Шәһри Казан

«Башкалар кача, ә мин яратам»

Соңгы кыңгыраулар шаулады, тиздән укучылар төн йокыларын алган имтиханнарын да тапшырып бетерер. Шуннан соң бер-бер артлы яңа борчу-мәшәкатьләр тезелә башлар. Шуларның берсе - кая укырга керергә дә, киләчәктә кем булырга. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайласаң инде... Әле өченче елын гына укучылар белән мәш килеп йөрүче яшь татар теле...

Реклама

- Юрист булырга хыялланган кыз ничек укытучы булып китте икән - башта шуны беләсе килә?
- Укытучы булырмын дип һич кенә дә уйламаган идем шул, әмма туган телемә мәхәббәтем бар теләкләрдән өстенрәк булып чыкты. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына керү бәхете елмайды. Бишьеллык әкияти дөнья! Борынгы төрки тел, рун язмалары, Кол Гали, Заһир Бигиев, бөек Тукаебыз, Хәсән Туфан... Гаҗәеп дөнья бит бу! Туган телем бай, матур, җырлап тора торган тел икән! Укуны тәмамлагач, музейга эшкә урнашырга йөргәндә, дус кызым шалтыратып, күршеләрендәге рус авылына укытучы кирәклеген әйтте. Мин, ике дә уйлап тормыйча, сумкамны алдым да күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә чыгып киттем. Шул рәвешле Югары Ослан районының Шеланга авылында укытучы булып эшли башладым. Рус балаларына татар теле укыту минем өчен ят нәрсә иде. Хәзер аннан да якыны юк. Бүгенге көндә Казан шәһәре Вахитов районының 116 нчы лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытам. Быел 1 нче категория алдым.
- Яшь белгечләргә мөмкинлекләр ничегрәк соң?
- Ялкауланмыйча эшләргә, үзеңне күрсәтә белергә генә кирәк, ягъни төрле чараларда, конференцияләрдә актив катнашырга, ачык дәресләр үткәрергә, үзеңнең укучылар белән эшли алуыңны күрсәтергә. Хәзер нинди генә мөмкинлекләр юк бит! Китап укып, текст кына күчереп утырсаң, әлбәттә, эшләр алга бармаячак. Яшь белгечләргә өч ел буе өстәмә акча түләнә. Хәзер менә «Безнең яңа укытучы» дигән грант бар. Үз хезмәтен яратып эшләгән кеше уңышларга ирешә ала.
- Балаларның татар телен өйрәнәселәре киләме?
- Төрлесе бар. Кемдер кирәк булуын аңлый, кемдер уйлап та бирми, кемдер нәфрәт белән карый. «Нәрсәгә миңа сезнең татар телегез», - дип әйтүчеләр дә бар. Тыныч кына үзебезнең Татарстанда яшәвебез, татар һәм рус телләренең тигез хокуклы булуы турында аңлатырга туры килә. Укучыларны кызыксындыру өчен ниләр генә эшләргә туры килми. Бергә җырлыйбыз да, биибез дә, уйныйбыз да, презентацияләр үткәрәбез, рәсемнәр ясыйбыз, бәйрәмнәрдә бер-беребезне котлыйбыз, бергәләшеп чәйләр эчәбез, музей-театрларга йөрибез...
- Яшь белгеч буларак, дәүләт йомгаклау аттестациясенә мөнәсәбәтеңне дә беләсе килә.
- Ул мәсьәләгә мин ике яклы карашта. Бездә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре. Ике телне дә 1дән 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнәләр. Татар балалары рус теленнән бирә алгач, ник әле рус балалары татар теленнән бирмәскә тиеш. Без бит ике телне дә аралашу дәрәҗәсендә өйрәнәбез. Икенчедән, мин моңа татар теленең тамырына балта чабу дип тә карыйм, чөнки имтихан биремнәрен карап чыккач та, укучылар күңелендә каршылык туды. Кайберләрендә татар теленә нәфрәт артты гына. Иң беренче чиратта ул биремнәрне камилләштерергә, үзгәртергә, үз формабызны булдырырга кирәк.
- Башка өлкәдә эшләп карыйсың килмиме?
- Укытучы булуым белән горурланам мин. Балага белем бирү бик зур эш. Бу хезмәт зур сабырлык сорый. Танышларым арасында мәктәптән китүчеләр дә булды, ә мин мәктәптән башка җирдә эшләвемне күз алдына китерә дә алмыйм. Һәр көн Ходаемнан яраткан эшемнән мәхрүм итмәвен, укучыларыма хәерле гыйлемнәр бирүен сорап, дәрескә керәм...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: