Шәһри Казан

«Өзелгән очыш»

Булат Мәрданов рәсеме ТР Сынлы сәнгать музееның графика залында ачылган күргәзмә әнә шулай атала. Бөгелмә рәссамнары Булат Мәрданов (1953-2012) һәм Рөстәм Курамшин (1960-2012) иҗаты белән якыннан танышканнан соң, чыннан да күңелне ниндидер бер моңсулык били. Иҗатларын тулысынча күзаллау мөмкинлеге бирелсә дә, аларның, җырланып бетмәгән җыр кебек, ярты юлда өзелеп калуын...

Булат Мәрданов рәсеме

ТР Сынлы сәнгать музееның графика залында ачылган күргәзмә әнә шулай атала. Бөгелмә рәссамнары Булат Мәрданов (1953-2012) һәм Рөстәм Курамшин (1960-2012) иҗаты белән якыннан танышканнан соң, чыннан да күңелне ниндидер бер моңсулык били.

Иҗатларын тулысынча күзаллау мөмкинлеге бирелсә дә, аларның, җырланып бетмәгән җыр кебек, ярты юлда өзелеп калуын белү аяныч. Һәркайсының иҗатта үз йөзе, үз алымнары, үз табышлары булса да, аларны гомер буе янәшә атларга мәҗбүр иткән сукмаклар да шактый. Икесе дә Лениногорск музыка-сәнгать училищесын тәмамлаган, Бөгелмәдә иҗат иткән, икесе дә гаҗәеп күзәтүчән, үзләре яшәгән мохиткә үлеп гашыйк җаннар алар. ...Һәм ни кызганыч, икесе дә бик яшьли һәм бер үк елны бакыйлыкка күчкән...
Бу уңайдан Бөгелмәнең татар мәдәнияте үзәгендә узган ел ачылган күргәзмә кабат күңелдә яңарды. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Булат Мәрдановны искә алу чарасы иде ул. «Рәссамнар безнең арадан китми, алар җаннарын эшләрендә калдыралар», - дигән иде анда Лениногорск сәнгать училищесының элеккеге директоры Анатолий Левлюх. Чыннан да, рәссам челтәр итеп үргән һәр бизәк иҗатчының күңел халәте, кәефе, яшәү кыйбласы турында күп нәрсә сөйли ала. 1976 елдан бирле Бөгелмәдә яшәп иҗат иткән Булат Шаһинур улы шәһәрнең баш рәссамы, 1995-1997 һәм 2000-2002 елларда Татарстан Рәссамнар берлегенең Бөгелмә бүлекчәсе рәисе, РФ Рәссамнар берлегенең татар бүекчәсендә идарә әгъзасы, шәһәр балалар сәнгать мәктәбе директоры булган. Ягъни кайда гына ни генә эшләмәсен, гомер буе иҗади мохиттә яшәгән. Үзеннән соң барлыгы 300дән артык эш калдырган рәссам рәсем сәнгатендә иң катлаулы техникаларның берсе булган акварельгә гомер буе тугры калган.
Баулы районының Урыссу бистәсендә туып, 6 яшеннән Бөгелмәдә үскән Рөстәм Курамшинның иҗат юлы да әлеге шәһәр белән бәйле. Шәһәрнең урам һәм тыкрыклары гына түгел, якын-тирәдәге авыллар, әйләнә-тирәдәге чокыр-чакырлар да аның игътибарыннан читтә калмый. Балачак мавыгулары аны башта сәнгать училищесына, аннан Чабаксар педагогия институтының худграфына алып килә. Нәкъ менә шул елларда ул чын-чынлап офорт техникасын үз итә. Рөстәм Раиль улына төрле елларда гомумбелем бирү мәктәбендә сызым, рәсем укытырга да, материалларны декоратив эшкәртү алымнарын өйрәтүче түгәрәкләр алып барырга да, Сәнгать мәктәбендә укытырга да туры килә. Бер үк вакытта иҗатны да ташламый. Казанда, Мәскәүдә, Алабугада һ.б. шәһәрләрдә узган күп кенә күргәзмәләрдә катнаша, 2008 елдан Татарстан Рәссамнар берлегенә, соңрак Россия Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Ә иҗаты чыннан да кайта-кайта карый торган. Күңелне җылыткан иң мөһим нәрсә - ул да булса, рәссамның үзе исән чагында ук тамашачы тарафыннан иҗатына тиешле бәһане алуындадыр: «Рөстәм, сезнең эшләрне күпме карасаң да, карап туя торган түгел һәм һәр карауда нинди дә булса яңалык табасың». «Каләм остасының гармоник сиземләвенннән торган техникада табигать күренешләренең халәтен бирә алуына таң калам, сокланам»... Бу юлларны тагын да дәвам итеп булыр иде. Кемдер: талант ул - сукырлар илендәге күрүче, дип әйткән бит. Ә бит ул мең тапкыр хаклы...

Реклама

Рөстәм Курамшин рәсеме

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: