Шәһри Казан

Балалар әдәбиятының киләчәге бармы?

Инглиз драматургы Бернард Шоуның шундый гыйбарәсе бар: “Балаларга дигән иң яхшы китапларның барысы да өлкәннәр өчен язылган”, – ди ул. Чынлап та, хак сүзләр бит!

Дөнья күләмендә танылу алган әсәрләрдән, әйтик, Роберт Ствинсонның “Хәзинәләр атавы”н, Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары”н, Антуан де Сент Экзюпериның “Нәни принц”ын, Вениамин Каверинның “Ике капитан”ын, Даниэль Дефоның “Гулливер лилипутлар илендә”сен, Николай Носовның “Белмәмеш маҗаралары”н, Александр Беляевның “Кеше-амфибия”сен, Николай Ершовның “Канатлы аты”н, Алексей Толстойның “Инженер Гаринның гиперболоиды” белән “Буратино”сын, Аркадий Гайдарның “Тимур һәм аның командасы”н, Льюис Кэролның “Алиса могҗизалар илендә”сен, Джанни Родариның “Чипполино”сын, Александр Пушкин, Корней Чуковский, Бертуган Гриммнар, Ганс Христиан Андерсен әкиятләрен һәм Жюль Вернның фантастик әсәрләрен, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әле дә булса кулга алып укырга тырышабыз.

Безнең бүген балалар өчен иҗат итүче язучыларыбыз үзләре дә (олысы вә кечесе, дигәндәй) – кайчандыр, алда санап үтелгән мәшһүр әсәрләр белән беррәттән, үзебезнең Тукаебызның иҗат җәүһәрләрен, Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”ын, Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен, Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”н, Һади Такташның “Караборынның дусты”н, Хәсән Туфанның “Юкмыш бабай әкияте”н, Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”ын, Атилла Расихның “Бәхет орлыклары”н, Дәрҗия Аппакованың “Тапкыр егет”ен, Ләбибә Ихсанованың “Саралан малайлары” белән “Косманавтлар урамы”н, Габделхәй Сабитовның “Айбашы”ын, Марс Шабаевның “Салда сәяхәт”ен, Адлер Тимергалинның “Кохау ронго-ронго”сын, Рафаэль Мостафинның кечекенә Җәлил турындагы хикәяләрен һәм башка бик күп авторларның сабыйларга һәм үсмерләргә махсус атап язылган әсәрләрен яратып укып, шулардан тәэсирләнеп, илһам алып, ошбу миссиягә ныклап тотынган әһле каләм ияләре.

Балалар өчен әле дә иҗат иткән, ара-тирә булса да, чәчмә яисә тезмә китапларын дөньяга чыгару бәхетенә ирешкән язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез турында сүз чыкканда, һичшиксез, Рәшит Бәшәр, Зиннур Мансуров, Эльмира Шәрифуллина, Асия Юнысова, Хәлим Җәләй, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Сәйдә Зыялы, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, Рәдиф Сәгъди, Фарсель Зыятдинов, Факил Сафин, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Илсөяр Иксанова, Рафаил Газизов, Нәҗибә Сафина, Фәйрүзә Мөслимова, Ләис Зөлкарнәй, Дания Гайнетдинова, Роза Мулланурова, Йолдыз Шәрапова, Ләлә Сабирова, Сәмига Сәүбанова, Нәзифә Кәримова, Шәмсия Җиһангирова, Мансур Сафин, Миңзифа Әхмәтшина, Салават Рәхмәтулла, Хәбир Ибраһим, Раушания Низамова, Рифә Рахман, Рәсимә Гарифуллина, Рашат Низами, Нәкыйп Каштан, Ринат Мәннан, Зинаида Захарова, Ринат Нуруллин, Зөләйха Минһаҗева, Рәхимә Арсланова, Алмаз Гыймадиев, Гөлнур Корбанова, Илүсә Нәбиуллина, Лиана Әмирханова, Зиннур Хөснияр, Марат Закир, Айгөл Әхмәтҗанова, Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Илгиз Зәйни, Резеда Фәхретдинова, Рифат Сәлах, Сөмбел Гаффарова, Равия Шәйдуллина-Морат, Наилә Яхина, Резеда Шәрипова, Лилия Фәттахова, Лилия Фәхретдинова, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Илзирә Вәлиуллина, Ландыш Әбүдәрова, Алмаз Мансуров, Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина, Алинә Хәбибуллина исемнәрен әйтергә тиешбез.

Бервакыт Татарстан Язучылар берлегендә узган очрашуда галим һәм сәясәтче Рафаэль Хәким балалар өчен тарихи хикәяләр кирәклеген әйткән иде. Ул әлеге фикерен әйткәнгә кадәр үк бу эшне язучыларыбыз Солтан Шәмси һәм Ркаил Зәйдулла “Салават күпере” журналы битләрендә алып бара иде инде. Озак та үтмәде, ошбу әдипләр белән бергә Фәүзия Бәйрәмова һәм Рухия Ахунҗанованың да хикмәтле тарихи хикәяләре, аерым китаплар булып, балаларга тәкъдим ителде.
Хәзер интернет, соцчелтәр һәм сайтлар заманы. Заманадан калышмыйк, дисәк, безгә бу өлкәдә һич тә читтә калырга ярамый. Бүген соцчелтәрләр белән дустанә булган каләмдәшләребез арасыннан мин, балалар яки олылар әдәбияты язучылары, дип аерып тормастан, Рәниф Шәрипов, Фәүзия Бәйрәмова, Разил Вәлиев, Факил Сафин, Марат Кәбиров, Ркаил Зәйдулла, Равил Сабыр, Булат Хәмидуллин, Нәзифә Кәримова, Фәүзия Солтан, Искәндәр Гыйләҗев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, Гөлнур Айзатуллова, Мирһади Разов, Сания Әхмәтҗанова, Гөлүсә Закирова, Фәрит Яхин, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Илзирә Вәлиуллина, Лилия Фәттахова, апалы-сеңелле Эльмира һәм Гөлнара Җәлиловалар, Сирень Якупова, Сөмбел Гаффарова, Хисаметдин Исмәгыйлев, Марат Закир, Миләүшә Гафурова исемнәрен атар идем. Татар әдәбиятын һәм шигъриятен пропагандалауда, аерым әсәрләрне халыкка җиткерүдә аларның өлеше әйтеп бетергесез зур.

Сайтлар мәсьәләсендә, сүз дә юк, эш бик акрын бара. Г.Тукай, Г.Исхакый һәм А.Алишныкыннан тыш, бүген Р.Батулла, К.Сибгатуллин, М.Әхмәтҗанов, Ф.Садриев, Зөлфәт, Р.Мөхәммәдиев, А.Хәлим, Ә.Дусайлы, З.Хөснияр, Р.Зәкуан, Р.Зәйдулла, С.Гаффарова сайтлары (кемнәрнекендер әйтергә оныткан булсам, алдан ук гафу үтенәм) матур гына эшләп килә. Тиздән бу сайтлар янәшәсендә Р.Фәйзуллин, Л.Лерон сайтлары да пәйда булачак. Яңа рәис һәм идарә, биниһая эшләр белән бергә, бу җитди мәсьәләне дә, үз карамагына алып, хөкүмәт ярдәме белән, тиз арада җайга салыр, дигән изге нияттә калабыз.

2018 елның июнендә, Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, Татарстан Фәннәр академиясендә татар балалар әдәбиятына багышланган фәнни-гамәли конференция узган иде. Әлеге конференциядә балалар китапларының сан һәм сыйфат ягыннан совет чоры әдәбиятыннан калышуы, балалар матбугатында әдәби әсәрләрнең бермә-бер кимүе турында фикерләр әйтелгән һәм, тәнкыйди сүзләр белән бергә, бик күп кызыклы тәкъдимнәр дә яңгыраган иде. Галимә Дания Заһидуллина, мәсәлән, үз чыгышында “Аерым бер тематикага, аерым бер яшьтәге балалар өчен әсәрләр, әйтик, драма әсәрләре табып булмавы” хакында, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиәкбәрова исә, балалар өчен проза әсәрләренең “юк дәрәҗәсендә генә” булуы турында әйтеп узган иде. Анда балалар шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашып, күбебезне борчыган сорауларга игътибарны җәлеп иттерде: “Әгәр бала дөнья әдәбиятындагы әсәрләрне урысча укый, мультфильмнарны урысча карый икән, ул инде татарлыктан ераклаша дигән сүз. Шуңа күрә тәрҗемә мәсьәләсен иң алгы планга куярга тиешбез. Моның өчен балалар китап нәшрияты (әйтик, заманында бик атаклы булган Мәскәү нәшрияты “Малыш” шикелле. – Л.Л.) аерым булырга, анда китаплар да, дәреслекләр дә басылырга, тәрҗемә эшләре дә алып барылырга тиеш. Балалар әдәбиятына соңгы елларда игътибар кимеде. Ул үз агымына куелган, бернинди таләп тә, кызыксыну да юк, кем ничек булдыра ала, шулай яза. Ул элек алай түгел иде. Совет чорында һәрвакыт өстән күзәтү, таләп, план була торган иде. Һәрбер язучының зур әдип буласы килә, ә балалар шагыйре булып кына зур әдип булуы авыр. Аларга язар өчен стимул да юк. Беркем дә бездән “шундый китап языйк әле”, дип сорамый. Социаль заказ булырга тиеш!” – дигән иде ул.

Реклама

Татарстан Язучылар берлеге каршында эшләп килгән “Балалар әдәбияты остаханәсе” күптән түгел генә Татарстан мәдәният министрлыгына берничә тәкъдим белән чыкты. Алар түбәндәгедән гыйбарәт: совет заманында чыгып килгән “Пионер сәхнәсе” дигән җыентыкны яңартып, балалар язучыларының иң яхшы әдәби әсәрләрен туплап, заманча исем белән, һәр ел саен мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга тәкъдим итү, әмма аңа кадәр, вакытны озакка сузмыйча, балалар әсәрләренә һәм балалар өчен Нечкәбил (А.Алиш), Шәвәли (Ш.Галиевның әдәби пресонажы), Кирлемән (Роза Хафизова) кебек яңа әдәби геройлы әсәрләргә бәйге игълан итү. Балалар әдәбиятына игътибарны тагы да көчәйтү максатыннан, А.Алиш премиясен, әүвәлге еллардагыча ике итү (2008 елга кадәр ул шулай иде), ягъни сыйфатлы һәм иң укылышлы әсәрләре өчен бер язучыга (яисә шагыйрь-шагыйрәгә) һәм балаларны рухи тәрбияләүдә зур эшләр башкарган оешмага яки бер яшь каләм әһеле белән остаз дәрәҗәсенә ирешкән әдип-әдибәгә бирү идеясе дә тормышка ашар дип өметләнәсе килә.

Китап, дигәннән... Татарстан китап нәшриятының Балалар редакциясе бүлеге мөдире Айсылу Галиәкбәрова биргән мәгълүматларга караганда, узган ел балалар өчен Р.Галиуллинның ”Биш икеле” , И.Иксанованың “Биюче бал корты”, А.Бикмуллинаның “Йолдызлар шулай куша”, Җ.Тәрҗемановның “Мөгезле арыслан”, Җ.Дәрзаманның “Канатлы каһарман”, Р.Миңнуллинның “Күңелле тәнәфес” китаплары дөнья күргән. Быел исә Татарстан китап нәшрияты М.Галиевнең “Сипкелле кояш”, Ф.Садриевның “Тургай”, Н.Каштанның “Кем хәйләкәррәк”, А.Имамиеваның “Швециядән кайткан песи” китапларын бастырып чыгарырга җыена.

Балалар язучысы һәм “Балалар әдәбияты остаханәсе” җитәкчесе буларак, янә кайбер тәкъдимнәрем:
1) Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган “Ел китабы” бәйгесен, камилләштереп, алга таба да дәвам иттерәсе иде;
2) Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән элемтәне тагы да ныгытырга: элекке елларда Укытучыларның белемен күтәрү институтында төрле төбәкләрдән килгән мөгалимнәргә язучылар лекцияләр укый иде, шуны яңартуны сорап, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать белән чыгарга кирәк, дип саныйм;
3) “Шаян-ТВ”да татар балалар әдипләренең әсәрләре буенча мультфильнар эшләттерүне сорап, хөкүмәт җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә;
4) Татар балалар әдәбиятын дөньяга тарату ниятеннән, “Ютуб”ка һәм “Тик-ток” каналларына чыгуны уңай хәл итәсе иде;
5) Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла торган “Илһам” бәйгесенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертәсе иде: соңгы елларда укучыларның иҗат эшләрендә укытучылар кулы нык сизелә башлады. Моны булдырмау максатыннан, икенче турга узган балалар жюри күз алдында аерым темага кечкенә шигырь яисә чәчмә әсәр язып күрсәтергә тиеш.

Ни кызганыч, язучыларның ике съезды арасында югалтуларыбыз да булды: балалар өчен дә иҗат иткән әдипләребез Ризван Хәмид, Лена Шагыйрьҗан, Әмир Мәхмүдов, Флера Тарханова, Аманулла (Әмир Камалиев), Шаһинур Мостафин, Хәнәфи Бәдыйгый, Роберт Миңнуллин, Әхәт Гаффар бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын!

Туган тел, мәгариф һәм балалар әдәбияты. Болар өчесе бергә булганда һәм аларны һәрдаим кайгыртып, күз карасыдай кадерләп саклаганда гына газиз Милләтебезнең, олуг Әдәбиятыбызның киләчәге якты һәм озын булачак.

Ләбиб Лерон, “Балалар әдәбияты остаханәсе” җитәкчесе

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: