Шәһри Казан

Аспирантура бетеп, докторантура гына калачакмы?

Россиядәге югары белем бирү өлкәсе Болонья системасына күчә башлаганнан бирле, андагы тынычлык югалды. Европа илләрендә барлыкка килеп үсеш алган бу система безнең югары уку йортларында күп кенә аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарды.

Беренчедән, уку, бакалавриатура һәм магистратура төрләренә бүленеп, алты елга сузылды. Бу системаның бер уңай ягы итеп студентларга эш табуы уңайлашуны атыйлар. Бакалавр да, магистр да югары белемле белгеч дигән сүз. Әмма бакалавр үз юнәлешендәге эштә генә, ә магистратураны тәмамлаганнар, белгеч буларак югарырак баскычка күтәрелеп, аларга вузларда укыту хокукы бирелә. Шуңа күпчелек студентлар магистратурада калырга теләк белдерә. Нихәл итәсең, магистратура бары тик түләүле генә булса да, аннан баш тартучылар сирәк. Икенче уңай як - 2003 елдан Болонья системасына кушылган Россия югары мәктәбе өчен Европа комиссияләре үз университетларына да юл ача. Бездәге акыллы башлар күпләп Европага китсен һәм шунда фән белән шөгыльләнсен өчен менә дигән мөмкинлек бу. Тик безгә генә әллә ни файдасы юк. Болай да стипендиясе бик аз булганга (аена 1500 сум) эшләп укыган аспирантларның киләчәктә Россиядә көчле фәнни потенциал булдыруы шик астында иде. Хәзер чит илгә китәргә юллар киңрәк ачылгач, студентларның күпләп шунда китүен көт тә тор.
Югары белем мәктәбе бу системага кушылгач, аның тирәсендәге имеш-мимешләрнең саны да артып кына тора. Инде хәзер бездә аспирантура баскычы да бетереләчәк, аның урынына магистратурадан соң ук докторантура киләчәк, дигән сүзләр дә таралып өлгергән. Ягъни магистратураны тәмамлаган белгеч, фәнни дәрәҗәгә ия булырга теләсә, турыдан-туры докторантурага керәчәк дигән сүз.
Әмма Россия югары аттестация комиссиясе сайты, фән кандидаты дәрәҗәсе юкка чыгарылачак, дигән мәгълүматны кире кага. Соңгы вакытта матбугатта, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы «фән кандидатлары» дигән фәнни дәрәҗәне бетерергә җыена, дигән ялган хәбәр күренде. РФ Хөкүмәтенең 2002 елның 30 гыйнварындагы 74 нче карары белән расланган Фән дәрәҗәләре һәм фән исемнәре бердәм реестрына фәннәр кандидаты дәрәҗәсен бетерү турында үзгәрешләр кертү планнары юк, дип белдерелә анда.
Россия фәнни даирәсе аспирантура һәм фән кандидаты дәрәҗәләрен юкка чыгаруга каршы. Ник дигәндә, магистратураны тәмамлаган вакытта язылган диплом эше берничек тә фән кандидаты диссертациясен алмаштыра алмый. Һәм элеккеге совет системасы нигезендә күп еллар гомерен фәнгә багышлап кына фән докторы исемен алганнар ике-өч елда гына шушы ук исемгә ия булганнар белән бертигез дәрәҗәдә була алмый. Россиядәге югары белем системасы тулысынча үзгәреп, Болонья нигезендә эшли башлагач кына, фәнни дәрәҗәләр өлкәсенә дә ниндидер үзгәрешләр кертергә мөмкиндер.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: