Шәһри Казан

«Зөфәр чын-чынлап якты шәхес иде»

ЗӨФӘР Зариф улы ХӘКИМОВНЫ һәркем үзенеке санады: «Чаян» да, «Социалистик Татарстан» газетасында эшләүчеләр дә, «Сабантуй»лылар да, «Мирас»тагылар да, «Сабыйга»ныкылар да... Шулай булуга да карамастан, үтә тыйнак рәссам булып чыкты ул. Үз язу стиле, еллар дәвамында туплана килгән саллы гына архивы булуына да карамастан, бер генә тапкыр да шәхси күргәзмәсен үткәрмәде....

Реклама

«Сез бик зур эш башкардыгыз. Үтә нәзакәтле, нечкә тоемлы, үз-үзен тотуында ук ниндидер тәкәллефлек-әдәплелек булган дустыбызны олылавыгыз өчен күңелдә бары тик рәхмәт хисләре генә», - ТРның халык рәссамы Фәридә Хасьянова, мөгаен, искә алу ачылышында катнашучы һәркемнең күңелендәгесен җиткергәндер. Чыннан да егетлекне, егетләр дуслыгын дәлилләрлек изге гамәл булды ул. Дөресен генә әйткәндә, ул, үз эшләрен күрсәтүдән битәр, күбрәк башкаларга ярдәм итүдән, рәссамнарның эшен дөньяга чыгарудан тәм табып яшәгән. Кеше күңелен күреп, үз күңеле буш калгандыр дияргә ашыкмыйк. Киресенчә, Зөфәрнең бертуган энесе Заһир әйтмешли, «Тормышының җетелеге 4-5 гомерне матур вакыйгалар белән бизәргә җиткән булыр иде». Күпләр аны училищены тәмамлаган озын чәчле егет чагыннан ук, ә кемдер шунда укыган еллардан ук белә. Чөнки нәкъ менә училищеда чакта булачак рәссам, музыкага һәвәс егетләрне үз тирәсенә туплап, ансамбль оештыра. Музыка гомерлек юлдашы булып кала рәссамның. Әлеге күргәзмәгә чакырып торучы игъланның гитара рәвешендә булуы да юкка гына түгел. Торып-торып: «Ник музыка училищесына гына кермәдем икән?» - дигән чаклары да була Зөфәрнең. Аның бу теләкләрен, еллар үткәч булса да, вакыт галиҗәнаплары тигезли тагын: теле юньләп ачылганчы ук ике яшьтән инглиз телендә «Битлз» җырларын җырлый башлаган улы Тимур - музыкант, икенчесе - Артурның Мәскәүдә Строганов исемендәге академиядә сәнәгать дизайнеры булырга укып йөрүе (3 нче курс) бүген. «Безнең илдә иҗат белән шөгыльләнер өчен әти-әниләреңнең миллионер булуы кирәк», - үз кәсебенең четереклекләрен белгән Зөфәрнең гел әйтә торган сүзе була бу. Акча эшләү өчен яратылмаган җан икәнлеген белсә дә, мондый чакта хатыны Нурия ханым да җавапсыз калмый: «Соң, әйдә, безнең балалар иҗат белән шөгыльләнсен өчен, миллионерлар булыйк», - дип шаярта. Амбицияләрне белмәгән Зөфәр булганына канәгать. Гаиләсен зурлап, балалары белән горурланып яши бирә. Зөфәрнең башка гаиләдә үскән кызы Алина да ят булмый бу гаиләдә. Киң күңелле Нурия ханым аны үз кызы кебек кабул итә, алай гына да түгел, аны эзләп табып, үз гаиләләренә чакыртучы да ул үзе була. Кыз күпмедер вакыт анда яши дә әле. Хәзер дә үз өенә кайткан кебек кайтып йөрүе. Алина соңгы килүендә 2 яшьлек улы белән килә. Бер айлап яшәп китәләр. «Алина әтисенә бик охшаган. Ул аның кебек үк озын буйлы, бөдрә чәчле. Оныгыбыз Ваняда да бабасы геннары - кулыннан карандашын төшерми рәсем ясый», - ди Алина өчен үлеп торган Нурия ханым, эчке бер дулкынлану белән.
- Тормышның бормалы юлларын үткәндә, мин дөрес уйлыйммы, дөрес эшлимме, дип киңәшер кеше кирәк. Ышанып әйтә алам: Зөфәр әнә шундый бик зирәк, сәламәт акыллы, шаян, ачык кеше иде. Кечкенә мәсьәләме, җитдиме - ул аны җавапсыз калдырмый торган иде. Ул тормыштан ямь-тәм табып яшәде. Бик күп әйберләрнең исемсез авторы иде. Кечкенә генә орлыктан юан кәүсә үсеп чыгасын ул һәрвакыт белде. Зирәклек шундадыр, күрәсең. Минем өчен ул һәрвакыт исән булачак, - ди соңгы елларда Зөфәр белән якыннан аралашып яшәгән рәссам Әнвәр Сәйфетдинов.
* * *
Ак белән кара чиратлашып барсалар да, тормышының һәр чоры чыннан да җете вакыйгаларга бай була Зөфәрнең. Әйтик, армиягә киткәндә маҗаралар поездда ук башлана. Беребез дә юл йөрми тормый анысы, тик кайсыбызның поезддагы матрасына акча яшерелгәне булды? Юк. Әнә шундый «озын буйлы акча янчыгы»на тап була Зөфәр. Комсызлыкны җене сөймәгән егет юлдашлары белән шактый юмарт бүлешә акчаны. Армиядә чакта тән ярасы алып, госпитальгә эләккәч тә тик кенә ята белми. Башаягы белән фәнни эшкә чума: докторлык диссертациясе яклаучы хирургка операциянең барышын чагылдырган 300 (!) сурәт төшерә..
* * *
Зөфәр Хәкимовның тарихи темага багышланган эшләре дә шактый.
- Мондый эшләрне тарихи чыганакларга таянып эшләргә кирәк. Зөфәрдә материалларга фәнни якын килү бар иде. Ул иҗат иткән Сөембикә образы, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына караган эшләр - искитәрлек. Язучылар һәм галимнәргә багышлап, бик зур шәкелләр эшләде. Кулыннан каләме бервакытта да төшмәсә дә, «Мирас» таралгач, даими эшен югалтуын бик авыр кичерде. Соңгы вакытта мәктәптә каравылчы булып эшли иде. Аяныч хәл, әмма капитализмга сәнгать кирәкми бит аңа, - ди Рушан Шәмсетдинов, бергә-бергә пленэрга табигать күренешләре ясарга чыккан вакытларын искә төшереп.
Газетабызның баш мөхәррир урынбасары, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәвес Зариф та - Зөфәр Хәкимов белән якыннан аралашучыларның берсе. «Мирас» журналында 14 елдан артык бергә эшләгәннәр. Рәссам буларак, журналның йөзен билгеләүгә керткән өлешен, редакциядә Зөфәрнең үзе бер дөнья булып яшәгән, аның янына рәссамнар агылган чакларны ул да яхшы хәтерли. Зөфәрнең «Сабыйга» журналын чыгаруны башлап җибәрүгә, рәссамнарны җәлеп итүгә зур көч куюы, аны Татарстанда гына түгел, читтә дә (анда «Сабыйга»ның тиражы үзебездәгегә караганда да күбрәк була) танытуга ирешүләре, гомумән, Зөфәрнең оештыру сәләте белән бәйле истәлекләр турында Фирдәвес әфәнде иркенләп, мавыктыргыч итеп сөйли.
- Гадәттә, иҗат кешеләре хакында сүз барганда, әсәрләренең ниндилеген аның шәхесе белән чагыштырып карау бар. Бу чыннан да дөрестер. Якты күңелле шәхесләрнең әсәрләре дә - рәсем сәнгате булсынмы ул, повесть һәм романнар, җырлар булсынмы - үзе кебек үк якты була. Зөфәр дә чын-чынлап якты шәхес иде. Эшләрендә дә ачык төсләр өстенлек итә. Ул чарасыз хәлгә төшкән кешене дә юатыр сүз таба, аны тормышка кайтара белә торган иде, - ди Фирдәвес әфәнде, истәлекләргә бирелеп. Бер үк вакытта, күргәзмәдә рәссам иҗатының бик кечкенә өлеше генә тәкъдим ителүен, киләчәктә шәхси тупланмаларда сакланган эшләрен дә туплап күрсәтергә кирәктер, дигән фикерне дә җиткерде ул.
Рәссамның кулын «Чаян» журналындагы карикатуралары аша да танып була иде. «Иҗади тормышы «Чаян» журналы белән тыгыз бәйләнгән талантлы рәссамның һич уйламаганда арабыздан китүе һәркайсыбызны тетрәндерде. Аның кабатланмас үз язу өслүбе булды. График рәсем остасы, яхшы иптәш, итагатьле кеше, яраткан ир һәм кайгыртучан әти - «чаян»чылар күңелендә дә ул һәрвакыт шундый булып калачак», - ди журналның баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов.
* * *
...ТР Рәссамнар берлегенең сатира секциясенә менә шундый үзенчәлекле күргәзмә чакырып китерде Зөфәр Хәкимовның дусларын. Үкенечкә калдырмадылар. Афәрин! Ә үлем дигәнең, кайчан гына булмасын, һәрвакыт үкенечле, көтмәгәндә була. 56 яшьлек Зөфәр Хәкимов та почтага чыккан җиреннән һич уйламаганда дөнья белән хушлаша. Кызганыч, олы бер хыялы тормышка ашмый калган рәссамның. Гомер буе Тукайның «Шүрәле»сенә багышланган иллюстрацияләреннән китап чыгарырга хыялланган була ул. Кем белә, бәлкем аның үзе кебек үк сизгер җанлы, ярдәм кулы сузардай тагын берәр кеше табылмасмы әле?!.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: