Шәһри Казан

Затлы нәсел дәвамчысы

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз Ильяс Сәяр улы Айдаровның эшләре бүген кайда гына, кемдә генә юк икән?

Реклама

Аларны ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда, Казан Кремленең Президент сарае, «Казан» милли мәдәният үзәге, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тупланмаларында, Галия Кайбицкая (Кайбыч), Салих Сәйдәшев музейларында (Казан), Г.Тукай музеенда (Уральск), Г.Тукайның әдәби музеенда (Казан), Владимир Высоцкийның музей-йортында (Мәскәү), Эрнест Неизвестный музеенда (Екатеринбург) һәм Россия, Европа, Азия, Америка илләрендәге бихисап шәхси тупланмаларда күрергә булыр иде. Бу - Ильяс Айдаровның эшләре һәм коллекционерларның, һәм сәнгать белгечләренең игътибарын бер үк дәрәҗәдә үзенә тарта дигән сүз.
Рәссам Ильяс Айдаровны якыннан белгән дуслары, бу тагын кешелекне илдә-көндә булмаган нинди нәрсә белән шаккатырыр икән, дип көтә икән, бер дә юкка түгел. Ильяс Сәяр улының син һич көтмәгәндә-уйламаганда котылгысыз рәвештә нидер китереп чыгарасын көт тә тор. Чөнки дөресе шул. Юкса, әнә Казанның 1000 еллыгына галәм тикле галәм киңлегендә күргәзмә ясау берәүнең дә башына килмәгәндер. Ә Ильяс Айдаров һичкем уйламаганда-юрамаганда әнә шундый көтелмәгән бүләк ясый. Халыкара космик станция бортында әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән очучы-космонавтлар Сергей Залётин, Юрий Маленченко, Геннадий Падалка, Сәлимҗан Шәриповка бик рәхмәтле рәссам. Шулай итеп, И.Айдаровның күпсанлы эшләре белән беррәттән «Кол Шәриф», «Мәрҗани», «Рамазан», «Нурулла», «Әҗем», «Борнай», «Апанай» һәм «Кабан арты» мәчетләре кергән шәһәр пейзажлары, Болгарның Таш пулаты; портретлардан - Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев, И.Айдаровның хатыны Полина, балалары һәм хәтта Ю.Гагарин үзе дә галәмне «урап кайта». «Картинаның эстетик кыйммәте һәм егәре иҗатчының халәтеннән, тамашачының аны ничек кабул итүеннән генә тормый, ә вакыт аралыгында һәм пространствода ул узган юл белән дә исәпләнә. Менә шуның өчен дә күңелемә кадерле эшләрне җирдән бик биеккә күтәрәсем килде», - дип аңлата моны үзе рәссам. Эш моның белән генә дә бетми - И.Айдаровның әлеге проекты Гиннессның рекордлар китабына (Россия бүлекчәсе) кертелүе янә бер олы вакыйга була.
Әлбәттә, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФнең атказанган, ТРның халык рәссамы Ильяс Айдаровның иҗат тормышында олы вакыйга булырдай мизгелләрне барлый башласаң, болар белән генә бетә торган түгел. Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең Алтын медале белән бүләкләнүе, Халыкара Мәдәният һәм сәнгать академиясенең мактаулы академигы, Халыкара меценатлык академиясенең мактаулы академигы булуы, Мәскәүдә узган II Халыкара сәнгать фестивалендә җиңү яулавы, хөкүмәт бүләкләре алуы, һичшиксез, әнә шундый иң җете вакыйгалар буларак китерелергә хаклыдыр. Рәссамның озак еллар дәвамында чорыбызның тарихи йөзен билгеләгән танылган шәхесләр белән аралашып яшәве дә сирәкләр өлешенә тия торган форсатларның берседер.
Һәм, әлбәттә инде, әлеге исемлекнең ахырында быел Г.Камал театры каршындагы мәйданда ТРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылу вакыйгасы тора. Ә бит дуслары хаклы Ильяс Сәяр улының - ул бу юлы да үзе булып калды. Ниятен, күңелендәгесен, ничек бар шулай итеп, Татарстан Республикасы Президенты, Тукай исемендәге дәүләт бүләге комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнехановка юллаган хатында бәян итте: «Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелгәнгә бик горурланам һәм тирән дулкынлану кичерәм. Татар мәдәниятенең, сәнгатенең символы буларак, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның исеме бөтен татар халкына кадерле. Ә минем өчен Тукай милли горурлыгыбыз гына түгел, ә гаиләмнең тарихы да. Кайчандыр бабамның әтисе - мәгърифәтче, имам Мотыйгулла Төхвәтуллин үзенең гаиләсенә киләчәктә үз телен, мәдәниятен, халкын танытачак ятим малайны тәрбиягә алган. Ә хәзер, ул вакыйгадан соң күп еллар узганнан соң, аның исемен йөрткән Дәүләт бүләге рәвешендә танылу алу миңа аеруча куанычлы. Әлеге вакыйга кайчандыр булачак акыл иясен тәрбияләп, изге гамәл кылган бабам Мотыйгулла Төхвәтуллинның якты истәлеге алдында миңа аеруча зур җаваплылык өсти. Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, минем яктан, бабамның әтисенең хәйриячелек юлын дәвам итеп, премиянең үземә тиешле өлешен Казан шәһәренең 1нче сәнгать мәктәбенә бирсәк, дөрес булыр, дип саныйм. Мин бу мәктәпкә күп нәрсә белән бурычлы. Биредә минем иҗат юлым башланды. Монда сәнгатьне яратырга өйрәттеләр, тормышка юллама бирделәр. Яшь талантлар алдында да минеке кебек үк мөмкинлек ачылсын иде». Шунысын да әйтергә кирәк, Ильясның бертуган абыйсы Равил дә әлеге мәктәпне тәмамлаган. (Равил Айдаров - ТРның атказанган архитекторы, Казан архитектура һәм дизайн институты доценты, акварель остасы.) Шулай итеп, гел уйламаганда тагын бер егетлек эшләде Ильяс Айдаров. Әле шушы көннәрдә генә рәссам үзе дә, күрсәтелгән игътибар һәм сәнгать мәктәбенә тугры булып калган өчен, 1нче сәнгать мәктәбе директоры Наталия Тишенковадан рәхмәт хаты алган. «Сезнең белән горурланабыз», - дигәннәр анда. Шулай булмыймы соң?! 2010 елда мәктәпнең 70 еллык бәйрәменә дә кайткан иде рәссам. Дөрес, аннан ике ел узуга, мәктәпне яңа бинага, Петербург урамындагы «Әкият» балалар үзәгенә күчерәләр. Мәктәп ота: укыту классларының мәйданы өч тапкырга арта. Инде менә, Ильяс Айдаров ярдәме белән, мәктәпнең күптәнге хыялын (уку бүлмәләрен заманча җиһазлар, интерактив такталар һәм техника белән тәэмин итү) тормышка ашырачаклар. Акылның кадере - әдәп, байлыкның кадере юмартлык белән, диләр. Афәрин Ильяс!
* * *
Тагын бер игътибарга лаеклы вакыйга - ул да булса рәссамның «Лица» дип аталган икенче альбомы дөнья күрде. Нигездә, портретлардан торган альбомның шулай аталуы табигыйдыр да. Моны безнең чорыбызның портреты дип атасак та хата булмас. Сәнгать белгечләре аны җан сурәтен ясаучы рәссам буларак бәяли. Бәянең моннан да зуррагы юктыр да?! Рәссам кылкаләме көчен үзләренең портретларында тойган шәхесләрнең бәяләре дә кызык: «Ильяс, Сездә рәссам өчен иң кирәкле сыйфат бар. Ул да булса - бөтен нәрсәне белергә тырышу, кызыксынучанлык. Бер жанр кысаларында гына чикләнмәвегез бик шәп, Сезне бер үк вакытта тарихи картина да, портрет та, пейзаж да, жанрлы композиция дә кызыксындыра... Һәм шуларның һәркайсында да ниндидер үзегезгә генә хас яңалык табарга омтыласыз», - ди Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели. Бүләккә үзенең портретын алгач, Пьер Карден да: «Сезнең әсәрләрегезнең сынлы сәнгать тарихында лаеклы урын алачагына ышанам», - дип юкка гына язып калдырмагандыр. Ә рәссам үзе исә кызыклы кешеләр, гаҗәеп шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге биргән язмышына рәхмәтле. Бер үк вакытта фотографияләр белән мавыгу аңа искиткеч фотоархив туплау мөмкинлеге биргән. Альбомның отышлы булуында әлеге фотоларның да өлеше бәхәссез. Биредә портретлары урын алган шәхесләр, кемнең кем булуына карамастан, аларның һәркайсы рәссам Ильяс Айдаров белән якыннан аралашкан кешеләр.
* * *
Ильяс Айдаров иҗаты турында күпме сөйләсәң дә, сүз бетмәс иде. Әмма рәссам турында сөйләүгә караганда, аның эшләрен күрсәтү мәслихәтрәк. Шуңа күрә дә барыгызны да «Шәһри Казан» газетасының күргәзмәләр залына - Ильяс Сәяр улы Айдаровның шәхси күргәзмәсенә чакырып калабыз. Иманым камил, монда сез аны яңабаштан ачачаксыз. Музыкаль драма театры артисты Ситдыйк Айдаров һәм Мәскәү консерваториясен тәмамлап опера һәм балет театрының примадоннасына әверелгән Галия Кайбицкаяның оныгы; танылган галим, архитектура докторы, профессор, Россия архитектура-төзелеш академиясенең мөхбир-әгъзасы Сәяр Айдаровның улы булып дөньяга килүе үзе үк затлы нәсел дәвамчысы Ильяска планканы югары куйгандыр. Кыскасы, күрергә кирәк. Көтәбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: