Шәһри Казан

Замана баласы

«2010 елда үземдә язучылык сәләтен ачтым. Күп шигырьләр иҗат иттем, тик аларны кешегә күрсәтеп укытырга гына ояла идем. Вакыт узгач танышларга укыта башладым. Ахырга таба күбесенә көй язылып, хәзер татар сәхнәсендә җырлыйлар», - дип сүзен башлады күп җырлар авторы, артист, данлыклы «Арча егетләре» ансамблендә катнашучы Рәсим ГАЛИМҖАНОВ. - Эшсез, әти-әнисенең...

Реклама

«2010 елда үземдә язучылык сәләтен ачтым. Күп шигырьләр иҗат иттем, тик аларны кешегә күрсәтеп укытырга гына ояла идем. Вакыт узгач танышларга укыта башладым. Ахырга таба күбесенә көй язылып, хәзер татар сәхнәсендә җырлыйлар», - дип сүзен башлады күп җырлар авторы, артист, данлыклы «Арча егетләре» ансамблендә катнашучы Рәсим ГАЛИМҖАНОВ. - Эшсез, әти-әнисенең акчасына яшәүче, хәмер эчү юлына баскан яшьләргә исем китә. Бүгенге заманда һәрберебезгә үзен үстерү, төрле өлкәдә ачышлар ясау, киләчәккә планнар кору өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Күпләр, бәхет безне киләчәктә көтә, дип яши. Бәхет ул - бүгенге көн. Гел беренчелеккә омтылып, үзеңнең максатыңа хәрәкәт итәргә кирәк.
- Хәзер «Татар дискәтүге» дип аталган афиша белән генә татар яшьләрен кызыксындырып булмый. Соңгы елларда аларның саны шулкадәр артты ки, инде бу «яңалык» беркемгә дә кызык түгел.
- Хәзер яшьләр бик үзгәрүчән холыклы бит. Билгеле бер тәртип-кысалардан чыгып, «күңел ачарга» тырышалар. Моның нәтиҗәсе дә күп вакытта аянычлы тәмамлана. Тик татар дискәтүкләренә яшьләр йөрми, димәс идем мин.
- Яшьләргә теләкләрең?
- Саф һавада ешрак йөрсеннәр, табигать кочагында уйлаган фикерләр төплерәк була. «Пәрәвез» колы булмаска кирәк. Үзеңә ошаган, һәркем өчен файдалы эш белән шөгыльләнү, сәләтеңне үстерү өстендә эшләү һәркемгә уңыш китерер.
Рәсим концерттан буш вакытында туйлар, юбилей һәм корпоратив кичәләрдә алып баручы буларак катнаша. Өч яңа җыры дөнья күрергә тора.
Гади бер авыл баласына мондый казанышлар аз түгелдер ул, минемчә. Менә нинди була ул замана баласы. Иҗади уңышлар сиңа, Рәсим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: