Шәһри Казан

Зөлфия СИРАЕВА (Шигърият)

Туган ягым* (Җыр) Мин яшимен синнән бик еракта, Киткән идем күптән аерылып. Туган ягым, кичер, зинһар, мине, Сыңар канат булдым, каерылып. Кушымта: Өзелмәсен юллар туган якка, Суынмасын кайнар кочаклар. Калмасыннар ятка сөйгән ярлар, Без тергезгән нурлы учаклар. Сәлам килә синнән кайчагында, Көтәм һаман, диеп язасың. Китмәс идем дә бит аерылып,...

Реклама

Туган ягым*
(Җыр)
Мин яшимен синнән бик еракта,
Киткән идем күптән аерылып.
Туган ягым, кичер, зинһар, мине,
Сыңар канат булдым, каерылып.

Кушымта:
Өзелмәсен юллар туган якка,
Суынмасын кайнар кочаклар.
Калмасыннар ятка сөйгән ярлар,
Без тергезгән нурлы учаклар.

Сәлам килә синнән кайчагында,
Көтәм һаман, диеп язасың.
Китмәс идем дә бит аерылып,
Белмәдем шул болай янасын.

Кушымта шул ук.

Туган ягым, җыеп гүзәллегең,
Бүләк иттең дөнья рәхәтен.
Бәхетлемен, әгәр кайтаралсам
Җырым белән сиңа рәхмәтем.
*Әнис Солтанов көе.

Үкенү
Үпкәләттем, рәнҗеттем дә бугай,
Ачы яшькәйләрең тамгандыр.
Уйламыйча гына әйткән сүздән
Күңелеңдә төер калгандыр.

Син югында барын уйлап йөрим:
Ник соң болай тупас кагылдым?!
Нәфис чәчкә кебек күңелеңне
Юаталмам инде, акыллым.

Күз алдымда кабат бер үк сурәт:
Тар сукмактан китеп барасың.
Ерагайган саен ике ара
Җуелмаслык эзләр саласың.

Гомер көзе
...Нигә шулай соңлап килдең, сөю,
Гомерләрнең көзе җиткәндә?
...Тик шулай да, дуслар, мин бәхетле -
Йолдыз атты, димәк, Җиһанда!

Яшьлегемә алып кайттың мине
Сагышларга баткан көзләрдә.
Ярый әле очратканмын сине -
Ямь өстәлде гамьсез көннәргә.

Синең дә бит тормыш газабыннан
Сүнгән чакта тормыш учагың,
Җан өрәсем килде, ярсып-ярсып,
Кайтарасым килде сау чагың.

Гомереңнең кара көзләрендә
Яшел язлар килде буласым,
Назлы ярың булып түгел, юк-юк, -
Өмет кенә булып каласым!

Рәхмәт Сиңа, мең-мең рәхмәт Сиңа,
Татлы газап бирдең хисләргә.
Язмышларны кабат очраштыр, дип,
Дога кылам иртә-кичләрдә.

Ярый әле очратканмын сине
Ярый әле сине очратканмын,
Күк капусы кабат ачылды.
Күңелемдәге кояш сүнгән иде,
Бәхет теләп йолдыз атылды.

Ярый әле сине очратканмын,
Хисләремә йөгән табылды.
Күптән көткән бәхет кошы үзе
Иңнәремә килеп сарылды.

Ярый әле сине очратканмын,
Вакытларны хәзер санамыйм.
Бар булганым белән яратамын,
Шуңадырмы, дәшми калалмыйм.

Ярый әле сине очратканмын,
Шулай кирәк булган, күрәсең.
Сөймәгәннәр белән яшәүләрнең
Газапларын үзең беләсең.

Ярый әле сине очратканмын,
Күрешү көтеп таңнар аттырам.
Күзләреңә очкын өстәр өчен,
Хатлар белән хисләр яудырам.

Бер килермен әле яныңа
Кышкы күккә карыйм,
Йолдызларны барлыйм.
Иң яктысы, беләм, син генә.
Ялгышасың димә, хисләремә тимә,
Шулай сөям сине мин генә.
Көннәр узган саен.
Сыза йөрәк маем,
Чарасызлык куша күнәргә.
Ихлас күңел белән яратсам да,
Язмыш куша миңа түзәргә.
Кышкы юлга карыйм.
Чакрымнарны барлыйм,
Ният итсәң, сәбәп табыла.
Юк, түзмәмен озак, ялгызлыкка чыдап,
Бер килермен әле яныңа.

Түзәм әле
Күзләреңә төбәп әйтер сүзләр әйтелмәде,
Серле йомгак булып калды - сүтелмәде,
Бергә узар чакрымнар да үтелмәде,
Ә шулай да, йөрәк дәшә: үкенмәле!
Әлегәчә ярсу хисләр сүрелмәде,
Төшләремдә сине егет күрәм әле,
Җырларымда сине хискә күмәм әле,
Ни булса да, мин бит чыдам, түзәм әле.

Хисап тотыйк
Күңел - котып, эретергә, диеп,
Җылы эзләп күпме йөрсәк тә.
Безнең заман җыры җырланган шул,
Кай тарафта гомер сөрсәк тә.

Бөек заманнарда тумагачтын,
Ә монысында яши белмәгәч,
Киләсенә, бәлки, дөрес юлны
Тапмабызмы, ныклап эзләгәч.

Этеп-төртеп барган заманнарда
Абынулар булды бихисап.
Зыян-зәүрәт салып йөрмәсәк тә
Кылганына тотыйк без хисап.

Мәңгелеккә килмәгәнбез
Безгә кадәр җиргә күп килгәннәр.
Авыр юлда, яуда җиңгәннәр.
Кайсылары һәйкәл салдырганнар,
Зур-зур мәгарәләр корганнар.

Исемнәрен ташка уеп куеп,
Онытмаслар, безне, дигәннәр.
Кайберләре көчкә түзә алмый,
Орышларда башлар игәннәр.

Без дә Җиргә мәңге килмәгәнбез.
Яши белеп яши белмибез.
Ташка уеп язар сүзләр дә юк,
Кеше җырын гына көйлибез.

Мәңге килгән кебек кыланабыз,
Җитмәгәндәй байлык җыябыз.
Кайвакытта кеше рәнҗетәбез.
Гөнаһсызлар җанын кыябыз.

Дөнья куам, диеп, кайчагында
Тайпылабыз кыйбла-кануннан.
Шөкерана итми нигъмәтләргә
Кузгалабыз хәтта табыннан.

Уйланыйк бер туктап, соңарганчы
Тәүбә итеп, кылган гамәлгә.
Игелекләр эшләп калыйк күбрәк -
Эз калдырыйк шулай Галәмдә!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: