Шәһри Казан

Заманча музыканы кабул итмәде

Анатолий Луппов, композитор, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе:

- Рөстәм Яхин белән мин бик күптәннән таныш идем. Ул, Мәскәү консерваториясен тәмамлап, Казанга кайтканда, мин студент һәм бер үк вакытта яшь укытучы да идем. Шуңа күрә безгә бик еш аралашырга туры килде. Р.Яхин бик талантлы пианист-аккомпаниатор булгач, сүзебез дә күбесенчә фортепиано турында була иде. Мин аңа һәрвакыт: «Рөстәм, син бит фортепиано өчен искиткеч концерт яздың, нигә оркестр өчен дә әсәр язмаска? Нинди дә булса поэма яки симфония?» - дип әйтә килдем. Ул исә минем бу сүзләремне гел кире какты. Барлык игътибарын, сәләтен һәм көчен романсларга һәм җырларга бирде. Һәм тикмәгә генә түгел. Үзендә Ходай тарафыннан бирелгән мелодист талантын аңлый иде ул. Бу дөрестән дә шулай. Музыкантта мелодист таланты бар икән, ул инде чын композитор дигән сүз. Классик композиторлар П.Чайковский, Л.Бетховен, И.Штраус, С.Прокофьев, Д.Шостакович - алар барысы да бөек мелодистлар. Ләкин Рөстәм миңа еш кына: «Толя, миндә ялкаулык бар», - дия иде. Чыннан да, бу сыйфат аның холкына хас. Ул беркайчан да ашыкмады. Радиода пианист-аккомпаниатор булып эшләде. Ул вакытта романсларын башкарган өчен дә азмы-күпме акча бирәләр, шул акча аңа яшәргә җитә иде.
Бервакыт Р.Яхинны СССР Композиторлар берлегеннән делегат итеп Загребка (ул вакытта ул Югославиядә иде) фестивальгә җибәрделәр. Авангард музыкасына багышланган фестиваль булган. Сәхнәгә ике велосипедны чыгарып, аларны кабыргаларына бастырып, тәгәрмәчләрен әйләндерәләр һәм шул тәгәрмәчләргә металл яисә агач таяк белән кагылалар. Музыканы хәтерләткән үзенчәлекле тавыш килеп чыга. Бу әсәрнең исеме дә «Ике велосипед өчен язылган музыка» дип атала. Менә шундыйрак фестиваль була Загребта. Рөстәм Казанга әйләнеп кайтканнан соң, мин аңа кунакка килдем. Фестиваль турында сөйләшә башлагач, ул миңа: «Толя, нигә мине ул фестивальга җибәрделәр икән, һаман аңламыйм. Андый музыканы мин бөтенләй музыка дип санамыйм», - диде. Яхин гомумән заманча музыканы кабул итми иде. Шуңа күрә дә ул романсларда тукталгандыр, мөгаен. Ә нинди искиткеч романслар язып калдырган бит ул! Алар талантлы җырчылар тарафыннан һәрчак башкарылачак. Романсларның күбесе Мәскәүдә басылып чыккан, аларның русчага тәрҗемәләре бар, алар бөтен Россия төбәкләрендә дә яңгырый.
Рөстәм сәламәтлегеннән бик еш зарлана иде. Шуңа да артык күп язмагандыр. Ул бик тыйнак, ялгызлыкны яратучан иде. Әмма үз-үзенә бикләнгән, йомык кеше дип һич тә әйтә алмас идем. Гаилә тормышында булган проблемалар, балалары булмау аның нечкә күңелен җәрәхәтләгәндер дип уйлыйм.
Опера, симфония кебек зур күләмле әсәрләр язмаса да, Рөстәм Яхин татар музыкасы үсешенә үзеннән бик зур өлеш кертте. Аның иҗаты турында язылган китаплар, хезмәтләр бар. Композитор өчен бу бик мөһим. Яхин музыкасы яши һәм яшәячәк!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: