Шәһри Казан

«БДИ үткәрү үтә күренмәле булачак»

Республика мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары башланды.

Реклама

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сүзләренә караганда, имтихан биремнәрен сер итеп саклау тәэмин ителгән. «Узган елдагы кебек җитешсезлекләр кабатланырга тиеш түгел. Серлелек режимы махсус элемтә хезмәткәрләре тарафыннан да тәэмин ителгән, без алар белән эшләдек. Барлык имтихан биремнәре сынаулар үткәрелү урыннарына төнлә җибәрелде, мәгълүмат таралу очрагы булырга мөмкин түгел», - дип ышандырды ул. Быел БДИ тапшыруны контрольдә тотучы федераль күзәтүчеләр шактый күп булачак, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. «Бу юнәлешне күп еллар дәвамында үстерәбез: бердәм дәүләт имтиханнары уза торган барлык пунктларга күрше төбәкләрдән күзәтүчеләр җибәреләчәк. Россия Мәгариф күзәтчелеге вәкилләре үзләре дә катнаша. Бу имтиханнар үткәрү системасына ачыклык өстәячәк. БДИ үткәрүне үтә күренмәле итү өчен барысы да эшләнелә», - дип ассызыклады Д.Мостафин.
Федераль җәмәгать күзәтүчеләре имтихан бара торган аудиториягә керә алмый, бары тик коридордагы тәртипне генә күзәтәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, төп чорда БДИ үткәрү өчен 101 пункт әзерләнгән. Массакүләм мәҗбүри имтиханнар (рус теле һәм математика) вакытында барлык пунктлар да эшли.
Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар, кичке мәктәпләрне дә кертеп, 20415 кеше тәшкил итә, шул исәптән Казанда - 6 мең кеше. ТРда 36019 кеше 9 сыйныфны тәмамлый, шул исәптән Казанда - 9614.
Татарстан территориясендә «2014 елда Бердәм дәүләт имтиханы үткәрү мониторингы системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Мәгариф күзәтчелеге тарафыннан 101 эксперт эше оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: