Шәһри Казан

Зөһрә Сәхәбиева Рамазанга әзерләнә

- Бик матур кичтә шалтыраттыгыз. Бүген Бәраәт кичәсе бит. Теләкләр теләп, намазлар укып үткәрә торган кич. Шушы кичтә бер еллык язмыш, тәкъдир билгеләнә. Аллаһы Тәгалә: «Ни сорасагыз, шуны бирермен», - дигән әлеге бәйрәмнең фазыйләтендә. Күпләр көннәрнең кызу торуыннан зарлана, ә мин киресенчә, җылы көннәр җитүгә шатланып туя алмыйм. Дөрес, башны...

- Бик матур кичтә шалтыраттыгыз. Бүген Бәраәт кичәсе бит. Теләкләр теләп, намазлар укып үткәрә торган кич. Шушы кичтә бер еллык язмыш, тәкъдир билгеләнә. Аллаһы Тәгалә: «Ни сорасагыз, шуны бирермен», - дигән әлеге бәйрәмнең фазыйләтендә.
Күпләр көннәрнең кызу торуыннан зарлана, ә мин киресенчә, җылы көннәр җитүгә шатланып туя алмыйм. Дөрес, башны артык кыздырырга ярамый инде. Тукай районына Сабантуйга җыенам.
Рамазан ае якынлаша. Шуңа шатланып торам. Хәлдән килгәндә, уразаны тотарга исәп. Кечкенәдән әлеге бәйрәмгә хөрмәтем зур иде. Әти-әнигә: «Мине дә уятыгыз», - дип бәйләнә идем. Ничә ел рәттән тотканны да әйтә алмыйм. Кыш көннәре җиңелрәк кичерелә, шуңа күрә гастрольләрдә дә уразаны калдырмаска тырыштым. Тота алмаган көннәр өчен фидия сәдакасы бирәм. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын.
Безне тыңлап яшәгән буын да, яшьләр дә урамда килеп исәнләшә. «Тавышыгыздан таныдык», - диючеләр дә бар. Хәйдәр белән икебезне бербөтен итеп карыйлар иде бит, 17 ел үтсә дә, һаман аны сорыйлар. Төшләремә бик матур итеп керә. Аның истәлегенә 4 сәгатьлек архив-видео ясадык, музей булдыр­дык. Язмалар эшләргә җыенам.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: