Шәһри Казан

Алтын паркермы, гади «рәхмәт»ме?

Чәчәк бәйләме тотып Белем бәйрәменә барган укучыларны кичә генә күз карашы белән озатып калган идем кебек, инде офыкта Укытучылар көне дә күренә башлады. Вакыт су урынына ага... Мәктәпне 4 ел элек тәмамласам да, Укытучылар көненә ничек әзерләнгәнебезне, яраткан сыйныф җитәкчебезгә хәлдән таеп бүләк сайлауны әле дә бик яхшы хәтерлим!

Баласы икенче сыйныфта укучы танышым: «Укытучылар көненә сыйныф җитәкчесенә кыйммәтле фәлән компаниянең кремнар җыелмасынмы, әллә алтын йөгертелгән паркер алыйкмы икән?» - дип киңәш сорагач, уйланып куйдым. Икенче сыйныфта ук шундый кыйммәтле бүләкләр бирә башласаң, чыгарылыш кичәсендә остазга машина яисә фатир алып бирәсе булмасмы соң?! Ичмасам, башлангыч сыйныфларда бүләкне үз кулыбыз белән ясый идек: чигелгән тастымал, экибана, открыткалардан сандык... Аның бернинди матди кыйммәте булмаса да, баланың аны үз куллары белән, күңел җылысын биреп, вакытын сарыф итеп ясавы, аннан соң, укытучыма ошармы-юкмы, дип, өмет белән күзгә каравы һәркемнең күңел кылын тибрәндерә аладыр, минемчә. Нәкъ менә әлеге бүләкләр укытучы өендә иң күренә торган җирдә тора да инде. Бераз үсә төшкәч, фантазияне эшкә җигәргә өйрәнгәч, оригиналь, кабатланмас бүләкләр ясарга тырыштык. Монда иң мөһиме - бүләкне дөрес аңлатырга кирәк иде. Мәсәлән, 7 нче сыйныфта укыганда, класс җитәкчесенә «һәрвакыт яхшы билгеләр генә куя торган» 50 кызыл ручка бүләк иттек. Укытучыбыз бик сөенде, чөнки мондый бүләкне бары тик аңа гына тапшырдылар һәм аны, өстәвенә, тормышта да кулланып була. Аннан сыйныфыбыз сурәтләнгән картина, чәчәкләр бәйләме, тартмалы конфет кебек әйберләр дә бүләк ителде.
Без Укытучылар бәйрәмен Яңа елдан да ким үткәрмәдек. Ул көнне укытучыларның һәрберсенә күкрәк ордены тага идек, аларны ял иттерергә тырышып, өлкән сыйныф укучылары дәрес укытуны үз өсләренә ала иде. Әлеге эшкә бик җитди карадык: һәрберебез, үзенә бер фән алып, теманы кичтән үк өйрәнеп, дәрес планын төзеп килә идек. Балаларга кызыграк булсын, дип, кызыклы иллюстрацияләр табарга, дәрестә физкультминут ясатырга, һәр сорауга кызыклы җавап бирергә тырышуым әле дә истә. Ә ят класска кергәндә дулкынлану хисе кичерү - үзе бер ләззәт, өстәвенә, үз-үзеңне кулга алып, балаларны тыңлату батырлык та булгандыр ул вакытта. Дәресләр тәмамлануга, барлык укучылар һәм укытучылар актлар залына концертка җыела: һәр сыйныф үз номеры белән чыгыш ясый. Өлкән сыйныфлар исә, укытучыларга пародия ясап, һәрберсенә шаян йолдызнамә төзеп, тамашачыны эче катканчы көлдерергә тырыша. Ә инде чыгарылыш сыйныф һәрвакыт, укытучыларның күз яшен чыгарырдай итеп, йә үзләре язган шигырь сөйли, йә җыр башкара иде. Ә иң мөһиме - бу көнне һәркем остазына бер тапкыр булса да «Рәхмәт!» сүзен әйтә иде. Кызганыч, бүген укытучыны гел яманлап-каралтып торалар, ә бит алар - алган белемебезгә, тәрбиябезгә өлеш керткән кешеләр. Шуңа да аларга Укытучылар көнендә иң яхшы бүләк - эшләренең кирәкле булуын, укучысының хөрмәтен тоюдыр, ә инде матди бүләк вакытлыча гына...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: