Шәһри Казан

Башлангыч сыйныф укытучысы Азат Галиәхмәтовны ни өчен «авылның җаны» диләр?

Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре күбесенчә хатын-кыз булганга күнеккәнбез. Ир-атлар, булса да, бик сирәктер. Балтач районы Кенәбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Азат Галиәхмәтов - шуларның берсе. Ул менә 24 ел инде туган авылында башлангыч белем бирә. Аның дистә еллар буе үз һөнәренә тугры калуы сокландыра. Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, 1993 елның...

Ул кайтып эшли башлагач, мәктәп-бакча күзгә күренеп үзгәрә. Авылдашлары бәхетеннән, яшь укытучы җитмеш төрле һөнәргә ия егет була. Кирәк икән, кулына балта-пычкы алып, ватылганны төзәтеп куя, тәнәфесләрдә баянын сузып, мәктәп тормышына ямь-дәрт өсти.
Аның беренче укучылары хәзер инде үзләре гаилә корып, балалар үстерә. Арада балаларын Азат Мансур улына укырга китергәннәре дә бар. Ул кайчандыр кулларыннан тотып язарга, бармак төртә-төртә укырга өйрәткән укучылар арасында бүген кемнәр генә юк. Табиблар, журналистлар, укытучылар, шоферлар - барысы да тормышта үз урыннарын тапкан алар. Төрле өлкәләрдә ил-көнгә кирәкле кешеләр булып яшәп ятулары. Үзенең укучылары белән ихластан горурлана мөгаллим.

Азат Галиәхмәтов һәр баланың сәләтен күреп, шуны үстерү өчен күп тырышлык куя. Авыл балаларын ике-өч тавышка җырларга өйрәтүе дә бушка китми. Аның шәкертләре «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә ел саен зур уңышларга ирешә.

Узган уку елында дүртенче сыйныфтагы алты баланы озатып җибәргән укытучы, сентябрьдән беренче сыйныфка тагын җиде сабый киләчәк, дип сөенеп йөри. «Бергә булса да, күбрәк бит әле!» - ди Азат әфәнде, авылларының киләчәгенә өмет баглап.

Башлангыч сыйныф укытучысы, беренче мөгаллимнең кеше тормышындагы ролен әйтеп бетерә торган түгел. Еллар үткәч тә, «Беренче укытучым», - дип юкка гына яратып, якын итеп әйтмибез бит инде. Аннары бу һөнәрнең тагын шунысы да бар: төн йокыларыңны калдырып өйрәтәсең-өйрәтәсең дә, тәмам «эзгә салгач» кына, бүтән укытучыларга тапшырасың. Ә сине яңадан ак кәгазь кебек саф күңелле нәниләр көтеп тора.

Азат Галиәхмәтов турында, ул - авылның җаны, диләр. Мәктәп укучыларының гына түгел, авыл яшьләренең тормышын җырлы-моңлы итү дә Азат җилкәсендә. Бер генә кичә-бәйрәм дә баянчы Азаттан башка узмый Кенәбашта.

Азат Галиәхмәтов яхшы укытучы, оста баянчы гына түгел, гаиләсендә үрнәк әти дә.

Реклама

Тормыш иптәше, китапханәче Энҗе белән алар өч бала үстерәләр. Олы уллары Айрат Казанда спорт академиясендә укый, уртанчылары Бәхтияр - сигезенче, ә төпчек кызлары Энҗе беренче сыйныфка барырга әзерләнә. Әтисе укытачак кызны. Шуңа күрә дә әтиле-кызлы Галиәхмәтовлар 1 сентябрьне быел бергәләп көтәләр.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 декабря 2017 в 19:59
    Шәһәр читендә Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангач ишегаллары... Бер якка кыйшаеп бара торган бер катлы иске өйләр, шулар белән рәттән үк диярлек, хәзерге заман архитектурасы буенча фасадына балконнар, ярым колонналар чыгарып салынган өч-дүрт катлы яңа корпуслар. Йомышка-юлга ярый торган «уфалла» арбалары һәм, шоферлары шунда торганлыктан, әллә нидә бер ялтырап килеп чыгучы лимузиннар...
    7
    0
    0
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    188
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    159
    0
    0