Шәһри Казан

БДИда каеш кирәкми

«Бердәм дәүләт имтиханына кергән вакытта укучыларны детектор аша үткәрәләр. Металл күләме тиешле нормадан артса, детектор уздырмый икән. Улыма фатир ачкычын калдырырга, каешын, хәтта чалбарын да салырга туры килгән. Укучыларның шундый хәлләрдән соң имтихан бирерлек теләкләре каламы? Камера күзәтүләре дә бар, бүлмәдә дә махсус кешеләр карап утыра, ишек төбендә полиция хезмәткәрләре...

«Бердәм дәүләт имтиханына кергән вакытта укучыларны детектор аша үткәрәләр. Металл күләме тиешле нормадан артса, детектор уздырмый икән. Улыма фатир ачкычын калдырырга, каешын, хәтта чалбарын да салырга туры килгән. Укучыларның шундый хәлләрдән соң имтихан бирерлек теләкләре каламы? Камера күзәтүләре дә бар, бүлмәдә дә махсус кешеләр карап утыра, ишек төбендә полиция хезмәткәрләре саклый. Балалар төрмәдә түгел ләбаса, мәктәптә имтихан бирә, -дип шалтыратты редакциягә Казаннан бер укучыбыз. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек.
- Чалбар салдыру очрагы теркәлгәне юк югын, ә менә ботинка, каеш салдыру чынлап та бар. Бу министрлыкның таләбе түгел, - диде «ШК»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. - БДИны үткәрү тәртипләре буенча, детекторлар, камералар урнаштыру каралган. Металл рамка аша узганда, кешедәге металл күләме билгеле бер күрсәткечтән артмаска тиеш. Ул тимер төймәне, каешны, укучыларның табан астына салган тиеннәрен дә сизә. Аэропортта да шулай ук бит инде. Без балаларны катгый тикшереп куркытырга теләмибез, иң мөһиме - аларның гадел төстә, сыйфатлы, уңышлы имтихан тапшырулары. Укучылар ничек кенә тырышсалар да, язылган шпаргалкаларын карый алмаячакларын, телефоннан да файдаланып булмый икәнен аңласыннар иде. Күп имтиханнар он-лайн режимда бара, барысы да видео аша күзәтелә, безне чит төбәкләрдә дә карап торалар, бала селкендеме, нидер алдымы, тизрәк безгә хәбәр итәләр. Шунда ачык­лана да инде, укучы шоколад алыр өчен селкенгәнме, әллә каяндыр нәрсәдер күчергәнме? Әлегә Татарстанда имтихан вакытына ике кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Имтиханда «тотылган» укучының эше дөрес дип саналмый, кагыйдә бозганнар быел укырга керә алмый дигән сүз. Белемнәрен бары көзгә генә сынап карау мөмкинлеге бирелә.
Республикада рус теле буенча имтихан вакытында Түбән Камада бер кыз телефон белән тотылган. Имтихан вакытында төшеп киткән телефон күзәтүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Укучының телефонны металл детекторлары аша ничек уздыра алганы билгесез. Быел бу кыз аттестатсыз калачак дигән сүз. Имтихан вакытында күзәтеп утырган укытучылар өстендә дә зур җаваплылык. Кагыйдә бозган укытучыга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный. Казанда имтихан вакытында шундый бер очракны теркәгәннәр дә инде. Бер оештыручы кесә телефонын калдырырга оныткан.
БДИның рәсми мәгъ­лүмати порталында хәбәр ителгәнчә, укучылар имтихан вакытында үзләре белән бары БДИга керергә рөхсәт кәгазе, кара гельле ручка, паспорт, рөхсәт ителгән өстәмә кулланма, ашарга кабымлык алырга мөмкин.
Бары оештыручылар билгеләгән урынга гына утырырга рөхсәт ителә. Урыннарны алыштыру, имтихан вакытында күчеп утырырга ярамый. Шулай ук БДИ вакытында сөйләшкән, бер-береңә нидер алып биргән, урыннан торган өчен дә шелтә белдерелә. Бәдрәфләргә укучылар бары оештыручылар озатуында гына бара ала.
Авито. ру сайтында исә БДИны тапшыру өчен ярдәм итә торган махсус җайланмалар тәкъдим итә­ләр. Әнә Исрафил исемле берәү 1500 сумга имтиханнарда куллану өчен «күзгә күренми, яхшы ишетелә торган» колакчыннар сата. Магнитлысы - 1500 сум, капсулалысы - 2500 сум. Әлеге колакчыннар үткәргечсез, колак тишегенә кереп эчкә үк төшеп утыралар, ди. Сүз уңаеннан, медицина белгечләре аларны сәламәтлек өчен зыянлы дип тапкан. Шулай ук имтихан вакытында камера-каләм кебек җайланма, яшьләр арасында популяр Apple Watch сәгатьләрен файдаланып хәйләләргә теләүчеләр бар. Әмма детектор барысын да сизә, бу җайланмаларны имтихан тапшыруда куллануны күздә тотып таратучыларга җинаять җаваплылыгы каралган, дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре.
Чыгарылыш имтиханнарын тапшырган вакытымны хәтерлим. Безнең буынга БДИлар эләкмәде, видеокүзәтүләр дә юк иде. Эшләрен алданрак төгәлләгәннәр каралама вариантын күчертергә начаррак укучыларга да биреп тордылар. Төш вакытында әти- әниләр пешергән бәрәңге боламыгы белән кәтлит тәме бүген дә истә. БДИлар укучыларның күңелендә еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек, истәлекле, якты хатирә булып калсын иде.
Югары уку йортына керү өчен рус теленнән - 36, математикадан - 27, физикадан - 36, химиядән - 36, информатикадан - 40, биологиядән - 36, тарихтан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, рус әдәбиятыннан - 32, чит ил телләреннән 22 балл туп­лау таләп ителә.
Куен дәфтәренә
Татарстанда 25 майдан 30 июньгә кадәр БДИ буенча кайнар элемтә телефоннары эшли. Сорауларны дүшәмбедән җомгага кадәр 8-17 сәгатьләрдә 8 (843) 294-95-62 телефон номерына шалтыратып бирергә була.
Россия мәгариф күзәтчелегенең (Рособрнадзор) кайнар элемтәсе: + 7 (495) 984-89-19 (00:00-18:00 сәгатьләрдә).
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: