Шәһри Казан

Йөзем нурдан туа?!

Ул инде Казанда гына түгел, республиканың башка төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә билгеле. Татарстанның атказанган артисты Рәсим ИЛЬЯСОВ җитәкләгән «Казан нуры» оркестры турында кем генә белми дә, кем генә аларны яратып тыңламый икән. Җанлы югары профессиональ музыка өстенә, Рәсим җитәкләгән оркестрның үз милли үзенчәлекләре дә күзгә ташлана. Ниндидер визуаль яссылыктамы,...

Реклама

Ул инде Казанда гына түгел, республиканың башка төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә билгеле. Татарстанның атказанган артисты Рәсим ИЛЬЯСОВ җитәкләгән «Казан нуры» оркестры турында кем генә белми дә, кем генә аларны яратып тыңламый икән. Җанлы югары профессиональ музыка өстенә, Рәсим җитәкләгән оркестрның үз милли үзенчәлекләре дә күзгә ташлана. Ниндидер визуаль яссылыктамы, рухи тәэсир итүме ул - алар сәхнәдә вакытта киртә тоймыйсың. Әйтерсең оркестрдагы һәркем нәкъ менә сиңа атап уйный, нәкъ менә сине тоемлап эш итә. Әлеге сүзләрне иң элгәре оркестрның сәнгать җитәкчесенә дә юнәлтергә кирәктер.
- Мин, Казанда музыкаль белем алганнан соң, туган ягыма - Ульяновскка кайтып киткән идем, - дип сүз башлый Рәсим Ильясов оркестрның башлангычына кайтып. - Анда шәһәр филармониясендәге урыс милли уен кораллары оркестры белән эшләдем. Татар әсәрләрен дә халыкка тәкъдим итә идем. 2000 елны мине Ринат Зиннурович Закиров Казан шәһәр филармониясендәге уен кораллары оркестрына җитәкче булырга чакырды. Мине оркестрның элекке җитәкчесе Ринат Вәлиев тәкъдим иткән булган. Ә мин исә Казаннан аерылу белән кабат шушында кайту турында хыялланган кеше. Әмма укуны тәмамлаган вакытта әти дә, әни дә бик каты авырыйлар иде. Әлеге тәкъдим килеп ирешкәч, мин әнигә хәбәр иттем. Ул, мине бәхилләп: «Тамырларыбыз булган җиргә төпләнергә кирәк, Казанга бар, улым», - диде. Шуннан соң Казанга чыгып киттем, ике атнадан төпләнер өчен килергә тиеш идем. Әйберләрне җыйнарга Ульяновскка кайттым, ике көн үткәч, әни бакый дөньяга күчте. Әйтерсең күңелеңне кырып тормыйм, диде... Сентябрьдә Казанга килдем. Иң беренче эш итеп, оркестрга исем сайладым. «Казан нуры» исеме барысыннан да бигрәк ошагандыр. Исемнән бит ул бик күп нәрсә тора. Нинди исем бирәсең, язмышы шундый була, дигәнгә дә ышанам мин. Менә хәзер коллектив белән унике ел бергә.
- Эшләп китәр өчен җирлек бар идеме соң?
- Бернинди материал да юк иде. Оркестрның нибары өч әсәре, берничә вокаль партитурасы бар иде. Ун бармакка сыеп беткән әлеге байлык белән эш башлап җибәрдем. Материал туплауга керештем.
- Коллективны киредән «сүтеп җыярга» туры килдеме?
- Хәзер коллективта элеккеге составтан дүрт кенә кеше калды. Кеше алышынып тору дирижердан да тормый. Ул һәр кешенең аерым очрагына бәйле. Мин үзем дә бүгенгесе көндә дүрт эштә эшләп йөрим. Мәктәптә дә, училищеда да, университетта да укытам, «Казан нуры» да минеке. Музыкант булу җиңел түгел. Ә болай минем өчен коллективтагы һәр кеше кадерле, һәр кеше үз урынында. Бездә егерме кеше - ул тулы составлы 50-60 кешелек оркестрны алыштыра ала. Бер кеше 5 кешелек эшне башкара ала дигән сүз бу. Солистларыбыз бер дигән - Наил Сәгъдиев, Рөстәм Рәхмәтуллин, Степан Пушин, Диләрә Вәлиуллина, Марсель Шәрипов, Марат Сираҗетдинов - аларны аерып әйтеп тә булмый бугай. Хәзер инде безнең базадан башка оркестрлар аерылып чыга башлады. Аларны безнең игезәкләр дисәң дә буладыр.
- Сезнең җиңүләрне санап та бетерерлек түгел. Аларның иң мөһиме кайсысы дип саныйсың?
- Мәскәүне яулаудыр. 2007 елда Чайковский залында без 24 өлкә катнашкан оркестрларның Россиякүләм конкурсында, Татарстанның милли оркестры буларак чыгыш ясап, лауреат исеме алдык. Ул вакытта Россия мәдәният министры Татарстан Республикасы Президентына Рәхмәт хаты җибәргән иде. Безне шундук чакыртып та алдылар. Үз хисабыбызга барып кайтуыбыз, үз-үзебезне сынап карыйсы килгәнне аңлаттым. Әле анда катнашу гына түгел, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева да академик вокал белән бергә чыгыш ясаган иде. Юкса конкурсның режиссеры татар вокалын катнаштыруга каршы төшкән иде. Ә Мәскәүдән 250ләп татар нәкъ менә безне тыңларга дип килгән иде, көчкә-көчкә үз дигәнебезгә ирештек. Әлеге җиңүдән соң, хөкүмәт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде - 500 мең сумга сәхнә костюмнары тектерергә булышты. Икенче җиңү - чит илләрдә күренүдер. Тунис, Испания, Италия һәм Греция кебек илләрдә булганыбыз бар. 2008 елда Башкортстанда Россия халык оркестрларының «Урал авазы» дигән конкурсында да җиңүчеләр исемлегенә кердек.
- Синең һәр әсәрне күңелең аша уздырганыңны беләм. Компьютер программалары белән генә дә эшли аласың юкса...
- Әлбәттә, әзер программага нигезләнеп тә әсәр тудырып була, әмма мин, үзем бөртекләп, кулдан эшләмәсәм, ләззәт ала алмыйм, үз кулыңнан узганына күбрәк җан өрәсең бугай...
- Шуңа күрә, синең үзеңнән дә сәхнәдә колоссаль энергетика бөркеләдер?
- Кызганыч, бездә халыкның зур күпчелеге тере музыкага өйрәнмәгән. Бездә ул тиешле дәрәҗәдә кабул ителми. Мин исә, гомеремне музыка дөньясына багышлаган кеше буларак, «яртылаш» кына эшләүне күз алдына китерә алмыйм. Әлбәттә, бу очракта син җитәкләгән музыкантларның да талантыннан күп нәрсә тора. Дирижер да, уйнаучы состав та туры килергә тиеш. Шунсыз «сәнгати йөзем» туа да алмый. Синнән энергетика килә, диләр. Башкача була да алмыйдыр. Музыка бит ул йә тере, йә үле була. Һәр тамашачының йөрәгенә ачкыч ярата белеп, энергияңне тамчысына кадәр биреп бетергәндә генә канәгатьлек хисе аласың. Әлеге энергетика ясалма түгел - ул минем үзәгемнән килә. «Казан нуры» исеме белән бәйлелек тә бардыр - нурдан нур иңәргә тиеш.
- Эшеңдә иң авыры нәрсә, Рәсим?
- Коллективны тотып торуы авыр. Тормышның матавыклары аеруча музыкантларга кагыла: таланты көчле, әмма, ир кеше буларак, ул бу һөнәре белән тормышын алып бара, гаиләсен тота алмый. Кемдер паркет сата башлады, кемдер Германияне тәкъдим итүче вәкил булды... Ә алар искиткеч музыкантлар иде. Тоткарлап торырга да хакым юк - тормыш бит бу. Шөкер, хәзер дә хезмәттәшләрем талантлы. Бездә талантсыз кеше үзеннән-үзе төшеп кала, чөнки состав көчле. Коллективтагы гаилә төшенчәсе дә мөһим - бер-берең өчен тау булып тора белергә кирәк.
- «Казан нуры» оркестрына ниләр теләр идең?
- Аны дәүләт оркестры итеп күрәсем килә. Тамашачыга һәм дәүләтнең рухи дөньясындагы юлы үсешкә генә илтсен иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: