Шәһри Казан

БДИның көннәре билгеле

Барлык фәннәр буенча да БДИ үткәрү даталары аталды.

29 июньдә Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү кампаниясе старт алган көнне, география, әдәбият һәм информатикадан имтиханнар узачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәте. “2020 елгы БДИның төп чорының яңа расписаниесе 29 июньдә имтиханнар башлануны күздә тота. Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ үткәреләчәк”, – диелгән.

Рус теле буенча БДИ 2 көн, 2 һәм 3 июльдә узачак.

Математика буенча БДИ – 6 июльдә.

Реклама

Тарих һәм физика буенча – 9ы

Җәмгыять белеме һәм химия буенча – 13.

Биология буенча – 16сында.

Чит телләр буенча 16, 18 һәм 20 июль көннәрендә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: