Шәһри Казан

«Үз юлымнан тайпыла торган КЕШЕ ТҮГЕЛМЕН»

Аны кем дияргә дә белмәссең. Җитмеш төрле һөнәр иясе ул. Шагыйрь, язучы, композитор, юмор остасы... Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз ХӘМЗИН язган җырлар да шактый җырчыларны популяр итте. Заманында Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямов башкарган «Кил син» дигән җыры үзе ни тора?!

Тамашачы, А.Хәмзин сәхнәдә күренми торса, юксына башлый. Аның иҗаты белән кызыксына.
Без Алмаз Хәмзинның эшчәнлеге хакында үзе белән сөйләшеп алдык.
- Бүген әдәбият мәйданындагы язучыларның күбесе бер генә жанрда иҗат итә. Алмаз абый, әдәбиятта Сез тотынып карамаган берәр жанр калдымы әле?
- Мин, күңелем нәрсәгә тартылса, шуңа тотынам. Язганнарымны үзем укып көләм дә «ярыйсы» дип куям. Моннан унбиш еллар элек «Татар империясе» дигән пьеса да язып карадым. Аны язарга телевидениедә эшләвем дә этәргәндер. Әсәрне Г.Камал исемендәге театрның күренекле артистлары белән үзем куйган идем. Ул берничә тапкыр гына уйналды, аны бик шаулатасы килмәде. «Әбиләргә мәдхия», «Кызыл туй» дигән әсәрләрне театр училищесында укытканда студентлар өчен язган идем. Алар белән театрларда куелган спектакльләрне әзерләсәң, артистларны кабатларга тырышалар. Яңа образ тудыру турында уйламыйлар. Шуңа күрә яңа әсәр куясы килде.
- Шулай да Сез беренче чиратта юмор остасы. Аның белән кызыксыну кайчан башланды? Сәхнәгә килгән елларыгызны да искә төшерик әле.
- Мин армиядән кайткач, 1971 елда Рифкат Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамбленә килдем. Грузиядә хезмәт иткәндә аның «Күпме күзләр күреп онытылган» дигән җырын радиодан ишеткән идем. Р.Гомәровның репетицияләрен карарга йөрдем һәм ул бервакыт үземне дә җырлатып карады. Шунда ук коллективка кабул итте. Кремль сараенда концерт куйганда Брежневның «Саз» турында: «Когда соловушки поют?» - дип сораганын безгә дә җиткерделәр. Ул чакта концертны Шамил Зиннур улы Закиров алып бара иде. Миңа бик ошады ул. Аннары Риман Гыйлемхановның алып баруын ошаттым. Концертның нинди булуы аның алып баручысыннан тора. Үзем шунда эшләгәндә сәхнә өчен юмор яза башладым. Илдәге үзгәрешләргә нинди дә булса реакция бирәсе килә бит. Минем «Брежнев монологы» иң беренче «Шәһри Казан» газетасында басылып чыкты. Аның өчен бүләк тә бирделәр. Аннары Сара апа Садыйкованы Композиторлар берлегенә алмыйча йөрткәннәрен ишетеп беләсездер. Аңа багышлап, «Сара апа» дигән шаян хикәя язган идем.
- Бүген юмор язучылар бик сирәк. Яшьләрне аңа ничек тартып була?
- Эстрада өчен иң оста юмор язучы Фаил Шәфигуллин иде. Безнең артистлар рус мәзәкләрен генә татарчага яраклаштырып сөйлиләр. Сәхнәгә чыгып теләсә нинди юмор сөйләгән кешене юмор остасы дип әйтеп булмый әле. Минемчә, үзе язып, үзе сөйләгән кешене генә шулай санарга мөмкин. Мәсәлән, Рәшит Шамкай мәзәкләрдән үзе бер театр ясап сөйли. Мин училищеда студентларга тема биреп юмор яздыра идем. Бәлки кызыксындыру өчен конкурслар оештыру кирәктер. Юмор ул кешене тәрбияли. Халык та аны аңлый белсен иде.
- Сез пародия жанрында да әйбәт кенә эшләдегез. Әйтик, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Зиннур Нурмөхәммәтов кебек җырчыларга охшатып җырлавыгызны тамашачы яратып кабул итте. Ә инде артистларга Сез эпиграмма язмаган кеше бармы икән? Арада үпкә белдергәннәре дә булмый калмагандыр...
- Минем шигырьләрдә үземнән көлү күбрәк. Кирәк булса, исерек тә, юләр дә булам. Кешене үпкәләтәсем килми. Кайвакыт җырчыларга эпиграммаларны бик начар итеп җиткерәләр. Шуннан соң үзләренә тыңлатып карыйм. Аннары программадан төшереп калдырмаска кушалар. Бервакыт Салават үзенең концертында тамашачыларга үзе турында шигырь язарга кушты. Шунда тоттым да менә мондый шигырь яздым:
Уң ягыңда Гамил тора,
Сул ягыңда - Альфред.
Ике маймыл уртасында
Син торасың, гибрид.

Салават шунда ук, менә бу кешегә беренче урын дип, бүләген дә тапшырды.
- Бүген туры сүзле булу җиңелләрдән түгел. Сез үзегезнең шундый холкыгыз аркасында аның шактый зыянын да күрдегез булса кирәк.
- Әйе, миңа, яшәү туйдырдымы әллә, дигәннәре дә булды. Аз гына бирелгән гомердә нишләп соң әле үземчә яшәмәскә, үз сүземне әйтмәскә тиеш. Берсе дә начарлыкка түгел, яхшылыкка әйтелә югыйсә. Сәнгать аркылы үз фикеремне әйтә аламдыр бит. Мин барыбер үз юлымнан тайпыла торган кеше түгел инде. Үз уйларымны зуррак әсәрләрдә язып күрсәтәсем килә. Язганнарым шатландыра.
- Алмаз абый, хыялланып та алыйк әле. Әгәр Сезне хөкүмәт җитәкчесе итеп куйсалар, эшегезне нидән башлар идегез?
- Мин анда озак утырмас идем. Төшкә хәтле рәткә салыр идем дә, төштән соң җитәкчеләргә шалтыратып: «Килегез, эшләгез», - дияр идем.
- Сер түгел, сәнгать кешеләре арасында көнләшүчеләр булмый калмый. Бүген якын дуслар табу да җиңел түгел. Иң якын дустыгыз дип кемне саныйсыз?
- Үземнән көнләшүләрен сизгәнем юк. Дусларым шактый булса да, иң якыны яшьлек дустым - халык шагыйре Разил Вәлиев. Гадәттә, бер авылдан чыккан кешеләрнең шулай якын дуслар булып йөргәнен минем әле күргәнем юк.
- Яшьлек хатирәләрегез дә шактый. Сезнең яшь чактагы гармун тарихын тагын бер кат искә төшерик әле.
- Әти миңа Германиядә эшләнгән бик шәп баян алып бирде. Ул аның белән Сабантуйда гына урамга чыгып уйнарга рөхсәт итә иде. «Авылга ямь керсен, ләкин яңгыр тамчысы да төшмәсен», - диде. Шул чагында Разил килеп керде. Ул шаккатып карап торды да: «Ай-һай, Наил абый, мондый гармун белән урам әйләнмәү гөнаһ булыр», - дип әйтеп куйды. Аның белән бергә Ташлык Сабан туена киттек. Халык шаккатып баянга карап тора. Сабантуйдан соң Разилләргә кердек. Таһирә апа пешергән тәмле өчпочмакларны ашаганнан соң, Разилнең энесе Рәмзил: «Мунча да кермәгәч, нинди Сабантуй булсын инде», - диде. Үзебез белән баянны да алдык. Ләүкәдә «Шахта» кебек халык көйләрен сыздырабыз. Бервакыт баян лепелдәп килеп төште. Аны өйгә алып кайтып куйдым. Әти бер сүз дә әйтмәде. Шуннан соң баянны Казанга алып китеп төзәттереп кайткан идем. Бүген генә ул хатирәне кызык итеп сөйлибез. Ул чакта нинди моңсу булганын үзем генә беләм.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: