Шәһри Казан

Белеме юан меңне ега...

Кешелек дөньясы XXI гасырда яши. Әлеге чорны мәгълүматлылык гасыры булыр дип юрыйлар. Хәзер үк инде күпләп яңа технологияле җитештерү тармаклары, яңа белгечлекләр барлыкка килә. Үз чиратында, бу яңалыклар мәгариф системасы алдына яңа, катлаулы таләпләр куя. Мәгариф системасының бүгенгесе, киләчәге, проблемалар һәм перспективалар турында Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, РАГН...

- Гомумдәүләт реформалары кебек, мәгариф реформалары да чор таләпләрен истә тотып, билгеле бер максатка ирешүне бурыч итеп куя, - ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов. - 90нчы еллар башында илдә барган демократик үзгәрешләрнең мәгариф системасына да йогынтысы зур булды. Соңгы реформа түбәннән башланды: укытучылар, мәктәп коллективлары уку планына аерым үзгәрешләр тәкъдим иттеләр, укыту методларына яңалыклар керттеләр, укыту-тәрбия процессын камилләштерү максатында педагогик тәҗрибәләр үткәрә башладылар, яңа уку фәннәре барлыкка килде. Гомуми белем мәктәпләренең яңа төрләре: аерым фәннәрне (яки берничә фәнне) тирәнтен өйрәнү мәктәпләре, экология, икътисад, сәнгать физкультура-спорт, табигать фәннәре, гуманитар фәннәр юнәлешендәге мәктәп, гимназия, лицей, укыту-тәрбия комплекслары һ.б. барлыкка килде.
Бу чордагы демократик үзгәрешләр уңаеннан халыкның милли үзаңы уянуы һәм үсүе - реформаның икенче тармагы. Ә ул, үз чиратында, милли мәгарифне үлеп яткан җиреннән торгызырга ярдәм итте, татар мәктәпләре, гимназия, лицей, татар балалар бакчалары булдырылды, рус телендә эшли торган мәктәпләрдә татар класслары ачылды; республика мәктәпләрендә укучы барлык милләт балаларына да татар теле укытыла башлады, белем стандартының төбәк компоненты булдырылды, мәктәп расписаниесендә Татарстан һәм татар халкы тарихы, Татарстан географиясе, экологиясе, икътисади һ.б. фәннәр лаеклы урын алды.
- Әнвәр әфәнде, Сез ничек уйлыйсыз, халык мәгарифе органнарының, педагогик коллективларның эше соңгы - ахыргы нәтиҗәләргә карап билгеләнергә тиешме?
- Әлбәттә. Укучыларга тирән һәм ныклы белем бирү, аның сыйфатын яхшырту өчен даими эш алып бара торган коллективлар әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр дә. Бу исә имтиханнарда, республика олимпиадаларында да ачык чагыла.
Казандагы Мәскәү районы укучылары (14 олимпиадада бүләкле биш урын), Чаллы (12 бүләк, шул исәптән 7се беренче бүләк), Бөгелмә шәһәрләре (3 бүләк), Кукмара, Арча районнары (2шәр бүләк) укучылары зур уңышларга ирештеләр, тирән белемле булуларын, яңача фикерли белүләрен күрсәттеләр.
Узган уку елында мәктәпне тәмамлаучыларның 1,8 проценты алтын медальгә лаек булды. Бу уңайдан һәр елны Яшел Үзән шәһәре укучылары алдан бара: чыгарылыш сыйныфындагыларның 7 проценты алтын медаль ала. Тәтеш (3,7 процент), Лаеш (2 процент), Буа (2,4 процент) укучылары да әллә ни калышмый. Әлбәттә, мондый нәтиҗәләр очраклы түгел. Аларда мөгаллимнәр иҗади эшли, белем һәм тәрбия бирүнең яңа алымнарыннан файдалана, гадәттәге методиканы баетырга, төрлеләндерергә, үтемлерәк итәргә, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә омтыла.
- Соңгы елларда «инновацион технологияләр» дигән булып, традицион дәрес, аны оештыру методикасын онытып җибәрәбез кебек...
- Укыту-тәрбия процессын оештыруның төп формасы булып дәрес тора. Шуңа күрәдер, дәрес технологиясен эшләүгә күп кенә галимнәр тарафыннан зур игътибар бирелә. Дәрес технологиясен эшләгәндә, аның һәр этабында укучылар һәм укытучының бер-берсенә бәйле рәвештә алып барылган эшчәнлеге күз алдында тотыла.
Дәреснең төп максаты - укучыларга билгеле күләмдә белемнәр һәм күнекмәләр бирү. Методика фәне бу процессның нәтиҗәлелегенә ирешү юлларын күрсәтергә тиеш. Һәр фәнне өйрәнүнең үзенең методлары була. Ул фәннең методологиясе эчтәлеге, үзенчәлекләреннән чыгып, методика, психология, дидактика, философия, физиология, логика һ.б. фәннәрнең казанышларына таянып, әлеге фәнне өйрәнүнең уңышлы юлларын билгели.
Соңгы елларда методикага, шәхесне үстерү мөмкинлеге булдыручы укыту алымнарына игътибар көчәйде; мондый укытуны тормышка ашыру методлары һәм оештыру формаларына багышланган хезмәтләр күп языла. Үстерешле укыту теориясен булдыруда П.Я.Гальперин, Н.Ф.Талызина, И.Я.Лернер, М.И.Мәхмүтов, Д.В.Вилькеев һ.б. галимнәрнең хезмәтләре игътибарга лаек.
- Дөньяда бара торган үзгәрешләр безнең тормышны да читләтеп үтми: әхлакый нормалар җимерелә, тәрбия принциплары таркала...
- Адәм баласында дөньяга дөрес караш формалаштыру - гаять катлаулы процесс. Кешелеклелекнең гүзәл сыйфатларын саклап калу өчен, яшь буында матурлыкны таный белү, табигатьне ярату, мәдәниятне, тарихны аңлый белү, халыкны, аның телен, традицияләрен, хезмәтне хөрмәт итү, яшәешне камилләштерү кебек сыйфатларны булдыруда мәгариф системасының әһәмияте гадәттән тыш зур.
Алга киткән илләрдә хөкүмәт сәясәтенең нигезендә халыкка, беренче чиратта, белем һәм тәрбия бирү ята. Мәсьәләгә икенче төрле караучылар да бар. Алар фикеренчә, илдәге халыкның тормыш дәрәҗәсе икьтисади күрсәткечләргә бәйле. Бу очракта мәгариф һәм мәдәният хөкүмәтнең башкарылачак мөһим эшләре арасында соңгы буынны тәшкил итә.
Мондый сәясәтнең дөрес түгеллеген Япония мисалы бик ачык күрсәтте. Бу илдә табигый байлыклардан газ да, нефть тә, урман да юк дәрәҗәсендә, ә мәгариф системасының дөрес куелуы, илнең иң югары җитәкчеләренең аңа әһәмият бирүе югары квалификацияле, белемле, югары әхлакый сыйфатларга ия булган кадрлар үз илләренең патриотларын тәрбияләргә ярдәм итә.
- Укытуның эчтәлеге, белем бирүнең асылы бүгенге көндә нинди үзгәрешләр кичерә?
- Мин монда укытуда яңа юнәлешләргә игътибар итәр идем. Аеруча белем бирүне демократияләштерү зарури булып тора. Укыту планнары hәм программаларының төрле вариантларын гамәлгә кертү дә, укучылар hәм әти-әниләр өчен белем бирүнең төрен hәм дәрәҗәсен сайлап алу мөмкинлеге тудыру да әhәмиятле.
Бүгенге көндә шулай ук укытуны дифференцияләштерү, гуманитар юнәлешле гимназия, лицей, көллиятләр ачу, вариатив укыту программалары, махсус курслар, сайлап алып өйрәнү өчен фәннәр кертү, укучыларның игътибарын югары мәктәптә белем алуга юнәлтү, сәләтле балалар белән эшләүне көчәйтү, аеруча бай hәм ярлы гаиләләрдән булган балаларга теләсә нинди дәрәҗәдәге белем алу өчен бертигез шартлар тудыру бик мөhим.
- Мәгариф системасына карата кайчак тәнкыйть сүзләре дә ишетелә. Сез моны урынлы дип саныйсызмы?
- Кызганычка, соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге кимчелекләр нык арту тенденциясен алды. Әйтик, мәктәпнең тәрбияви вазифаларына игътибар гаять дәрәҗәдә нык кимеде. Элеккеге идеологиядә нигезләнгән тәрбия дә үзенең әhәмиятен югалтты, шуның белән бергә, без тәрбия эшләренең үзәге булган дөньяга карашны формалаштыруны да оныттык. Хәзерге вакытта рухи яңарыш юлларын эзләү күбрәк яшьләрнең милли үзаңын уятуга юнәлтелгән, ә гомуми мәдәниятне тирәнәйтүгә игътибар нык кимеде. Мәктәп hәм дин арасында кайбер элемтәләр урнашу әхлак тәрбиясе бирүгә уңай йогынты ясаса да, дин кешенең фикерләүдәге идеологик юнәлешкә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмый. Белемле, атеистик кануннар басымына дучар булмаган яңа буында дөньяга дөрес караш формалаштырырга кирәк. Кызганычка, бүгенге көндә мәдәнияткә, халыкның рухи тормышына, зыялыларыбызның хәерчелеккә төшүенә дәүләтнең битараф булуы моның өчен кирәкле шартларны тудырмый.
Җәмгыятьтә гомер-гомергә шулай булган: халыкны прогресс юлыннан аң-белем, яхшы тәрбия алып барган. Бу хакта халкыбыз, образлы итеп: «Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар», - дигән.
- Мәгълүм ки, белемнең сыйфатын күтәрү дәүләт күләмендәге әһәмиятле эш. Бу җәһәттән соңгы елларда мәҗбүриләп кертелгән БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) күп кенә ата-аналарны да, укучыларны да пошаманга салды. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез?
- Бердәм дәүләт имтиханы - яңа шартларда укучыларның белемнәрен тикшерүнең яңа формасы. Укучыларны югары уку йортына әзерләү - соңгы елларда мәктәп алдына куелган таләпләрнең иң мөһиме. Шулай итеп, бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) ике максатны - укучыларның белем дәрәҗәсенә бәя бирүне һәм мәктәп тәмамлаучыларны ике тапкыр имтихан бирүдән коткаруны күздә тота.
Мәгариф хезмәткәрләренең һәм галимнәрнең БДИ турындагы фикеренә анализ ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: БДИ һичшиксез кирәкле чара. Мәгарифнең төбәкләрдәге торышы турында объектив мәгълүмат туплауда аның әһәмияте зур. БДИ ярдәмендә ата-аналарның акчасы янга кала, югары уку йортына кабул итү имтиханнарын яңадан бирмәү абитуриентта стресс булдырмый, югары уку йортына кабул ителүчеләр арасында авыл мәктәпләре балалары саны арта.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
PS. Шушы көннәрдә редакциябезнең актив хәбәрчесе хөрмәтле академик Әнвәр ага Хуҗиәхмәтовка 60 яшь тула. «ШК» юбилярны әлеге бәйрәме белән котлап, саулык-сәламәтлек, бәхет теләп кала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: