Шәһри Казан

Үзе тыйнак булса да, иҗатында кыю

Камал театры узган атнада танылган шагыйребез Газинур Моратның иҗат кичәсен оештырып, шигърият сөючеләргә бүләк ясады. Бәйрәм яллары булуга карамастан, театрның кече сәхнәсе халык белән шыгрым тулы иде. Казан театр көллиятенең дүртенче курс талибләре диплом эшләрен Газинур абыйлары иҗатына нигезләнеп әзерләгән икән. Башта егет-кызлар, шагыйрьнең мәхәббәт лирикасыннан күренешләр тудырып, залда утыручыларны...

Реклама

Камал театры узган атнада танылган шагыйребез Газинур Моратның иҗат кичәсен оештырып, шигърият сөючеләргә бүләк ясады. Бәйрәм яллары булуга карамастан, театрның кече сәхнәсе халык белән шыгрым тулы иде. Казан театр көллиятенең дүртенче курс талибләре диплом эшләрен Газинур абыйлары иҗатына нигезләнеп әзерләгән икән. Башта егет-кызлар, шагыйрьнең мәхәббәт лирикасыннан күренешләр тудырып, залда утыручыларны романтик рухка төрсәләр, ахырдан ак күлмәкләр кигән гыйсъянчы яшьләр, үзара гәп куертып, авторның публицистик мәкаләләрен тамашачы күңеленә ирештерергә тырышты, аның миллилек белән сугарылган шигырьләрен сөйләде. Тамашачы: «Сәнгатьсез башкаручысы үзем булам», - дип шаярткан Газинур Моратның шигырьләрен үз башкаруында да тын да алмыйча рәхәтләнеп тыңлап утырды.
Нәфис сүз остасы Хәлим Җәләл: «Үзем, шәхсән кеше буларак та, шагыйрь буларак та, Газинурны бик ихтирам итәм. Ул тормышта гаҗәеп дәрәҗәдә гади, тыйнак. Хәтта хәзерге заманга хас булмаганча, артыграк та тыйнак дияр идем. Ә шигырьләрендә ул алай артык оялчан, тыйнак түгел, шактый кыю, каты чыгышлар ясый», - дип сөйләде кичәнең төп герое хакында.
Заманында «Ачлык мәйданы»нда утырган иң милли җанлы шагыйрьләребезнең берсе Газинур Морат кичә репертуарына җыр, музыка, мәзәкләр кертмәве өчен гафу үтенде. «Күрәсең, җырсыз да кичә үткәреп була икән. Дөньяда бөтен иҗатның да нигезендә поэзия ята. Әгәр иҗатта поэзия булмаса, ул канатсыз кош кебек. Поэзияне аңлаган халыкның киләчәге, һичшиксез, бар. Мин дөньяның җыр-мәзәк белән генә бармаганын яхшы аңлый торган кешеләребез булуына шатланам. Камал театрының җитәкчесе Шамил ага Закиров һәм Фәрит Бикчәнтәев - шундыйлардан. Гәрчә тамашачылардан түбәнрәк булса да, мин бу сәхнәне бик биек сәхнә дип беләм», - диде ул.
Кызганыч, «Канаты киселгән йорт казлары дөньядагы иң бәхетсез затлар, алар, очу бәхетен татый да алмыйча, дөньядан китеп бара», дип ачынып, хөрлек турында хыялланучы, кыр казлары артыннан талпынучы шагыйрьнең иҗат кичәсеннән соң озак та үтмәде, барлык сәнгать әһелләрен иҗатка канатландырып, милләткә фидакарьләрчә хезмәт иткән Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: