Шәһри Казан

Заман мине узып бара

Соңгы ун ел татар әдәбиятының иң авыр еллары булды. Чөнки без әдәбиятның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәреп барган иң зур талантларны югалттык. Иң соңгы югалту Гариф Ахунов булды. Инде җае чыккач, Гариф Ахунов турында бер-ике сүз әйтмичә кала алмыйм. Кайбер алап авызларга ияреп, без Гарифны әзрәк кенә кимсетеп килдек. Аны...

Ул озак еллар Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде. Берлекне җитәкләү ул бит әдәбиятны җитәкләү генә түгел, ул бик күп кешеләрнең язмышын да хәл итү. Кайберәүләр Гарифны Мәскәүдән килгән кешеләргә тәлинкә тотуда гаепләделәр. Ләкин бит Мәскәүдән килгән кеше кунак ул, башка республикалардан килгән кеше дә кунак. Аны кемдер кабул итәргә тиеш. Кемдер аңа хөрмәт күрсәтергә тиеш. Ниһаять, кемдер аның тамагын кайгыртырга тиеш. Менә шундый эшләрне Гариф соң дәрәҗәдә югары итеп оештыра белде. Үзебезнең язучылар өчен дә күп эшләде. Үзен-үзе жәлләмәде һәм, гомумән, Гариф Ахуновның кылган яхшылыклары турында без бик озак елларга кадәр кайта-кайта сагынып сөйләрбез әле.
Гариф ач-ялангач елларда укыды. Бик яшьли үз көнен үзе күрде. Ләкин ул бер чакта да язмышыннан зарланмады, тормышның ямен-тәмен таба белде, тапканын кадерләп тотарга өйрәнде. Искиткеч тыйнак, кеше сүзенә һәм гамәленә игътибарлы бу егетебез бер заман күтәрелеп китте. Бик яшьли язучылар берлегенә кабул ителде. Берсеннән-берсе мавыктыргыч әсәрләр иҗат итте. Ике мәртәбә партия съездларына делегат итеп сайланды. Ике чакырылышта Югары Совет депутаты булды. Ни кушсалар, шуны үтәде. Ләкин берчакта да үзенең гражданлык йөзен югалтмады, татар халкының олы бер улы булып кала белде. Мең мәшәкате өстенә, туктаусыз иҗат итте, үз укучысын тапты.
Мин инде хәзер әдәбиятны элекке шикелле бөтенесен укып бара алмыйм. Әмма мин беләм: яшьләр арасында да кыю гына язып килүчеләр бар. Ләкин Мөхәммәт Мәһдиев кебек, Гариф Ахунов кебек якты, зур шәхесләр әлегә юк. Әдәбиятта - ниндидер бер торгынлык чоры. Заманында, әйтик, Мөхәммәт Мәһдиев ни генә язса да, ул шунда ук үз укучысын таба иде. Язучылар арасында да үзара теләктәшлек уята торган иде. Хәзер андый кеше бармы ул? Әйтә алмыйм. Әдәбият вакланды дисәң дә, дөрес булыр. Әдәбият кечерәйде дисәң дә, хата булмас. Ләкин табигать бушлыкны сөймәгән кебек, әлбәттә, безнең урынга да кемнәрдер килер.
Бүгенге әдәби процессның төп казанышы татар тарихының яңа ачылган фактик материалларына таяну булыр дип өметләнәм. Әдәбият тарихка иң ышанычлы терәк булып хезмәт итә һәм киресенчә. Ни кызганыч, безнең буын әдипләре бөек тарихыбыздан мәхрүм булып яшәде. Хәзер татар әдәбияты кискен борылыш ясарга бурычлы. «Кубрат хан» романы белән дәрәҗәсен бик югары күтәргән Мөсәгыйть Хәбибуллин, тарихи романнары белән кыю эш итә башлаган Флүс Латыйфи, Вахит Имамовларга кызыгып карыйм. Нинди иҗади киңлекләр ачылды алар өчен. Яз да яз гына. Акыллы ханнар да булган татарда, зирәк дин эшлеклеләре дә яшәгән, һәр буын үз батырын тудырган. Моңарчы без аларны күрә генә белмәгәнбез.
Ни кызганыч, соңгы 10 елда татар әдәбияты күп укучысын да югалтты. Моның сәбәбе берничә. Беренчедән, без кара тартма - телевизор белән ярыша алмыйбыз. Хәзер иң ерак авылларга да телевизор барып керде һәм ул мавыгучан татар халкын йотып кына алды. Хәзер инде татар апалары бергә очрашып сөйләшә башласа, татар әдәбиятының соңгы сулышы йә булмаса газета-журналда басылган хикәяләр турында сөйләшмиләр. Алар бүген арзанлы сериаллар, төче ялганга корылган, бик җиңел кабул ителә һәм бик тиз онытыла торган фильмнар турында сөйләшәләр. Чөнки алар, шул фильмнарны карап, үзләренең әдәбиятка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр.
Халык кабат кайтырмы китапка? Моны әйтүе бик кыен. Халык, гомумән, бер татарда гына түгел, башка милләтләрдә дә бизде китаптан. Шулай да мин элекке кебек ябырылып укыган чорлар яңадан кайтмас димим.
Яңа тарихи шартлар, яңа икътисади мөнәсәбәтләр, яңа дәүләтләр бөтенләй яңа татарларны тудырачак. Әдәбиятта да ниндидер яңа формалар туып, әхлакый-әдәп нормалары яңача яктыртылачак.
Инде үзем турында берничә сүз. Байтак еллар язмыйм. Шуңа күрә мин хәзер кайта-кайта үткәннәрем, язган әсәрләрем турында уйлыйм. Кыю булырга тырышылган. Намуслы булып калырга омтылганмын. Менә хәзер, мин батыр идем, дип, бик күкрәк кагасы килә, әмма күкрәккә сугарга йодрык йомшак, күкрәк читлеге дә ул кадәр каты-нык түгел.
Соңгы ике романым «Йәгез, бер дога!» һәм «Балта кем кулында?»да мин теләп тә телемне тешләп, туктап калган уйларымны ачыктан-ачык, һич үзгәрешсез яза алдым, дип ышанам. Аларның басылуы да дөньяның әзме-күпме үзгәрешләр башланган чагына туры килде. Урыс әдәбиятында да бик зур үзгәрешләр башланган иде бит инде. Урыслар үзләренең чит илләрдәге язучыларын кайтарып, әдәбиятларын яңарттылар, баеттылар.
Уйланган әсәрләрем бар, әлбәттә. Ике-өч повестем, бер романым уйланган килеш тора. «Аръякта, басма чыккач та» дип исемен дә куйган бик шәп повестем бар. Инде һәр ягы уйланылган. Ләкин мин аларга инде керешә алмыйм. Кереп китә алмыйм мин аңа. Чөнки кемгә адреслыйм мин ул уйларымны! Бүген мин аны кабул итә торган укучымны күрмим. Мин монда бер халыкны гына, укучыны гына гаепләмим. Монда минем үземнең дә гаебем бардыр. Мин бәлки заманга ияреп бара алмыймдыр. Заман мине үтеп киткәндер. Бу язучы өчен үзе бер фаҗига! Гомумән, безгә замана авыр килде. Инде язарга тулы иркенлек ачылды, офыклардан кара болытлар тарала башлады гына дигәндә, халык үзгәрде дә куйды. Югалттык без укучыны.
Форсаттан файдаланып, бер фикеремне әйтеп калдырыйм әле. Заманында, үзем яшьрәк вакытта, мин әдәбият, әдипләр турында бик кискен фикерләр әйткәнмен. Кайбер кешеләрне хаксызга кимсеткәнмен. Мин бөтен кешене дә үзем шикелле итеп күз алдына китергәнмен, күрәсең. Ялгыш фикерләр дә киткән. Бигрәк тә драматурглар хакында. Сәет Шәкүров гомере буена миңа үпкәләп йөрде. Аңа карата да мин хаксыз булганмын. Сәет Шәкүров бит ихлас драматург иде. Бар иде аның зур гына пьесалары. Хәй Вахитка да минем бик үк дөрес булмаган бәяләр биргән чакларым булды.
Шуңа күрә мин язган әсәрләремне, истәлекләремне, язган хатларның күчермәләрен саклыйм, аларны хәзергә үз киштәмдә генә тотам. «Минем 100 еллыгыма кадәр боларга әйләнеп кайтмагыз», дип язып та куйдым әле.
Мин бит ниндидер бер дәрәҗәдә рәнҗетелгән әдип идем. Бервакыт иптәшләрем-чордашларымнан ике кеше - инде минем «Өч аршын җир»ем язылган, пьесаларым бар (бик җитди «Киек каз юлы» пьесасы да язылган), - үзләре чираттагы премияләрне алгач, миңа: «Аяз, сиңа да бүләк алырга чират җитә, әйеме», - диләр. (Бу сүзне аңа Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев әйткән иде. Мин әллә ни искитәрлек мәгънә эзләмәдем. Ә Аяз гомере буе шул сүзләрне үзен түбәнсетү итеп кабул итте. - Нәкыя Гыйләҗева.) Менә ничек карыйлар иде бит. Димәк, миңа әле чират җитмәгән... Дөрес, соңрак, бер ун ел эчендә мин бөтен премияләрне дә алып бетердем. Ләкин соңарып килгән бәхет әзрәк күңелне китекләндереп өлгергән иде шул. Бәлки мин шуңа күрә кемнәргәдер рәнҗеп, исемнәрен атамыйча гына шул рәнҗешләремне көндәлекләремдә, язган хатларымда беркетеп барганмындыр. Гаепләштән булмасын, чордашлар, мин кайберләрегездән гафу сорыйм.
Мин, дөньяны аңларга тырышкан кебек үк, һәркемне аңларга тырышам һәм ниндидер бер дәрәҗәдә әдәбиятка безнең барыбызның да кирәкле икәнлегебезне тоеп яшим. Әдәбият тигез дәрәҗәдәге талантлардан гына тормый. Ул әнә шул әдәбиятны сөюче энтузиастлардан да тора. Алар да кайвакытта бик кыйммәтле фикерләр әйтәләр. Шуның өчен әдәбият тарихчылары, тәнкыйтьчеләр, акны карадан аерып, чын талантларга үз бәяләрен биреп, энтузиастларга да игътибарлы булсалар икән. Әдәбият өчен бу гаять файдалы булыр иде.
2000 ел, сентябрь

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: