Шәһри Казан

Үзе булып калды

«Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», - диләрме әле?! Кызганыч, күп очракта үзе исән чагында кешенең кыйммәте бәяләнеп бетми, аның талантын ахырдан гына таныйлар шул бездә. Хәер, үз чоры өчен хөрмәткә лаек булып, бүген дә халык күңелендә яшәгән, онытылмас эз калдырган чын талант ияләре дә җитәрлек. Мөгаен, бу аларның халык...

Реклама

«Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», - диләрме әле?! Кызганыч, күп очракта үзе исән чагында кешенең кыйммәте бәяләнеп бетми, аның талантын ахырдан гына таныйлар шул бездә. Хәер, үз чоры өчен хөрмәткә лаек булып, бүген дә халык күңелендә яшәгән, онытылмас эз калдырган чын талант ияләре дә җитәрлек. Мөгаен, бу аларның халык язмышыннан аерылгысыз, тормышның үзәгендә кайнаган, гади һәм эчкерсез булуларына да бәйледер. Шундыйларның берсе - шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким. Аның тууына быел 100 ел. Ул бүген дә безнең арада яши. «Юксыну», «Фазыл чишмәсе», «Өзелгәнсең сиреньнән», «Минем таныш өянкеләр», «Әй, язмыш, язмыш»... Бу әсәрләр бүген дә халык күңелендә, әлеге моңлы, мәгънәле кабатланмас җырлар һаман да тынмый. Олуг шагыйребез Сибгат Хәкимнең җыр текстлары гына түгел, бербөтен поэзиясе, әдәби-публицистик мәкаләләре хәзерге вакытта да актуальлеген югалтмый. Гомумән, С. Хәким яшәгән чор - әдәбиятыбызга искиткеч талантлар килгән, чын мәгънәсендә шәхесләрдән торган зур буын чоры ул. Заманында сүз тәмен белеп, тоеп иҗат иткән классиклар - Х. Туфан, Г. Бәширов, М. Мәһдиевләр сагындыра.
Кызганыч, ул буын белән аралашудан мәхрүм без. С.Хәкимнең дә таланты, олы җанлылыгы турында бары аның әсәрләре, иҗатыннан чыгып кына бәя бирергә мөмкин. Әдипнең шигъри осталыгын тулырак, тирәнрәк аңлау, күзалларга аның иҗат лабораториясен өйрәнү ярдәм итә. Әдәбият фәне өчен тагын бер зур хәзинә - ул шагыйрьнең шәхси архив материаллары. С. Хәким даими рәвештә куен дәфтәрләре алып барган, аларның саны 150гә җитә. Анда әдипнең тормыш күренешләрен өйрәнүе, материалларны иҗади эшкәртүе, шуларга нигезләнеп образ, шигырь тудырганда, тынгысыз эзләнүләре ачык чагыла. Шагыйрь әсәр язар алдыннан иҗади уй-ниятләрен, сюжетларын, кирәкле детальләрне, план-сызмаларын билгеләп куя торган булган. Текстларын күпсанлы вариантларда сынап каравын, кайвакытта эчтәлек белән ярашлы бер сүзне алыштыру өчен дә шактый эзләнүен күрергә мөмкин әлеге чыганакларда. Болар барысы да аның тынгысыз җанын, иҗат эшенә җаваплы, үз-үзенә таләпчән булуын тагын бер кат дәлилли. Шулай ук хатлар да авторның күңел халәтен аңларга ярдәм итә. Бу төр язмаларда шәхес тулысынча диярлек ачыла. Аның Айрат Арслановка язган бер хатында да бу яхшы аңлашыла. «Айрат! Сезгә әйткән шигыремне җибәрәм, басылмаган. Яңа. Бик яратып яздым. Күтәренке рух белән. Аннан соң Муса турындагы бер шигырьгә тотынган идем, монысы кебек тиз генә язып ташларга дип. Юк энем. Һәрвакыт алай булмый икән. Бер атна маташтым. Кул селтәдем. Табылса табыла, табылмаса берни эшләп булмый, хет ярыл... 8.10. 1980».
Шагыйрь шәхесен тулырак күзалларга аның белән бергә яшәгән, иҗаты белән кызыксынган кешеләр белән аралашу да булыша. Аккош күлендә күршеләр булып яшәгән язучы, әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәлиев: «Сибгат ага үзе алынган эшләрне шау-шу тудырып, бар кеше күрерлек итеп эшләмәде, башкалар кебек ялтырарга яратмады, масаю чит иде аңа. Яшь авторларга игътибарлы булуы, ярдәмчел мөнәсәбәте, гадилеге аеруча истә калган. Аның бу сыйфатларын зур талантлылык белән янәшә, аерылгысыз итеп карыйм. Яшь иҗатчылар аңа күп килде. Ул аларга бервакытта да югарыдан карамады, җиңел аралаша, ихлас сөйләшә белә иде. Бергә җыелышкан чакларда Сибгат абый яңа язган әсәрләрен укырга ярата иде. Әле дә истә, бер кичне ул минем верандада үзенең «Күги» исемле поэмасы белән куандырды. Без - М.Рәфыйков, Р.Мостафин, М.Әгъләм, Р.Гаташ һәм мин аксакал әдипнең иҗат дәртенә сокланып, яңа гына тәмамлаган әсәренең беренче тыңлаучылары булуына сөенеп утырдык...» - дип хәтерен яңартты.
Сәясәтче Фәндәс ага Сафиуллин шагыйрьне якыннан ук белмәсә дә, аны хәтерли, әдипнең иҗатын хөрмәт итә. Бүген дә аның әсәрләрен укый. «1977 елда Казанга күченеп кайткач, татар интеллигенциясе белән актив очраша башладым. Шул рәвешле Сибгат ага катнашкан чараларда да булырга туры килә иде. Аның трибунадан сөйләгәннәре, шигырь укулары хәтергә уелып калган. Бер чарада ул «Минем таныш өянкеләр» шигырен укыды. Тыйнак, ябык кына, бернинди пафоссыз. Кемгәдер охшарга тырышмыйча, үзе булып калды ул шигырен сөйләгәндә. Йөрәгеннән янып чыккан ихлас тавыш, үтемле салмак сөйләве, ышаныч белән әйтелгән сүзләре аның мөстәкыйль шәхес икәнен күрсәтеп тора иде. Хәер, ул чор бөтенләй икенче буын тәрбияләде. Реальләшкән шәхесләр җитлекте ул заманда. Күпләргә үрнәк булырлык чын шәхесләр иде Сибгат Хәким һәм аның чордашлары. Ул буын зур һәйкәлгә, искә алу чараларына лаек. Мин Сибгат Хәкимнең улы Рафаэль Хәким белән дуслыгыма куанам. Ул әтисенең дәвамчысы. Казанның 1000 еллыгын раслый алган, тарих өлкәсендә әйдәп барган кеше», - дип фикерләре белән уртаклашты Фәндәс ага.
Әлбәттә, Сибгат аганың гаиләдә нинди булуын аның улыннан башка кем әйтеп бирсен? Тарих галиме Рафаэль Хәким әтисе турында шактый гына кызыклы фикерләр җиткерде. «Әти турында озак сөйләп була. Ата белән ул буларак кына түгел, иҗаты аша да тыгыз бәйле идем: мин аның шигырьләрен машинкада бастырдым. Шул рәвешле әсәрләрен беренче укучы булдым. Кайберләрен русчага тәрҗемә иттем, җыентыкларын тупларга, бастырырга булыштым. Әти буларак та күп нәрсәгә өйрәндем. Аның тәрбияләү методикасы беркемнекенә дә охшамаган, беркайчан да «юк» димәде. «Юк» дисәң, бала «безвольный» булып үсә, дия иде ул. Ни хикмәт, гаиләдә русча сөйләшмәсәк тә, әти бу сүзне гел тәрҗемә итмичә, русча әйтә килде. Без аны тыңлый идек. Үз үрнәгендә тәрбияләде ул безне. Еш кына әтине сүлпән, тыйнак, салмак булган, диләр. Тик сүз милләт, тел турында чыктымы, әти компромисска бара димә! Хәзер кызып китә. Бик принципиаль була белә иде. Дәрдемәнд буржуаз шагыйрь дип, аны дәреслекләрдән алып атарга кирәклеге турында карар әзерләнгәндә дә, обкомга үзе барып, бу мәсьәләне хәл итеп кайтты ул. Миңа гел, чиновник булма, улым, дип әйтә иде. Аның киңәшен тоттым. Дәүләт структурасында эшләсәм дә, чын чиновник булмадым мин. Әти үзе дә андый вазифаларны башкарырга атлыкмый иде. Берсендә аны Язучылар берлеге рәисе итеп сайларга кыстый башлагач, риза булмыйча, бөтенләй съездга килмәвен, Казаннан китеп торганын хәтерлим. Әтинең аз сүзле булуы истә калган. Дачада көне буе бергә бит инде без. Әти көненә бер җөмлә чыгып әйтсә, сөйләшү дип атала. Ашыйсы килсә дә, туры бәреп әйтми. Ашасаң яхшы инде ул үзе, дип кенә сиздереп куя. Ә без аны сүзсез дә аңлыйбыз. Әтинең күп сыйфатлары миңа да күчкән. Мин дә гаиләдә, балаларны тәрбияләгәндә, әтинең ысулын кулландым. Кызым белән бер сүздән дә бер-беребезне аңлый идек», - дип искә ала Рафаэль ага.
Әйе, С Хәкимнең аз сүзләр аша зур фикерләр әйтү осталыгы иҗатында да нык чагыла. Каләмдәш дусты Хәсән Туфан да бу хакта: «Аның шигырьләрендәге эчтәлек шигырьнең күләменә караганда әллә ничә тапкыр зур һәм киң», - дип язып калдырган. С.Хәкимнең афоризмга якын дүртьюллыклары, шигъри парчалары аеруча үтемле, күңелгә тәэсир итә:
Калды күңелдә авылның
Догалы кичке яме;
Агач башы тәсбих тарта,
Яфраклар - дисбеләре.

Тиздән С.Хәкимнең рус һәм татар телендә шигъри җыентыгы басылып чыгачак. Аны улы Рафаэль Хәким әзерләгән. Татар китап нәшриятында да әдипнең әсәрләре, аның турында истәлекләр тупланган китап табадан төшәргә тора. 12 декабрь көнне Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә театр бинасында шагыйрьнең юбилеена багышланган зур чара үтәчәк. Анда әдипнең әсәрләре укылыр, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырар, истәлекләр сөйләнер дип көтелә. Кыскасы, шагыйрь бүген дә безнең белән. Аның иҗаты эзсез югалмас. Талантлы шәхесләр турында истәлекләр юбилей уңаеннан гына яңармасын, һәрчак күңелләрдә яшәсен иде.

ТУКАЙГА
Күрдем гомеремдә бу җирнең
Күптөрле шагыйрьләрен.
Сиңа табынган шикелле
Беркемгә табынмадым.

Синнән башланды татарда
Шигырьдә шаулы гомер.
Башка беркемнән дә түгел,
Тик синнән шагыйрьлегем.

Телем дә синең «Туган тел»,
Иманым - синең иман.
Сине тудырган халыкның
Алдында башым иям.


АККОШ КҮЛЕНДӘ САГЫШ, МОҢ...
Аккош күлендә сагыш, моң,
Юксынып сорый урман:
«Гасырның үзе кебек чал
Кайда, - дип, - синең Туфан?»

Үзем дә эзлим, шушыннан
Узган эзләрен беләм.
Чәчәкләр карый күземә
Туфан күзләре белән.

Ул юкта ромашкаларга
Кунмаган хәтта тузан,
Сыйпыйм, башларыннан сөеп
Сыйпаган кебек Туфан.

Аккош күлендә сагыш, моң,
Юксынып сорый урман:
«Гасырның үзе кебек чал
Кайда, - дип, - синең Туфан?»


УЛ ДУЛКЫННАР...
Туган якта, күреним генә үрдән,
Шатлыгыннан арыш ду кубар:
Сөенчегә бүләк өмет итеп,
Кырлар буйлап йөгерер дулкыннар.

Кырлар буйлап йөгерер дулкыннар,
Кара-кучкыл... шундый төс кергән.
Йөгерер алар юлдан кайтып килгән
Атлар, машиналар өстеннән.

Алда авыл, әнкәй торган авыл,
Ветпунктны гына үтсеннәр,
Ул дулкыннар безнең иске зират
Коймасына ятып үксерләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: