Шәһри Казан

«Үземне үзем ясадым»

Журналист буларак миңа күңеле төшенке, тормыш ялкыны сүнгән, яшәүдән гайрәте чиккән күзләр белән бик еш очрашырга туры килә. Ә Миләүшә апаның күзләрендә әнә шул ялкынның үрләп януын күргәч... Тормыш үзен яратканнарны ярата, диләрме әле? Андагы позитив та, оптимистлык та кызыктырырлык икән шул, ә мин аны бөтенләй башкача күзаллый идем.


«Яңа Гасыр» телеканалында «Хәерле иртә» тапшыруын алып баручы Миләүшә Сибгатуллина исә сүзне Теләче районы Алан авылында калган балачак чирәменнән башлый.
- Э-эй, минем шук-шаян балачак турында сөйләп бетереп булмый инде. Без - укытучы балалары тау башыннан, инеш буеннан кайтып керми идек. Әниләр педсоветка китүләре була, выжт! - уенга чыгып чабабыз. Дүрт яшькә кече энем Алмаз да безгә иярә. Ияртмичә булмый - елап теңкәгә тиячәк. Шулай берчак икәүләп тау башына чыгып киттек. Безнең тау итәгенә җитү булды, үрдән атлар көтүе төшә башлады. Көтүче, күрәсең, кызулата - тузан бураны куптарган атларның тизлеге артканнан-арта бара. Ә мин нишләргә белмим - качар бер җир юк. Энекәшне кочакладым да бер чокырга яттым. Көтү безнең өстән узды, ә безгә ник бер тояк тисен! Атларның ни акыллы хайван икәнен шунда гына аңладым. Шуңа бүгенгәчә аларга карата аерым мөнәсәбәт.
- Рафис абый белән Фәһимә апа тәрбиясе нәрсәгә нигезләнде?
- Әнием 1951 елгы - унсигез яшендә үк кияүгә чыгып, безне - ике баласын иртә тапкан. Әти-әни безнең белән тәгәрәп үсте дисәм дә арттырмам - без тау шуарга барсак, алар безнең белән, без урманга китсәк, урманга чыгып киттеләр. Алар безгә беркайчан бернәрсәне дә тыймады. Күрше кызларына клубка чыкканда да тугызга кайтырга дип куелган иде. Ә безнең әти белән әни ничәдә кайтасын әйтми, үзеңә хәл итәсе. Тыелган җимеш булмагач, минем бер әшәкелек тә эшләп карау теләге булмады. Мин дә сәгать тугызда - өйдә. Еллар узып, үзем әни булгач кына аңладым: тыймау, баланың үзенә мөстәкыйльлек бирү үзе үк бер педагогик адым икән.
- Әй, бер этлек тә эшләмәгәнсез икән бала чакта...
- Берне эшләдем инде. Пионер лагереннан качып кайттым. Биш-алты кыз, ике-өч малай авылга кадәр кайтып җиттек, өйгә кайтырга шөлләтә. Беренче мин кайттым. Качтым, дидем. Әти дә, әни дә кычкырып бер сүз дә әйтмәде. Кире чемоданымны тоттырдылар да лагерьга менгереп куйдылар.

Мәктәпкә сыеп бетмәдем
- Минем биюче буласым килгән иде. Әти белән әни, монда бар, тегендә кер, димәде, әмма дөрес юнәлеш бирделәр. Әти әйтте: «Ну керерсең инде биергә, кияүгә чыгарсың, балага узарсың - шуннан?» Миңа нәтиҗә генә чыгарып куясы калды. Тел, әдәбият һәм тарих факультетына укырга керсәм дә, бию хыялын түр сандыкка салмадым - университетта безгә кадәр үк эшләп килгән «Каз канаты» ансамбленә кереп чумдым. Кая гына бармадык без ул ансамбль белән! Шуңа да биюче булу хыялы чынга ашмый калды, дип әйтә алмыйм. Мин аларга моның өчен гомер буе рәхмәтле!
- Бер дә парта арасында укытучы итеп күреп булмый Сезне...
- 27 нче мәктәптә эшли башлауга, тарих кабинетын әтидән эшләтеп алып килгән стендлар белән бизәп куйдым. Шунда завуч әйтеп салмасынмы: «Интекмә, син барыбер бу мәктәпкә генә сыеп бетә алмаячаксың». Өлкән кеше алдан да тоемлый бит инде ул. Минем энтузиастлык ике елга җитте - аннан үзем дә «вакыт» икәнен аңладым. «Казан» милли мәдәният үзәгенә - Ринат Закиров янына киттем. Аның белән иркенләп сөйләшеп утырдык. Милли үзенчәлекләр, милли костюмнар, милли бәйрәмнәр дисеңме... Ул мине мәдәни бүлеккә билгеләде. Анда рәхәтләнеп, гөрләп, янып эшләдек. Ул вакытта безнең үзәк бердәнбер мәдәни учак дисәң дә була - татарча дискотекалар, милли чаралар, очрашулар...
- «Дулкын» радиосына ничек килеп кердегез?
- Радионың ачылган гына вакыты - яңалык кызык ич. Барып кына кергән идем, бер шәхесне интервьюга чакырганнар, ә интервью алырга журналист юк. Мине туры эфирга кертеп җибәрделәр. Шулай итеп, радиожурналистикага кереп киттем.

«Кайчан минем урам була?»
- Әмма радио озаклап «сихерләп» тора алмаган үзе...
- Мин ДТРКда «Таң җилләре аша» дигән тапшыру алып бара башладым. Тегендә дә, монда да чабам. Әле шул арада шимбә-якшәмбе туйлар, мәҗлесләр алып барырга да чакыралар. Телевидениегә дә үзем килдем. Үземне сынап карыйсым килде, булдыра алачагыма ышанганмын, күрәсең. Соңрак тапшыруның продюсеры Илдар Кримчеев «Хәерле иртә»гә чакырды. Мәдәни үзәктән бөтенләй киттем дә 2000 елдан әлеге тапшыруда баш мөхәррир булып эшли башладым. «Хәерле иртә» - үзем тапкан бала кебек.
- Иртәнге дүрттә торгыза торган эшне ярата да белергә кирәк бит әле...
- Иртәнге дүрттә тору минеке булмаса да, эшемне ярату аркасында аңа да ияләштем. Иртә торсаң -аш пешә, соңлап торсаң - бит пешә, ди бит. Иртә торуның үз рәхәтлеге. Хәзер менә ике сәгать ярымлык эфирга күчтек - «Хәерле иртә» алдан әзерләнә. Бу җәен ачылачак «Планета ТВ» өчен махсус шулай эшләнә. Без һәр кыйтгадагы татарга да хәерле иртә тели алачакбыз.
- Мин холкыгыз белән Сезне якынча хисапчыга охшата идем - коры, практик, шалт-шолт. Ялгышаммы?
- Мин күңел кешесе. Бәлки, кешеләргә артык ышанамдыр. Кешеләрне үзем кебек кабул итәм дә, авыз пешеп куя.Үземдә булмаган уңай сыйфатларны яшәү дәверендә булдырырга тырышам.
- Матди байлык туплый алдыгызмы?
- Ходай Тәгалә шулай язгандыр - минем беренче фатирымны Минтимер Шәрипович бүләк итте. Ул ике бүлмәле фатирны алуны бүгенгәчә әкият кебек кабул итәм. Икенче улым тууга социаль ипотека буенча 4 бүлмәлене алдык. Мин аның анысын да Шәймиев бүләге дим, аңа рәхмәтем зур - социаль ипотеканы да ул уйлап тапты бит. Кечкенә улым Хәким фатирыбыз Сибгат Хәким урамында булгач, махсус аның өчен салынган урам дип уйлый. Шуңа олысы Кәрим: «Кайчан минем урам була инде, әни?» - дип йөри.

Мин - иремнең кабыргасы
- Миләүшә апа, берсеннән-берсе матур ике баһадирыгызга күчкәнче, Илһам абыйның Сезнең күңелне яулау серен белик инде.
- Без Илһам белән икебез дә «Дулкын»да эшләдек. Ул миннән дүрт яшькә кече булгач, мин башта аңа борылып та карамадым. Ә ул караган... Шуннан танышкан идек. Аннан ул үзенең чын ир-атларга хас холкы, үз-үзен тотышы, татар моңнарын яратуы белән яраттыра белде. Ул безнең гасыр кешесе түгел - акылсыз ирен мактар, дисәләр дә, Илһам - чын идеаль ир-ат. Без унөч ел бергә, шуның ун елы - гаиләле тормышта.
- Тормышта бөтен нәрсәне дә үзе булдырырга өйрәнгән хатын-кыз өчен иргә буйсыну кыен булмадымы?
- Син нәрсә - аннан да рәхәт әйбер юк! Минем бер борчуым, бер мәшәкатем юк дигәндәй, чөнки тормышны ирем көйләп алып бара. Ир кешенең беренче икәнен аңларга кирәк. Син бит мөселман кагыйдәләре буенча өйдә бала гына карап утырырга тиеш, ә ир кеше безгә эшләргә ирек бирә. Ни өчен әле син ир-атны тыңламаска тиеш? Ходай Тәгалә сиңа акыллы ир, сау-сәламәт балалар биргән, ни өчен син аның кануннарына буйсынмаска тиеш? Без бит ирнең кабыргасы гына. Ә бездә күпләр өстен булырга тырыша. Гаиләдәге тынычлык, бәхет хатын-кыздан гына тора.
- Ә бәхет өчен ни кирәк?
- Минем өчен Канар утраулары да, зиннәтле ташлар да, туннар да кирәкми. Өйдә тынычлык булсын. Булганына шөкер итү кирәк. Кайберәүләрдәге «кирәк»нең күплегенә шаккатам - башта ир җитми, аннан ирнең икенче төрлесе җитми, акча җитми... Ә кайчан җитә соң ул? Минем өчен гаилә - бәхет. Булганына канәгать булу, ирешкән уңышлар тәмен белеп, бүгенге көн белән рәхәт итеп яшәү. Иртән исән-сау уяну да зур бәхет бит ул.
- Минем тәннән кырмыскалар йөгерешә башлады...
- Мин тирә-юнемдә бик күп канәгать булмаган кешеләр күрәм. Йөзе җимерелгән, җикеренергә кеше эзли, үртәлгән. Кешенең тормышына кызыгып, ирешкән уңышларына кара көеп йөрүчеләр шактый. Шуңа күрә төрле чирләргә юлыгалар. Ә нигә көнләшәсең - син дә яшә шулай, шундый ук уңышларга иреш. Барысы да үз кулыңда бит!
- Бәлки, әлеге уйларга әни булу да этәргәндер Сезне?
- Әни миннән, карт сыерның бозавы кадерле була инде ул, дип көлә. Беренче баламны 33 яшемдә таптым. Соң тапкансың, дип исәпләсәләр дә, ул минем тормыш планы кебегрәк иде. Минем бар яктан да өлгереп җиткәч кенә әни буласым килде. Ходайга шөкер, шулай килеп тә чыкты. Әни булудан да зуррак бәхет була алмый.
- Миләүшә Сибгатуллина картлыкта...
- Нарат бүрәнәләрдән салынган шәһәр читендәге йортыбызда, мичтә чажлап коймак пешә. Ирем белән ишегалдындагы тавыкларны, кәҗәләрне карап кергәч, чөкердәшә-чөкердәшә, чәй эчәбез... Тормышыбыз мул, балалар бәхетеннән түгәрәк. Яшь чакта барырга өлгермәгән җирләргә йөри алабыз. Аның өчен без алдан хәләл көч белән мая туплап куйган кешеләр. Өебезгә терәлеп агач мәчет салынган. Анда әти белән әни намаз укый. Ачык калган тәрәзәдән өй эченә азан авазы агыла...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: