Шәһри Казан

Аларга таләп югары: 27 сентябрь – Россиядә тәрбиячеләр көне

Тәрбияче һөнәрендә очраклы кешеләр була алмый. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, дисәк тә ялгыш булмастыр.

Казан шәһәре Киров районы «Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 134нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә өлкән тәрбияче булып эшләүче Эссана Гыймадиева үзенең йомшак теллелеге, нәниләрнең күңеленә ачкыч таба белүе, итәгатьлелеге белән аерылып тора. Әңгәмәбез дә аның эш ысуллары, уку-укытудагы алымнары турында булыр.

– Бала тәрбияләүдә бүген “чыбыркы һәм прәннек” принцибы эшлиме?

– Һәр баланың шәхес булуын онытмыйк. Аның кечкенә генә уңышын да күрә белергә кирәк. Шул ук вакытта начарны яхшыдан аерырга өйрәнсен өчен, вакытында хаталарны аңлатып, ассызыклап бару кирәк.

– Ата-аналар белән диалогны ничек корасыз?

– Замана мәгариф системасын гына түгел, гомумән, кешелек дөньясын үзгәртте. Әти-әниләрнең балалар бакчасына да, мәктәпләргә дә таләпләре югары. Еш кына эш барышында иң элек әти-әниләр белән уртак фикергә килү өчен күп көч түгәргә туры килә, моңа бик күп энергия һәм вакыт сарыф ителә. Әмма шунысы куанычлы: эшнең нәтиҗәсен күрсәләр, ата-аналар сиңа теләктәшлек белдерә, ярдәм итәргә әзер тора.

– Тәрбияче булу өчен, иң беренче чиратта, нинди сыйфатлар булу мөһим?

– Олы йөрәкле булу кирәк. Чит балаларын үзеңнеке итеп күрү, көн дәвамында алар өчен дус һәм хөрмәткә лаек кеше булып калу һәр кешенең дә көченнән килмәскә мөмкин.

Реклама

Балаларны алдап булмый. Аларны йә яратасың, йә “яратам” дип уйныйсың. Ә уен икәнне алар шунда ук сизеп ала. Самими балалар белән эшләп үзең дә шундыйга әйләнәсең. Бар күңелеңне биреп эшләгәч, төркемдәге 30 бала да үзеңнекенә әверелеп куя.

– Унбер ел эшләү дәверендә эш алымнары үзгәрдеме?

– Балалар бүген кызыксынучан, күп сораулар бирергә һәм тиз арада шуларга җавап биргәнне ярата. Бар җирдә дә өлгерә, ясый, җырлый, төрле түгәрәкләргә йөри, бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулый. Шушы кечкенә генә бала кайчагында өлгерлеге, игьтибарлылыгы белән хәтта без – олылырны да шаккаттыра.

– Бүген әти-әни балаларының нинди телдә белем алуын тели?

– Безнең балалар бакчасына күпчелек татар милләтеннән булган балалар йөри. Татар телендә матур итеп сөйләшкән балаларның күп булуы бик сөендерә. Бакчабызда татар телен өйрәнүгә зур игьтибар бирелә. Үз телебездә спектакльләр уйнатыла, матур кичә, бәйгеләр үткәрелә.

– Бүген мәктәп, балалар бакчаларына әти-әниләр балаларын вундеркинд итеп тәрбияләү таләбен дә куя...

– Әти-әниләрнең үз балаларына да, педагогларга да таләпләре югары. Һәм бу аңлашыла да, һәркем баласын төрле яклап үсеш алган кеше буларак күрергә тели. Тик моның белән артык мавыкмасак иде. 7 яшькә кадәр балаларның төп эшчәнлеге – уен. Вакытыннан алда укырга биреп, сабыйларны балачакларыннан мәхрүм итмәсәк иде. Балага дөрес тәрбия бирү өчен тәрбияче һәм әти-әни бергә эш итәргә, бер сүздә булырга тиеш.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: