Шәһри Казан

Без бәйдә дә – бәйгедә...

Казанның Совет районында гадәти саннар беркетелгән ун мәктәп бар. Алар - 11, 20, 58, 101, 140, 141, 144, 149, 167, 178 нче мәктәпләр. Әмма шул мәктәпләрдә гадәти булмаган мөгаллимәләр татар теле һәм әдәбияты укыталар. Нинди гадәти булмаган затлар соң алар, диярсез, бәлки?

Алар - су эчендә җаннарында яшәү ялкынын саклаучылар... Бәлки... ут эчендә суны саклаучылардыр... Бәлки... икесе дә. Дөньяны туфан басканда, хәсрәт ташкыны ташыганда, туган телең аяк астында яткан заманда яшәү-яшәтү өчен уты да, суы да кирәк, ә Алар - туган тел мөгаллимәләре, тулы буыннар җанына рух өрергә тиешләр. Болар - Фирүзә Насыйбуллина, Эльвира Шакирова, Лилия Гарифуллина, Альбина Саттарова, Гөлсем Минҗанова, Гүзәл Бикмөхәммәтова, Рәсимә Сафина, Ландыш Фатыйхова, Айгөл Госманова, Җәмилә Ибраһимова. Исемнәре дә гадәти генә кебек, әмма гадәти булмаган вакыйганың могҗизаи көчен аңлар өчен, бәйге сәхнәсен үз күзләрең белән күрү кирәк икән.
Мин күрдем. Күзләре очкынланып торган мөгаллимәләрне дә, шәкертләрен дә. «Дәрвишләр» балалар үзәгендәге (директоры Ләйсән Антонова) ул көндәге шау-гөр, ыгы-зыгы, иҗат гаме һәм яшәү ямен дә. Монда әби-бабайлар да, әти-әниләр дә, бәбиләр дә - барысы да шатлык көтә иде.
«Әни, әнкәй, әнием» дип аталган бәйгедә ана булу талантына да, педагог талантына да берьюлы ия булган мөгаллимәләр татар халкының гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкларын, нәфис һөнәрләрен күрсәтте.
Мин инде аларның мөгаллимәләр икәнен дә истән чыгарганмын һәм үз-үземә: «Ә безнең мәктәптә ничек иде соң әле?» - дигән сорауны куйганмын. Безнең мәктәптә? Безнең заманда? Безнең алдыбызда якты киләчәк уты балкый иде. «Без бетәбез»дигән сүзләрне белми идек кенә түгел, андый сүзләрнең булырга мөмкин икәнен дә күз алдыбызга китерә алмый идек.
Җирдә кемдер калырга, кемдер бетәргә тиеш булса, әлеге гаҗәеп шәхесләр бу кадәрле рухи байлыкларын кемнәргә генә тапшырып калдырырлар соң? Бармы бу җан чоңгылларыннан кайнап чыккан җыр-моңны, дәрт-дәрманны, нәфис һөнәрләрне кабул итәр, киләчәккә илтеп җиткерер шәкертләр?!.
Җәмәгать! Заманабызның иң зур кытлыгы ни икәнен беләсез бит инде. Ул - ихласлык. Ә менә бу бәйгедә мин күптән күрмәгән-татымаган ихласлык белән очраштым. Юкса, уен гына бит, диярсез. Ә бит чынлап та уйнап була икән!
Биредә Совет районы мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Гүзәлия Ибатуллина һәр педагог-ана өчен чын күңелдән җан атып утырды. Профсоюз оешмасы (рәисе Ольга Пукирова) бәйгедә катнашучыларга бүләкләр, район мәгариф бүлеге (мөдире Венера Нуреева) чәчәк бәйләмнәре җибәргән иде.
Бәйге тәмамланды. Гран-прига 149 нчы мәктәп мөгаллимәсе Фирүзә Насыйбуллина, I нче бүләккә 167 нче мәктәптән Эльвира Шакирова лаек булды.
Гүзәл чәчәк бәйләмнәре, шат елмайган йөзләр, шатлык яшьләре колакларымда Мөдәррис Әгьләмнең тавышын яңгыратты:
«Безнең дәвам шулай яначакмы?
Арып-талып уйга калачакмы? -
Китә алмам, дөнья: - Юк! - дисә,
Китә алмам, шуны белмичә».

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: