Шәһри Казан

Үзе сайлаган язмыш

Театр тарихында нәселләре белән үзләреннән якты эз калдырган шәхесләр бар. Тумашевлар гаиләсе әнә шундыйлардан. Бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган режиссер Кәшифә Тумашеваның эшен дәвам иткән улы Равил Рәхим улы Тумашевка шушы көннәрдә 90 яшь тула.

Реклама

Казахстанның Семипалат шәһәрендә дөньяга аваз салган Равил ун яшеннән әтисеннән кала. Кәшифә апа Мәскәүдә белем алу максатыннан, балаларын да шунда алып китеп, балалар йортына урнаштыра. Шул елларда үзләрен спектакльләргә, репетицияләргә йөртә. Казанга кайткач, балалар театрдан аерылмыйча үсә. Киләчәккә якты хыяллар белән мәк­тәпне тәмамлаган егетне алда зур сынаулар көткән булып чыга. Шул ук елны илебез күген кара болыт каплый. Егет сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп бара. Анда күргәннәрен Равил абый сәгатьләр буе туктамый сөйли.
1943 елның июлендә Р.Тумашев рация аша шифрлы телеграмма ала. Әлеге мөһим хәбәрне командование штабына илтеп тә җиткерә. Үзебезнең сугышчыларны немецлар һөҗү­меннән саклап калган 20 яшьлек кече лейтенантны «За отвагу» медале белән бүләклиләр. Шунда ул генерал Рокоссовский белән дә очраша. Кыю йөрәкле бу батыр егетнең күкрәгенә соңрак «Кызыл йолдыз» ордены да тагалар. Сугыш тәмамланганнан соң да бер ел Польшада танк бригадасында хезмәт итә ул.
Фронт юлларын үткән егет башка һөнәр сайларга йөргәндә сең­лесе Зөмәррә аңа: «Син режиссер булырга тиешсең», - дип үзенең таләбен куя. Әйе, ялгышмаган Зө­мәррә апа. Абыйсының сәнгать кешесе буласын алдан күрә белгән ул. Театрларда эшләү дәверендә Татарстанның атказанган сән­гать эшлеклесе Равил Тумашев 80 спектакль куйган. Туфан Миңнуллинның «Үзе­­без сайлаган язмыш» спектакле өчен ул республиканың Г. Тукай исе­мен­дә­ге Дәүләт бүләгенә ия булды.
Аның хакында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова болай дип сөй­ли: «Равил абый минем беренче укытучым, режиссерым булды. Зур әсәрләр куеп, баш рольләрне безгә бирә иде ул. «Кыр казлары артыннан» спектакленең җыры бүген дә халык арасында популярлыгын җуймый. Равил абый күп артистларның талантларын ачты. Без аннан зур дәрес алдык. Мин аңа бик рәхмәтле. Үзе теләгәнчә, йөзгә хәтле яшәсен».
Р.Тумашев бүген дә кул кушырып утырмый. Классик әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп җыентык та чыгарган. Танылган шәхес­ләр­нең портретларын ясый.
Равил Тумашевның юбилее алдыннан үзе белән очрашып, аның үткәннәрен хәтердә яңарттык.
- Равил абый, заманында Сезне өлкә комитетына җитәкче урыннарга да тәкъдим иткәннәр. Ул чакларда партия кая кушса, шунда барырга тиеш булсалар да, Сез театрдан беркая да китмәгәнсез.
- Әйе, минем җитәкче булып утырырга теләгем юк иде. Мин әле әзер түгел, дип җавап бирдем аларга. Фәкать иҗат белән шөгыльләнәсем килде.
- Сез куйган спектакльләрдә уйнаган артистлар бүген күренекле актерлар. Аларның талантын үстерү режиссерга нык бәйле икәнен беләбез.
- Бервакыт «Туганнар» спектаклен куйганда Исламия белән Хәлил Мәхмүтовларны кыз һәм егет ролен­дә уйнарга алдым. Шуннан кайткач өйләнешеп тә куйдылар.
- Үзегезнең ярты гасыр бергә гомер иткән хатыныгыз Диләрә Гариф кызы университетта татар теле кафедрасын җитәк­ләгән галим, профессор иде. Яшьлек елларында ул Сезнең күңелегезне ничек яулый алды икән?
- Минем Мәскәүдә укып йөргән чак. Кассага чиратсыз гына килдем дә кассирдан ике билет сорадым. Шунда чират торган бер кыз миңа: «Егет, Сезгә ничек оят түгел», - дип куйды. Икенче көнне әлеге кыз белән поездда Мәс­кәүгә хәтле бергә барырга туры килде. Ул анда укып йөри икән. Шуннан сөйлә­шеп киттек. Мин поляк телен яхшы белгәнгә күрә, аңа славян телләре белгечлеге аласым килүен әйт­тем. Бу Диләрә белән очрашу өчен үзенә күрә бер сәбәп тә иде. Аның янына университетка киттем. Шун­­нан соң еш кына очраша башладык. Аннары гаилә корып җибәрдек. Бик тату гомер кичердек без. Ул да сәнгатьне яратты. Пианинода Бетховен, Моцарт, Бах көй­ләрен уйнарга ярата торган иде. Ул арабыздан кит­кәннән соң, миңа бик моңсу булып калды. Бүгенге көндә янымда гаиләсе белән улым Айдар яши. Ул - икътисадчы. Кызым Ләйсән КФУда рус теле кафедрасы мөдире. Оныкларым - Сәй­яр медицина институтында эшли, Аяз - юрист. Балаларны тәрбияләүдә Диләрәнең йогынтысы күб­рәк булды. Ул мин куйган спектакльләрне дә һәрвакыт карап барды.
- Равил абый, Сез соңгы тапкыр моннан ун ел элек К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сандугачлар килгән безгә» дигән спектакль куйган идегез. Әгәр бүген дә үзегезгә шундый тәкъдим булса, нинди әсәр сайлар идегез?
- Мин У.Шекспирның «Веронаның ике яшь егете» дигән пьесасын тәрҗемә иттем. Ул мәхәббәткә һәм дуслыкка тугрылык турында. Әнә шуны сәхнәләштерер идем йә булмаса башка режиссерларның аны куюларын теләр идем.
- Сез бүген дә хезмәткә атлыгып торасыз. Авыруларга бирешмичә, тормыштан ямь табып яшисез. Озак яшәүнең сере нидә дип уйлыйсыз?
- Адәм баласы идеаллар белән яшәргә, куйган максатына омтылырга тиеш. Аннары кешеләрне яратырга кирәк. Укытучыларым мине шулай өйрәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: