Шәһри Казан

БДИ эшләре яңадан тикшерелә

Бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә тагын үзгәреш җилләре исә башлады. Атна саен диярлек яңа бер яңалык уйлап табып кына торалар.

Реклама

Быел менә 80нән күбрәк балл җыйган БДИ эшләре яңадан тикшерүгә җибәреләчәк икән. Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итүенчә, вакытыннан алда - 21 апрель-5 май көннәрендә инглиз теленнән БДИ тапшырган укучыларның яртысыннан күбесе югары баллар җыйган.
Киләсе елдан исә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ гына түгел, рус теле һәм әдәбиятыннан инша да язып тапшырырга тиеш. Хәзерге вакытта мәктәптә сочинение язу тәртибен формалаштыру буенча тәкъдимнәр җыю һәм ачык фикер алышуны оештыру өчен эш төркеме булдырылган. «Бүгенге көндә төп вариант булып чыгарылыш сыйныф укучыларының сочинениене бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга якынайтылган шартларда декабрьдә язуы карала. Эшләрне укучыларның үз укытучылары тикшерәчәк. Аннан соң алар электрон вариантта федераль мәгълүмат базасында сакланачак», - дип белдерә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: