Шәһри Казан

Замирәгә – 35!

Танылган алып баручы, күп сценарийлар авторы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Замирә Рәҗәповага 13 октябрь көнне 35 яшь тулды.

- Иртәнге 8 тулып киткәч, улым Аяз белән хоккей тренировкасыннан кайтып килә идек, «Болгар радиосы»ның - «Чәк-чәк шоу» тапшыруыннан шалтыратып котладылар. Көтелмәгән сюрприз булды бу! Котлаулар көне буена дәвам итте. Эштә дә бик матур итеп котладылар. Телефон янып чыга дип торам, шалтырату өстенә шалтырату, күп котлаучыларга җавап та бирә алмадым! Үпкәли күрмәсеннәр, берүк! Ә бәйрәм кичен матурлык салонында уздырдым, башка көнгә язылырга урын юк иде чөнки. Иремнең иң якын дусты нәкъ шул көнне Мәскәүдән кайткан. Ул аның янына очрашуга китте, мин - салонга . Кайтуыма өйдә чәчәк бәйләме көтә иде. Янында - хыялымдагы алтын алкалар һәм йөзек. Ә бәйрәм кичәсе бүген «Әлфия» ресторанында үтәчәк. Анда иң якын дусларым, туганнарны дәштем. «Тамада булачакмы?» - дип сорыйлар, чакырам дим, чөнки кунакларымның 80 проценты тамада һәм җырчылар! 30лап кунак булыр дип көтелә. Икенче көнгә дә туганнан туганнарым киләчәк. Кечкенә чакта 35 яшьтә кеше әллә никадәр олы булып күренә иде миңа. Юк икән! «Күңел һаман 18дә» дигән сүзләр никадәр баналь булмасын, чынлыкта да шулай, - дип туган көн тәэсирләре белән уртаклашты Замирә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: