай булды. Батуым шушы икән, дигән уй йөгереп (әллә йөзепме?!) узды шикелле. Инде нишләргә? Кире борылсам - булдыксызга санап, егетләр көләчәк, алга китсәм - хәл мөшкел: йөзүнең ахыры ни белән бетәсен чамаларга мөмкин. Шулай да, ни булса, шул булыр дип, икесе тиң агачка әйләнгән аякларымны чын мәгънәсендә судан сөйрәп-өстерәп, колач салып йөзүемне дәвам иттем. Тәки аргы якка чыктым бит! Әмма... Гомерлеккә курку хисе калды. Шуңадырмы, хәзер коенган чакларымда, хәтта җылы елга-сулыкларда да ярдан бик эчкә кермәскә тырышам. Су тәвәккәлләрне ярата, дип язган иде Марсель Галиев. Чынлап та шулай. Әмма мин хәзер андыйлар рәтенә кермим инде. Ә менә олпат каләмдәшем, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга су гомерлек юлдаш булды.
Мин Равил абыйны күрә-белгән чакта ук инде ул Казансу елгасын буйга (аркылыга түгел!) иңли иде, хәзер дә, үзенең гомер бәйрәмен - җитмеш яшен түгәрәкләп килгән бер мәлендә, бу күркәм шөгыленнән - йөзүдән аерылганы, туктаганы юк:
...Йөзү - сынау гынамы соң; ул бит -
бер илаһи хәлгә тарылу!

Ул бит - тою адәм баласының
Табигате белән берлеген.

Җилләр, болыт, кошлар искәртәләр
Яшәвеңнең асылын-хөрлеген...

...Йөзү рәхәт, рух ныклыгын сизсәң,
колач салулары җиңел лә!

Могтәбәр әдипнең йөзүенә бәйле хатирәләр бихисап. Шулардан икесен хәтеремдә яңартам. Берсе шагыйрьгә утыз тугыз яшь тулу белән бәйле. 1982 елның август башында Равил Фәйзуллин бер төркем каләмдәшләрен һәм дус-ишләрен Казансуда урнашкан бик матур табигатьле ярымутрауга (хәзер ул урында Көрәш сарае урнашкан) җыйды. Ул бәйрәмен искитәрлек оста итеп, җиренә җиткезеп оештырган иде: безне, өчәр-дүртәр кешене бергә утыртып, Подлужныйдан әлеге ярымутрауга көймә белән алып керү дисеңме, чиләге-чиләге белән шашлык, балык, кысла ише затлы тәгамнәр хәстәрләп куюмы, барысы да үзенчә - шагыйрь Равил Фәйзуллинча! Аның Казансу елгасын буйлап йөзүе генә үзе ни тора! Ул чакта йөзү марафонына шагыйрьнең дусты, журналист Римзил Вәлиев тә кушыласы итте. Ул-бу була калса-нитсә, дип, ягъни йөзгән чакта аякларын көзән-мазар җыерса (Аллам сакласын!), җәһәт кенә чәнчеп алу максатыннан, плавкиена булавка кадаган атлет бәдәнле Фәйзуллин белән Римзил абый да, Компрессор заводы тарафындагы күпердән алып, халык телендә Ленин дамбасы дип йөртелгән күпергәчә (арырак та бугай әле!) йөзәргә тиеш иде. Максат итеп куелган араның яртысына да җитмәстән, Римзил Вәлиев, хәлдән таеп, чирәмлеккә чыгып ауды:
- Фәйзуллиннан калышмыйм дип үләр хәлем юк әле! - диде ул, сулышын еш-еш алып.
Алай-болай ялгыш бата-нитә калса дип, ике шагыйрь - Әхмәт Рәшитов белән Зөлфәт, коткаручылар сыйфатында, Фәйзуллинны көймәдә озата барырга тиеш иде. Кысланы ничегрәк пешерергә икән, суны, тозны күпме салырга, дип, үзара баш ватып яткан бер мәлдә, көймә төбендәге «гәрүчиләре» беткәч, финишка җитә язган Фәйзуллинны елганың үз хозурында ялгызын гына калдырып, «коткаручылар» кире кайтып та җитте. Ярга аяк басуга, Әхмәт абый Марсель Галиевкә уктай кадалды:
- Вәйт безнең буын булдыра ичмасам! Сезнең буыннан берәрегез Равил кебек йөзә аламы? Юк! Мондый затлы табын әзерли аламы берәрегез? Юк!
Учак тирәсендә кайнашкан Рөстәм Мингалим белән Газинур Моратка, очында ут төтәгән чи тал чыбыгына тәмәкеле авызын курка-курка гына сузып азапланган Ркаил Зәйдулла белән учак өстендәге чиләктә быгыр-быгыр килеп кайнаган кыслаларны тизрәк ашарга кызыгып һәм шул ук вакытта ниндидер шикләнү белән карап торган Ләбиб Леронга испан шагыйре Гарсиа Лорканың шигырьләрен яттан сөйләп, шул сөйләвеннән үзенә җиңелчә ләззәт алган Марсель Галиев, сүзеннән бүлгәне өчен, тозлап-борычлап-гәрчичләп, Әхмәт Рәшитовка бер-ике «афоризм» ыргытмакчы иде, әмма эссе кояштан тәмам мәлҗерәгән Әхмәт абыйның сабыйларча самими, нәүмиз чыраен күреп, ошбу ниятеннән тыелып калды. Шулай да ачылган авызыннан: «Их, затсызым син! Андалузиянең кайда икәнен дә белмәгән башың белән...», - дигән сүзләр чыгып очарга өлгерде тагы. Әхмәт абыйның: «Мин Һиндстанда чакта, син әле шигърияткә килмәгән идең!» - дигәнен ишетмәмешкә салынды Баяныч...
Истә, истә, барысы да хәтердә. Максатына ирешүдән тәмам балкыган Равил абыйны яр буенда триумф белән каршы алу, кысладан күбебезнең тәүге тапкыр авыз итүе, тәмле исләреннән исәңгерәп, уха белән шашлыкны мактый-мактый ашаулар, соңарулары аркасында бәйрәмнең төп өлешендә катнаша алмаган радио хезмәткәрләре - шагыйрь Зиннур Насыйбуллин белән әле яңа гына университет «табасыннан төшкән» журналист Ирек Нигъмәтҗановның Подлужный ярыннан гасабиланып бик озак кул болгавы, ахырдан, көймә белән кабат Подлужный ярына чыккач, өйләребезгә таралыша алмыйча, шактый вакыт гәпләшеп торулар, үзара макташулар...
Хәтердә, барысы да бүгенгедәй күз алдында...
Икенче хатирә Маркиз утравы белән бәйле. Шул утрауга бару өчен, Равил абый катер хәтле катер яллаган иде. Мондый эшне бары тик Фәйзуллин гына булдыра ала, диештек без. Сез - яшьләр, бәлки, без фәкыйрегездән үрнәк алып, киләчәктә шулай эшләрсез, дигән иде шагыйрь үзе. Кая ул! Безнең сыек буыныбыз андый эшләрне күтәрергә сәләтле булып чыкмады шул...
Маркиз... Казан янында гына шундый утрау барлыгын күпләр белмидер дә әле. Елга порты каршында - Идел эчендә - Югары Ослан тарафында ул. Порт белән утрау арасы, көймә белән барсаң, ярты сәгатьлек юл, диләр. Кайчандыр бик күп исем белән, шул исәптән Комлы дип тә йөртелгән әлеге утрауның үзенә күрә кызыклы гына тарихы бар. Имеш, 1767 елда Әби патша (Екатерина), «Тверь» галерасында сәяхәт иткән чагында, Казан янындагы байтак җир биләмәсен маркиз Паулуччига бүләк итә. Чынбарлыкта исә, Паулуччиның нәсел-ыруы Россиядә Екатерина патшалык иткән чордан соң гына пәйда була әле. Шул сәбәпле, ошбу нәсел вәкилләренең утрауны бары тик 1880 елларда гына үзләренеке итүләре мәгълүм. 1911 елдан алып утрау чын мәгънәсендә Маркиз Паулуччи исемен йөртә башлый. Гәрчә, берара ул утрауга Мусин дигән бер купец күпмедер вакыт хуҗа булып торса да, Маркиз исеме аңа ябышып кала. Искиткеч гүзәл урманы, болынлыклары, комлыклары булган, Палаткалар шәһәрчеге дип аталган өлешендә ял йортлары урнашкан әлеге утрау егерменче гасырның беренче яртысында казанлыларның, чынлап та, рәхәтләнеп ял итү урыны саналган. Совет чорында биредә хәрби слетлар уздырыла торган булган. Сугыш вакытында болынлыкларның күпчелеге яшелчә бакчаларына әйләнгән. 1956-58 еллардан соң исә, ягъни Куйбышев сусаклагычында су күтәрелгәннән соң, ял итү урыннарының күпчелеге елга төбендә кала, нәтиҗәдә, халык кечерәеп калган утрауга әллә ни ашкынып йөрми башлый. Шулай да, Сәйдәш, Тинчурин, Җәлил кебек зыялы шәхесләребез заманында бирегә еш килгән дип бүген фараз кыла алабыздыр дип уйлыйм...
...Катер, Казансу елгасының Горький паркы турысындагы яр буеннан кузгалып, менә шул данлыклы Маркиз утравына таба юнәлде. Бу урында мин, кабатламас өчен һәм, әдип сурәтләгәнчә үк барыбер тасвирлап булмас, дип, Марсель Галиевнең Маркиз утравына кагылышлы истәлегенә тукталып, катерда баруга бәйле өлештән өзек китерүне мәгъкуль санадым: «Бердәнбер каютага төшеп, өйдәгечә чәчәкле клеенка җәелгән өстәл тирәли утырыштык. Үзәктә - өлкән шагыйребез Сибгат ага Хәким. Аксакалның романтикланып табигатькә чыгып китүе безгә ошый. Сибгат аганың күзләре, укучы дәфтәрендәге самими өтер сыман, рәхәт кысылган. Күңелендәге тәхет биеклеген белеп, сугыш михнәтләреннән исән калуына шөкрана кылып, бу тормышның ләззәтен тоеп, талгын уйлар дулкынында тирбәлә ул. Йөзендә - татар елдамлыгы һәм мари сабырлыгы кушылган мәҗүси елмаю. Кыланып калыгыз, яшьләр, дигән төсле фатиха биреп утыра.
Аның янәшәсендә - Гариф ага Ахунов. Язучылар съезды үткәнгә ике айлар чамасы гына, аның рәис түгеллегенә әле ышанып та булмый. Дөньяны тибрәтебрәк күрсәтә торган хакими рәшә үзе өчен дә әле таралып бетмәгәндер: башлап сүзне ул әйтә, ул нокта куя...
Равил Фәйзуллин үзен уратып алган энекәшләре эргәсендә булса да бәйрәмчә-ваемсыз кыяфәткә керә алмый. Ни дисәң дә, ул бүген шушы язучы, рәссам, җырчылардан торган «пиратлар командасы»ның җаваплы капитаны. Әлегә бик тыныч та, соңыннан ни булмас...
Мадерада ак йөземнән эшләнгән «Серцеаль» шәрабын (ну хәтер Баянычта! Мин ул шәрабны, нишләптер, грузиннарның «Ркацитили»е дип исемдә калдырганмын. -
Л.Л.) ачып җибәргәннән соң, Рәсүл Гамзатовтан кала иң оста телле тамада Гариф ага сүз алды: «Шәһидә апагыз да Равилгә иң кайнар теләкләрен әйтеп калды... Яратмасак, аны, Әлмәт язучылар оешмасының җитәкчесе итеп, үземнең урынга калдырыр идекмени... Аңа ул чакта егерме дүрт яшь иде! Сынатмады. Әйбәт эшләде. Ул төбәктән күпме яшь язучыларны күтәрде... Кыскасы шул: мин Равил Фәйзуллинның шигърият дәрьясында киң колач салып йөзүен телим...»
Сибгат аганың тостын ишетер өчен, катерның мотор тавышын әкренәйтергә туры килде:
- Равилләр шигърияткә... традицияне җимереп килделәр... Хәзер... аларга... төзеп күрсәтергә... вакыт җитте...
Шул рәвешле Сибгат ага сүзен әйтеп бетергәндә без инде Маркиз утравына килеп җитә язган идек...»

Маркиз... Әлеге мәшһүр утрауда, Фәйзуллин бәйрәмендә, ул чакта, Сибгат ага белән Гариф абыйдан тыш, без тагын кемнәр белән бергә истыйрахәт кылдык соң әле? Бармакларымны бөгә-бөгә, искә төшердем үзләрен: шагыйрьләр Зөлфәт («Яшь ленинчы»да эшләгән мәле), Эльс Гадел (ул вакытта радиода диктор иде шикелле), Нияз Акмал («Яшь ленинчы»), сабакташыбыз, журналист Айрат Садыйк (студент), рәссамнар Эрот Зарипов белән Рәшит Имаш, катер хуҗасы Әмир (ни кызганыч, фамилиясен хәтерләмим), Равил абыйга кияү тиешле Ринат (сеңлесе Люциянең ире була инде)... Инде алар (Сибгат Хәким белән Гариф Ахуновны да исәпләп) - күптән гүр иясе. Ошбу шәхесләребезнең урыннары оҗмах түрләрендәдер, иншалла. Исәннәребездән ул утрауда булучылар: Равил Фәйзуллин үзе, абыйсы Рафаэль, энеләре Рөстәм (Акъегет) белән Илдус, улы Алмаз, шагыйрьләр Рөстәм Мингалим, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Рашат Низами, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, баянчы һәм юмор остасы Алмаз Хәмзин, галим Җәүдәт Миңнуллин, табиб Азат Хәмзин (Питрәч төбәгендә эшли иде булса кирәк) һәм шушы юллар авторы белән тагын бер-ике сабый (катер хуҗасы Әмирнеке иде бугай).
Утрауда иң истә калганы - күмәкләшеп җырлау. Җырлый белгәннәребезгә кушылып, җырлый белмәгәннәребез дә мөгрәде хәтта. Үз җырын җырлаган чакта, Сибгат ага Хәким дә кушылмыйча түзә алмады:
Анда ул,
Анда ул суларның
Гомеремнең эзеннән акканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары...

Утрау белән танышып йөргәндә, төпсез кәнәфи белән тимердән коелган «А» хәрефе табып алуыбыз да, кызыклы бер хатирә булып, гомергә истә калды. Янә Марсель Галиев истәлеген яңартыйк әле: «Ниндидер пароходтан төшеп калган төпсез кәнәфи (капитанныкы булырга тиеш) табып алдык. Аның төбенә кирпечләр тезеп, яшел үлән салдык та Сибгат аганы утырттык. Ул, гәҗиттән ясалган таҗ киеп, бәләкәй генә дәүләтнең ханы шикелле утыра. Ян-ягына тән сакчысы булып, тал чыбыктан кылыч аскан, билдән ялангач шагыйрьләр басты. Ханның баш вәзире - Гариф ага Ахунов. Без аңа утраудан бик сәнгатьле итеп тимердән коелган, шактый зур һәм авыр «А» хәрефе табып бирдек (ул аны, иңенә күтәреп, Казанга алып кайтты)...»
«А» хәрефе дигәннән, әллә юри, әллә махсус, Баяныч биредә бераз хилафлык җибәргән: ул тимер хәрефне, белмичә, кызыл-сары букчамда үзем алып кайтканмын. Өйгә кайткач, барган чакта җиңел иде, нишләп кайтканда бик авырайды соң бу, дип, букчаны ачкан идем, әлеге авыр тимерне күреп, исем китте. Соңыннан утрауда булганнардан кемдер әйтте: Баяныч, шаяртып, букчама үзе салган булган икән аны... Ә төпсез кәнәфигә килсәк... Анысын атаклы якташы Гариф ага Ахунов өенә сабакташым, көне буе безләрне фотога төшереп йөргән Айрат Садыйк, үзеннән калдырмыйча, җилкәсендә күтәреп илтте...
Бу ике күңелле вә якты хатирәне яңартып, ни әйтергә телим соң? Истә калырлык шундый очрашу-мәҗлесләрне теләсә кем оештыра алмый. Моның өчен чын мәгънәсендә теләгең булу кирәк, шуңа өстәп, ихтыяр көче, тәвәккәллек, лидерлык сәләте һәм, Равил Фәйзуллинның әдәби шәкерте Газинур Морат әйтмешли, сәламәт акыл кирәк. Бу «кирәкләр» Равил абыйда хәттин ашкан.
Остазларыннан берсе булган Гариф ага Ахуновның катерда барган чакта теләгән теләге кабул булды, дип, һичбер арттырусыз әйтергә була: «Равил Фәйзуллин шигърият дәрьясында киң колач салып йөзде һәм йөзә... Шигърият дип кенә тар кысада калдыру бик үк дөрес булмас, Әдәбият, ул гына да түгел, Милләт дәрьясында йөзә Шагыйрь галиҗәнапләры:
Тормыш - диңгез.
Син - бергә-бер аңа.
Таянасың әүвәл үзеңә.
Һәркем - уңайгамы, каршыгамы -
марафончы кебек йөзүдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: